…Мәрьям, тәмам бер кыз каһарман кыяфәтен алып, дусты Зыяга хат язды... Илаһи, бу беренче адымымда, беренче мәктүбемне язуда, җибәрүдә, тегеннән җавап килгәнче үткән озын төннәрдә, яшь йөрәкнең кичергән шөбһәләрен, тойган тәрәтдөтләрен (Тәрәтдөт — шик.), дулкыннарын, бертуктаусыз алмашып торган ышану, шатлану һәм көенүләренең ни мәртәбәгә җиткәнен, бер ходай, үзең генә белерсең...»
Әсәрдә табигать күренешләрен бирә торган урыннары да көчле тойгыны аңлатуга булышлык күрсәткән сүз һәм ифадәләр белән тулылар. Мәсәлән, кар яву шулай бирелә:
«Көне-төне кар ява, җил ыжгыра, туктаусыз буран уйный... Ноябрь чыгып җиткәне юк әле, шулай да дөнья кар туфаны астында калып, җир йөзен тирән көрт басты, җан чыраглары сүнде, тышкы күренештә хәяттән әсәр-бетеп, кяинат (Кяинат — бөтен дөнья, барлык нәрсәләр.) ак кар кәфененә уралып, каберсез күмелгән бер шәкелгә керде...».
«Яшь йөрәкләр»дәге эмоциональ тойгы белән сугарылган җөмләләр күп кенә урында дини тойгы-карашлар белән дә аралашып китә:
««Үлем» адәмне гүя пакьли, гүя хәятта кылынган барлык гөнаһларны җуеп ташлый... «Үлем»нең алуы, аны саф бер намус итеп калдырган кебек, аның кинәтлеге кодси бер кәмаләт (Кодси  бер кәмаләт — изге бер  артыклык, бөеклек.) тә бирде. Гүя, һәммә явызлыклары гафу кылынды гына түгел, ул инде җаннар зөмрәсенә (3өмрә — төркем.) ашты».
Әсәрдә хикәя итүчелекнең эмоциональ йогынты ясаучы лирик характерын көчәйтү юлында аның стилистикасында да лирик кабатлаулар, төрле фигуралар (бигрәк тә кабатлау, нида (Нида — эндәш.), өзү, сорау һ. б.лар); эмоциональ эпитетлар һәм троплар тулып ятканын күрәбез:
«Зыя, авыр вә үтерелгән бер хәлдә, өйләренә керде. Мәрьямнең тавыш вә хәрефсез, тик яулык ишарәсе белән әйтә алган сүзе әллә нинди мәгънәви бер тавыш белән аңа тәкрар ителгән кебек тоела иде.
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!».
Шунда ук:
« — Менә тормыш!! Менә сиңа хөррияте шәхсия! Яшәргә уйлыйсың, бәхет эзлисең! Бар да әрәмгә! Бар да юкка! Имеш, музыка харам! Җыр харам! Матурлык гөнаһ! Матурлык белән тәләззез (Тәләззез — ләззәт алу, ләззәтләнү.) харам! Матурлык алдында сәҗдә итү көферлек! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең? Ник безне туң йөрәк, тупас күңел итеп яратмадың?»
Китерелгән өзекләрдә югарыда әйтелгән сыйфатларның һәркаюсына мисал бар. Менә шундый урыннар әсәрдә күп очрыйлар.
Менә романда күп очрый торган төр эпитетлардан кайбер мисаллар:
«... Йөрәкләр, кяинаттан җан вә хәят алынып, аның урынына әллә нинди олы аклык, олы яктылык белән, олы ялтыравыклык кына калганын сизәләр...»
«... Ачы шималь җиле һәм зәһәр кара суыкның куәте җилекләреңә үтеп китә».
«Кояш яшеренде, һавага яңгыр җиле исеп керде. Фаза югалып, җирнең түбәсе катлаулы-катлаулы, кара, караңгы һәм авыр болытлардан гыйбарәт булып калды».
