Габдулла Тукай иҗаты

XX гасыр башында кинәт балкып кабынган Габдулла Тукай иҗаты татар әдәбиятында гына түгел дөнья әдәбиятларында сирәк очрый торган күренешләрдән иде. Табигый талантының зурлыгы ягыннан ул милли әдәбиятта үзенә тиңнәрне белмәде, катлаулы кичерешләр һәм фәлсәфи фикерләр белән сугарылган иҗаты әдәби мәйданга чыккан вакытыннан алып бүгенге көннәргәчә үткән һәр чорда да игътибар үзәгендә булды. Тукайның лирикасы да, үткен-әче сатирасы да, сәяси публицистикасы да һәр заманның идеологларын да, әдәбият галимнәрен дә, гади укучыларны да битараф калдырмады. Әлеге феноменның зурлыгын таныган хәлдә, аны тар идеологик кысаларга кертеп тикшерергә омтылулардан башлап, субьектив кире кагуларга ка-дәр булган бәяләр, зурлау-олылау, таң калу дәрәҗәсендәге мактаулар – ша-гыйрь иҗатына карашлар палитрасының шактый мул һәм каршылыклы төс-ләрдән торуын күрсәтә иде. Әмма бер нәрсә бәхәссез: йөз елдан ашып килү-че вакыт аралыгында Тукайның әдәбиятта тоткан урынының зурлыгы бер көч тарафыннан да җитди рәвештә кире кагыла алмады, үткән гасырның егерменче-утызынчы елларында «вак буржуаз шагыйрь»ләр исемлегенә кер-телеп инкарь итәргә тырышуларны исәпкә алмаганда, шагыйрь иҗаты һәр-вакытта да югары бәяләнде. Шул ук вакытта Тукайны заманга «яраклашты-ру» омтылышы да XX йөзнең туксанынчы елларына кадәр туктамады. Ком-мунистик цензура тарафыннан киселү-кыскартылулар, аерым әсәрләрне җы-ентыкларга һәм күптомлыкларга кертмичә калдырулар белән бергә, Тукай-ның дөньяга карашлары системасын «төзәтү», аерым шигырьләрне иҗаты-ның гомуми контекстыннан аерып карау ярдәмендә хаталы мәгънәви төсмер бирүләр, шагыйрьдә булмаган идеяләр табу белән мавыгулар, күрергә телә-гәнне чынбарлык итеп расларга тырышулар бу тиңсез иҗатны күп еллар дә-вамында «идеологик көрәш» аренасына әйләндерде. Әдипнең биографлары еш кына үз каланчаларыннан торып, Тукайның какшамас нык позициясен аның икеләнүләре, кайбер хаталы карашларын аның үзгәрмәс мәсләге итеп күрү белән шөгыльләнделәр, шагыйрьне үз-үзе белән кискен конфликтта итеп күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Тик болар берсе дә Тукай шигъриятенең түгел, ә тикшерүче галимнәр карашларының шагыйрь иҗаты белән кон-фликты гына иде. Коммунистик идеология биографларга компромисска ба-рырга җай калдырмый иде, чигенү мәйданы тар булу сәбәпле, әдипнең үзен «үзгәртергә» тырышу өстенлек алган чаклар да булгалады. «Шагыйрьне шо-марттык, яңа җиз самовыр кебек ялтыраттык, төзәттек, ыспайладык, бүгенге заман каланчасыннан гына торып бәя бирү өлкәсендә тәмам каешланып җит-тек. Ул аны атеист итү дисеңме, социал-демократ ясау дисеңме… берсе дә калмады», – дип язды бу уңайдан яңа чорга килеп җиткәч Равил Әмирхан.

