…ренә керешкәнче үк, уңай шәхесне татар мәдәниятенең үзе яхшы белгән, аралашып яшәгән кешеләре арасыннан эзли. «Исендәдер...» бәйләменә кергән ике дистәгә якын шигырьнең һәркайсы берүк сүз белән («Исендәдер», «Исендәме») башланып китеп, мәгълүм шәхес белән очрашуны, күрешүне, төрле дәрәҗәләрдәге аралашуны искә төшерә.

Бу әсәрләрне аңлау, кабул итү, мәгънәләренә төшенү—укучыдан рухи һәм әхлакый әзерлек таләп итә. Безнең арабызда шундый нәзберекле, тирән тоемлы элитар шагыйрь булу татар поэзиясенең бәхете һәм, дөнья бизмәненнән килеп, үсеш дәрәҗәсен билгеләүче бер үр. Р. Харис каләме тудырган шигъри портретлардан, «җанлы сын»нардан җитди күргәзмә оештырырлык. Б. Урманче, Г. Бәширов, С. Хәким, Ә. Еники, Н. Җиһанов, Р. Яхин, С. Садыкова... кебек татар мәдәниятенең сүнмәс йолдызлары турында уйлана, һәр шәхеснең кабатланмас үзенчәлекләрен эзли, очрашу-күрешү мизгелләрен яңарта. Әйтик, композитор Нәҗип Җиһанов белән «терсәкләнеп ак рояльгә ике яклап» туган көнен билгеләп торганда, «татар җиле тәрәз» кага. Нәрсә ул, нинди ул татар җиле дигән сораулар туа, шуңа җавап эзләгәндә, яңа көй иҗат ителә һәм аңлатма да табыла:
—Йә, нәрсә соң татар җиле? һәм син әйттең: —Кичтем еллар, кичтем илләр, Бөекләрен өскә чөя башка җилләр...
Көйченең кинаяле, төртмәле фәлсәфи җавабында дөньяны яхшы ук танып-белүе хакында хәбәр, аз-маз рәнҗү катыш үпкә дә бар. Иҗат кешесе гадәти һәм һәр нәрсәдән канәгать була алмый.

Буыннар яшәешендә рухи якынлыкны, сәнгать төрләре арасындагы керешүне, үткәндәге үрләр белән бәйләүче җанлы җепләрне искә төшерүе, олы шәхесләребезгә сүз энҗеләреннән һәйкәлләр торгызуы, ягъни «Исендәдер...» шигъри Гөләндәме өчен генә дә Р. Харис ихтирамга лаеклы шагыйрь. Исән-имин килеш арабызда яшәп иҗат иткән сәнгать әһелләреннән И. Газиев, Р. Ахиярова һәм адашлары Ренатлар гына шагыйрьнең каләм очына эләгүгә лаек булдылар. «Исендәдер...» циклыннан гайре дә Р. Харис күренекле мәдәният әһелләребезне онытмый. «Ключарев», «Сәйдәш», «Рәссам Харис Якупов», «Дирижер Фуад Мансуровка» кебек багышлаулары да югарыда каралган бәйләмгә тартылып, шагыйрьнең югары зәвыгының бер күрсәткече булып торалар.

Шигъри романын «Исемсезләр» дип атаса да, түрәләр белән беррәттән, русның С. Михалков, В. Кузнецов, Н. Старшинов, Б. Ахмадулина, Ю. Друнина, милли шагыйрьләр Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, үзебезнең Рүзия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина кебек артистлар исемен, җырчы Зилә Сөнгатуллинаны яратып телгә ала. Бу киң күңеллелек күрсәткеченнән бигрәк, олы исемнәрне укучы күңеленә сеңдерә бару алымы да6.«Мин тәрҗемәче түгел» дип язса да, җиде том «Сайланма әсәрләр»енен (2006) алтынчы китабының яртысыннан артыгын Р.Харисның тәрҗемәләре алып тора. Сүз сәнгатенең бу катлаулы төренә мөрәҗәгать итүенең сәбәбен ул «Тәрҗемә турында» исемле мәкаләсендә болай дип анлата:

«...минем татар телендә ишетәсем килгән, башка телләрдә иҗат ителгән шигырьләрем күп. Ал арны хәтта яраткан, зәвыгымны тәрбияләшкән шигырьләрем дип тә әйтергә була. Ул шигырьләр күңелем сандыгында балачактан бирле саклана»7.

Р. Харисның тәрҗемәләре белән танышканда ике төп үзенчәлеге күзгә ташлана. Беренчедән, араларында шагыйрьнең зәвыгына, шигъриятне күзаллавына туры килмәгән очраклы әсәрләр булмаса, икенчедән, тәрҗемәче вакыт һәм милли чикләр белән «санашмый». Рус поэзиясе янәшәсендә балкар, лак кебек аз санлы халыклар поэзиясе үрнәкләре дә урын ала. Аның рухына Гавриил Державин, Федор Тютчев, Валерий Шамшурин кебек философ һәм элитар шагыйрьләр иҗаты якын. Р. Харис «Казан утлары», «Ватаным Татарстан», бигрәк тә «Мәдәни җомга» битләрендә рус, украин, белорус һ. б. элеккеге СССРга кергән халыкларның әдәби уңышлары, хәтта проза үрнәкләре белән дә таныштырып барырга тырыша. Бер дәүләт булып яшәгән халыклар белән рухи элемтәләр өзелә барган чорда Р. Харисның бу юнәлештәге эшчәнлеге аеруча әһәмияткә ия.