«... Авыл йокыга чума, өйләрдә ут сүндерелеп, һәркем онытыла, икенче дөньяга китә — менә шул вакыт ул намазлыгын җәя, янына басып кына кечкенә шәмен куя да тын вә ярым караңгы өйдә, пакь намазлык өстендә кулында тәсбих, алдында Коръән улдыгы хәлдә, сынган күңелдән илаһи бер холүс (Холүс — чын күңеллелек, бирелгәнлек.) белән тәңрегә тәүбәсен, догасын, теләген гарыз итә — ялына, ялвара...».
Монда эпитетлар дин тойгыларын үстерүгә хезмәт иттерелеп китерелгәннәр. Мәсәлән, «пакь намазлык, сынган күңел, илаһи бер холүс...»
«Яшь йөрәкләр»дә еш очрый торган бер сөйләү төре — әдипме яки каһарманмы әйткәнлеге турында шөбһә калдырырлык итеп бирелгән фразалар булып, гадәттә әдип үз каһарманнары кичерешенә хикәя итүченең дә (монда авторның) катнашканын, каһарман тойгыларын уртаклашкан, бүлешкәнен күрсәтергә теләгәндә мондый алымнан файдалана. Мәсәлән:
«Ә хәзер соң? Бу да барыбер түгелмени?
Бер дә кебек, түгел дә кебек... Бит Зыяда тәүфыйксыз егетләрнең, азгын кызларның уйный торган гармоне да түгел, теге, базарга килгән урыс малайларында күренә торган скрипка да түгел, аныкы заграничный, аныкы губернатор, министр угылларында гына була торган әллә нинди кыйммәтле әйбер. Җитмәсә, ул әллә нинди кәгазьләр буенча уйный. Соң ни эшләргә инде? Борынгы заман булса да ул үзе мондый шөбһәләргә бирелмәс, күңеленә аз гына шик килсә, углына аяк тибеп кычкырыр, туктатыр да, бик карышса, теге нәрсәсен дә ваткалап ташлар иде. Хәзер алай итү кыенрак».
Әсәр сөйләмендә тагын бер алым — укучыга мөрәҗәгать итеп сөйләү булып, ул да романда күп кенә очрый:
«Сез, мөнбәрдә исемен әйттереп, дан чыгарырга теләгән башкорт агайның кыйссасын ишеткәнегез бардыр, булмаса сөйлик...».
«Фараз итегез: дөньяның барлык бәхетләре илә тулган, хыялый бер алтын сарай булсын...».
Әсәрдә чагыштыру, күчерү (троп) һәм сынландырулар да сөйләмнең күтәренке эмоциональ характерда бирелүенә ярдәм итәрлек итеп китерелгәннәр:
«Диңгезнең куәтле дулкыны, үзенең кочагына алган корбанын бер батырып, бер чыгарып уйнаткан кебек, угылларының киләчәк көне хакында бик күп еллар хыялында ясап йөргән менә шул күренеш, шул идеал Җәләшне бер батырды, бер күтәрде, өмит белән шөбһә арасында бик күп шаяртты да, ниһаять, тагын китереп төпкә бәрде».
« — Әйт зинһар, кем уйный моны?.. Бу уйнау түгел... Гармонь булсын, теләсә башкасы булсын — адәм кулы моны бирә алмый... Монда рух аглый... Бу аһәң йөрәкнең, ходай белсен, нинди нечкә вә хәссас (Хәссас — нечкә, сизгер.) җирләреннән чыга да, нинди куәтле моңнарын, нинди серләрен сөйли... нинди аһларын еглый...».
«Шәкерт дулкыны, үз куәтенең ниһаясенә җитеп, үзен дөньяга күрсәтерлек мәртәбәдә җитлеккән кебек тоя башлагач, мәдрәсәләрдә үзара җыеннар була башлады».