Габдулла Тукай дөньяга килгән вакыт Россиянең көчле сәяси тетрәнү-ләр кичерергә әзерләнеп яткан бер чоры иде. Милли һәм социаль проблем-ларны хәл итәргә сәләтсез патша идарәсенең тоташ саклану позициясе алып, үз халкы белән көрәш юлын сайлаган чаклары. Кеше табигатенә ят булган капиталистик мөнәсәбәтләрнең илнең тарихи мәйданында торган саен киң-рәк җәелә баруы ул проблемаларны аз гына да киметми, киресенчә тагын да кискенләштерә генә. Шагыйрьнең фаҗигале язмышы шушындый катлаулы елларга туры килә. 1886 елның 14 (26) апрелендә указлы мулла Мөхәммәт-гариф Мөхәммәтгалим улы гаиләсендә туган Габдулла Тукай дүрт ай ярым-лык чакта ук әтисез кала, тулы ятимлек тә үзен озак көттерми, булачак ша-гыйрьгә 3 яшь тә тугыз ай булганда, әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы да вафат була. Шуннан соң ятимне язмыш төрле гаиләләргә ташлый. Өчиле имамы булган фәкыйрь бабасы Зиннәтулла өендә аңа озак тукталырга туры килми. Казан һөнәрчеләре Мөхәммәтвәли һәм Газизә, Кырлай крестьяны Сәгъди абзый гаиләләрендә, берсеннән икенчесенә күчә-күчә, 1894 елның көзенә кадәр тәрбияләнә. Кырлайдагы тормышы булачак шагыйрьнең био-графиясендә тирән эз калдыра, дөньяга карашлары формалашуда мөһим роль уйный. «Тукай тормышын чорларга бүлгәндә, икегә бүлеп карау гадәткә кер-гән: борларпның берсе –Уральск, икенчесе Казан чоры. Әмма шагыйрь иҗа-тындагы күп кенә фактлар Кырлай чорын да аерып карарга, хәтта аны берен-че чор итеп санарга мөмкинлек бирәләр. Чыннан да, Тукайның балалык елла-рын аеруча бизәгән һәм аның күңелендә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән , хәтта «дөньяга иң элек күзе ачылган» урын» – Кырлай», – дип билгеләп үтә моны Г. Халит.

Әлеге Казан арты авылыннан Җаекка (Уральски) күчү, билгеле инде, Габдулланың тормышында кискен борылыш барлыкка китергән. Шагыйрь-нең кыска гына гомеренең унике еллап чамасы өлешен алып торган Уральск тормышы әдәбият белгечләре тарафыннан беравыздан иҗатындагы мөһим бер чор буларак каралып өйрәнелә. Кырлайда алган башлангыч белемен аңа 1895 елның көзендә Җаекның (Уральски) «Мотыйгия» мәдрәсәсендә дәвам итәргә туры килә. Бу елларда ул ундүрт яшенә кадәр әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановлар гаиләсендә тәрбияләнә, 1896-1899 елларда мәдрәсә каршындагы өч еллык рус классын тәмамлый. Бу аңа гарәп һәм төрек әдәбиятларыннан тыш рус әдәбияты белән дә танышыр-га мөмкинлек бирә. Җизнәсе үлгәннән соң, Габдулла 1900 елда ундүрт яшен-дә «Мотыйгия»гә торып укырга күчә, тормыш авырлыгы һәм фәкыйрьлек кичереп яшәргә мәҗбүр була. Билгеле, Тукайның даирәсе дә, тормыш шарт-лары да аның дөньяга карашын формалаштыруда зур роль уйныйлар. Мәдрә-сәдә ул Коръәнне , ислам дине нигезләрен яхшы өйрәнә, гарәп әдәбияты белән таныша, мәдрәсәнең баш имамы Мотыйгулла хәзрәттән гыйльме гаруз (шигырь үлчәме турындагы белем) дәресләре ала. Шушы елларда ул ша-гыйрь Мирхәйдәр Чулпаный белән таныша. Галим Ибраһим Нуруллин бу шәхеснең Тукайда шагыйрьлек дәрте уянуда билгеле бер йогынтысы булуын билгеләп үтә. 1902 елның җәендә Истанбулдан качып Уральскига килгән тө-рек студенты Габделвәли Әмрулла белән дуслаша, аннан төрекчә өйрәнә, тө-рек һәм Европа әдәбиятлары турында берникадәр күләмдә мәгълүмат ала. Шушы елларда ук аның беренче шигъри тәҗрибәләре барлыкка килә, кайберләре мәдрәсәдә Камил Мотыйги тарафыннан чыгарыла башлаган кулъязма «Әлгасерел-җәдит» исемле журналда дөнья күрә.