Р. Харисның тематик һәм хәтер киңлеге елдан-ел офыкларын җәя, тирәнәя бара. Бу даими үзгәреш аның лирикасына да, җырларына һәм либреттоларына да хас. Сыйфат үсешенә алып килгән эзләнүләр киңлеге аның поэмаларында бигрәк ачык чагыла. Тышкы үзгәрешләр аша эчке динамик, иҗтимагый һәм сәнгати яңалыкларга алып килгән эчке процесста берничә тенденция ачык күзәтелә. Заманында бәхәсләр уяткан «Рәссам», «Ат иярләү» поэмаларында тормышны ике яссылыкта күрергә һәм сурәтләргә мөмкинлек биргән психологик анализ, рухи дөньяны, чынбарлыкны кабул итүнең гаять катлаулы, һәрвакытта шәхес теләгәнчә генә булмавын сынландырган, тормышны яңадан кору өстенлек итсә, «Һарут белән Марут»та сатирик гомумиләштерү алга чыкса, «Чехов базары» поэмасында инде тормыш «төбендә» олы сәясәтнең, безне упкынга йомычкадай үзенә тартып алган алыш-биреш, ягъни базар мөнәсәбәтләрендә илнең реаль тормышын, хәл-әхвәле чагылышын күрү ята. «Өч үбешү» кебек әсәрләрендә Р. Харис җанын ял иттерә. Ул—кичереш белән бергә акыл, фикер эшчәнлеген ачуга, заманның әхлакый, рухи проблемаларын тарихи үткәннәр аша үзенчәлекле тел бизәкләре, кыю метафоралар ярдәмендә, тормышны фәлсәфи катлаулыклары белән ачуга омтылучы шагыйрьләрнең берсе.

Кеше—үз чорының, әйләнә-тирә мохитнең җимеше диләр. Чыннан да, яшәгән дәвереңнең гадәт-әхлак тәртипләреннән, иҗтимагый кануннарыннан сикереп чыгып булмый. Һәркемгә табигать биргән акыл һәм тойгы үзен чор калыпларында раслый яисә, алар белән килешмичә, үз «минен», үз өмет-хыялларын, омтылышларын алга сөрергә тырыша. Чын иҗат үзен менә шул каршылыклар бердәмлегеңдә раслый.Гаҗәеп катлаулы һәм мәгънәле Р. Харис поэзиясе. Ул теләсә кемгә эчке серләрен ачып салмаска да мөмкин. Мәгарә ишекләре җиз тупсаларга утыртылган.

Р. Харисны хис, кичереш һәм гүзәл гамь—мәхәббәт сакчысы, юлдашы дип кенә бәяләү берьяклы булыр иде. Ул татарның үткәнен, исемен, хәзергесен яклац күтәрелүче шагыйрьләрнең берсе: «Татарлар», «Татар иле», «Төрки телләр», «Татарстаным минем». Р. Харис күнегелгән, гадәти кысалар шагыйре түгел. Ул көтелмәгән, уйламаган чагыштыру метафоралары белән сискәндереп җибәрә. Яңа сурәт миеңә сеңгәч, аның ифрат тормышчан күзәтү, бары тик чын шагыйрь генә таба алырлык ачык, якты, вакыты белән әрнүле сынландыру икәненә инанасың. Ул—сиңа сеңә, җаныңны, рухыңны баета: «Күзләремә чумасын да Күңелемне буйлыйсын» («Көнләшүләр»), «Язмышың буйлап өрәктәй утлы үкенеч йөрер» («Кисәтү»), «Мин дә җирдә бер күбәләк кенә, Нишлисең бит—язмыш ертылды» («Нишләттең?»), «Идел акчарлагы күзе аша исеп үткән җил», «Күз серле коедыр» («Өч үбешү»).Кыскасы, бай тарихлы татар поэзиясендә Ренат Харисның берәү белән дә бутап, алыштырып булмаслык лаеклы үз урыны бар.
—Бер аягын зуррак атлауКилешә юлга чыккан иргә...—Нигә?—Хисләре адашканда даӘйләнеп кайтыр туган җиргә!	(«Бабам сүзе»).
Ренат Харис һәрвакыт юлда, һәр яңа шигыре белән туган җиренә, халкына якыная, аларның сихәтен, җан җылысын, олылыгын иҗатында тулырак чагылдыра бара.
Хәким Сибгат. Халык язмышы —шагыйрь язмышы. Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. 352-3536.2 Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 1 т.,Казан,татар.кит.нәшр.,2006. 116.3 Хәтер сагында. Н.Хисамов. — Казан: Мәгариф,2004,436 б.4 Хисамов Н. Хәтер сагында. —4336.5 Харис Р. Сайланма әсәрләр 7 томда. 4 т. Казан: Татар кит.нәшр.,2006. — 76.6 Бу хакта кара: Галиуллин Т. Н. Әдәбият — хәтер хәзинәсе. Казан: Мәгариф. 2008. 171-1896.7 Харис Р. Сайланма әсәрләр 7 томда. 6 т. Казан: Татар кит.нәшр.,2006. —156.

Тәлгат Галиуллин
"Казан утлары" № 5, 2011.
Бесплатный хостинг uCoz