«Бу мәдрәсә үзенең баштанаяк сәләф (Сәләф — борыннан, электән килә торган, традицион.) гадәте өстенә корылган ничә йөз еллык тарихы һәм дә гасырлар буенча заман вә мохитның (Мохит — тирәлек.) куәте белән үсә, зурая килгән карт тәгассыпның ниһаять тәкамелгә (Тәкамел — камиллек, өлгереп җиткәнлек, югары дәрәҗәгә ирешкәнлек.) ирешү, үзендә хаким мотлак уларак патшалык кылуы белән бөтен дөньяга каршы мактана алырлык хакы бар...».
«Яшь йөрәкләр» романындагы сурәтләр, әсәрнең сюжет һәм композициясе, аның стилистикасын характерлаштыру юлында китерелгән тикшерү һәм мисаллар бу әсәрнең нинди идеология, кайсы сыйныф әдәби стиле сыйфатларын эченә алганын күрсәтүдә җитсәләр кирәк.
Әсәр — 1908 нче еллар кара реакциясе нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелгән, полицейскийлы, төрмәле һәм ач шәһәр тормышыннан качып шуннан читтә тынычлык эзләгән катлау татар вак буржуазия зыялыларының идеологиясен үткәрә. Монда бирелгән шәхес сурәтләре авылга кайтарылалар. Алар өчен бердәнбер реаль юл авылга кайтып, ныклы хуҗалык төзү һәм шул рәттән бераз агарту эшләрен алып барудан гыйбарәт.
Төшенкелеккә бирелгән иҗтимагый төркемнәр идеологиясендә күрелгәнчә, бу әсәрдә дә сәнгатьчелек идеяләренең өстен куелуы, салкын мөхакәмәдән бигрәк, тойгыга алдынлык бирү, динчелек тойгыларын үстерү һәм гомумән бөтен әсәр буенча бирелгән вакыйгаларның сәбәбен билгесез бер көч — «язмыш»ка китереп бәйләү күренә.
Бу китап чыгарудан бер ел соң (1913 нче елда) «Татар шагыйрьләре» әсәрендә Галимҗан Ибраһимовның шигырь, әдәбият алдына куйган таләпләреннән күбесе бу әсәрдә үтәлгән.
Романның матбугат мәйданына чыгуы заманында татар матбугаты тарафыннан яхшы караш белән каршы алынды. Татар буржуа һәм вак буржуа журналистлары «Яшь йөрәкләр»не татарда беренче зур роман һәм шул замандагы татар әдәбиятында законлы урын алырга тиешле стильнең бер үрнәге итеп карадылар.
«Аң» журналының 1913 нче ел, 11 нче санында «Яшь әдәбиятыбызда «Яшь йөрәкләр»» исемле мәкаләсендә Г. Газиз шул сүзләрне яза:
«... Мин хәзерге реалист булып газаплануны үзен ялган дияр идем. Чөнки хәзер безнең милли хисебез куәтләнгән, милли музыка, халык җыры я музыкасына әһәмият биргән, үзебезнең үткән көннәребезне артыбызга борылып карый башлаган бер заманыбыз, бездә ник романтизм булмасын? Гарептә, мәсәлән, Германиядә дә шундый бер заман булган иде бит! Шуңа күрә мин безнең романнарыбызның күбесендә очрый торган, бигрәк тә Галимҗан әфәнденең әсәрендә табыла торган чын яхшы яклары белән булган романтизмны чын тарихи бер вакыйга, шулай кирәк иде, шунсыз чарасыз иде, дип ышанам», — ди.
Әсәр шундый бәя алды. Менә бу төр бәяләр «Яшь йөрәкләр» романының шул заман татар әдәбиятында очраклы бер күренеш булмаган, әдәбиятта, тәнкыйтьтә үзенә теләктәшлек тапканын күрсәтәләр иде. Теләктәшлек табу белән генә калмады, «Яшь йөрәкләр» сугарылган уй, тойгылар белән язылган әсәрләр башкалар каләме белән дә чыгарыла киләләр иде. Бу соңгыларга мисал итеп 1913—1916 нчы елларда «Аң» битләрендә басылган күп кенә әдип, шагыйрьләрне алырга була.
 
(Чыганак: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1958. – 278 б.).
Бесплатный хостинг uCoz