Тукайның бишенче-алтынчы еллар шигъриятендә төп ике үзенчәлек күзгә ташлана. Беренчесе, төрек теленә якынайтылган, гарәп-фарсы алынма-лары иркен кулланылган әдәби телдән файдалануы. Шул чор әдәбияты өчен бу, билгеле, ят күренеш түгел. Икенчесе, дидактик эчтәлекле, сәси тематика-лы, публицистик рухлы шигърият. Хискә корылган лирик әсәрләр яшь Ту-кайда бармак белән санарлык сирәк очрый. «Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахыры – XX йөзнең беренче унь-еллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләренең дәвам иттерелгәнлеген күрми булмый. 1906 елда язылган «Шә- керт, яхуд бер тәсадеф» һәм «И каләм!» шигырьләрендә шуның чагылышын күрергә мөмкин. Шул ук вакытта аларда һәм кайбер башка әсәрләрдә мәгъ-рифәтчелекнең даими юлдашы булган үгет-нәсихәтчелекнең, ягъни дидак-тизмның да булуына игътибар итәсең», – ди бу турыда Ф. Галимуллин.

Тукайның беренче иҗат тәҗрибәләре үк XX гасыр башының фикер-ләүче яшьләренә хас булган омтылышлар һәм эзләнүләр белән сугарылган-нар. Милләтнең авыр хәлен күрү һәм аны төзәтү юлларын табу теләге – бу омтылышларны хәрәкәткә китерүче төп көч шул була. Мәгърифәтчелек иде-яләре белән яна башлаган яшь шагыйрь, әлбәттә инде, туган халкының тү-бәнлеккә төшүенең, артталыгының асыл сәбәпләрен бөтен тулылыгында кү-рә һәм аңлый алмый. Яшь Тукай мәгариф системасының артталыгы, мәдрә-сәләрдә техник белемнәр бирелмәү, төгәл фәннәр укытылмау татар тормы-шының төп проблемалары дип санаучылар сафында була. Милли матбугат, европача типтагы уку йортлары ачу, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү ярдәмен-дә туган халкының алгарышына ирешү – яшь шагыйрьнең ихлас теләкләрен-нән. Иң беренче басма шигыре булган «***Голүмнең бакчасында дулаша-лым, идәлем сәйран… (1905) (Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик) дип башланып киткән әсәрендә Тукай нәкъ менә шул идеяләрне байрак итеп кү-тәрә, «голүмлә дөньяи дотды япон, нәмсә, французлар»дан, ягъни «гыйлем белән дөнья тоткан япон, немец, французлардан» үрнәк алырга чакыра. Мат-бугатның һәм әдәбиятның халыкны алга җибәрүдәге ролен идеаллаштыру, патша хакимиятенең Беренче рус буржуаз-демократик революциясе шартла-рында биргән матбугат ирегенә зур өметләр багълау яшь Тукайның беркатлы иллюзияләреннән. «Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур…», «Хәзерге халемезә даир», «Хөррият хакында…» кебек шигырьләрендә бу идеяләр аеруча ачык чагыла.

Тукайның бишенче еллардагы иллюзияләренең икенчесе буржуаз демо-кратиянең халыкка бәхет һәм алгарыш китерәчәгенә ышанудан гыйбарәт иде.
Һәр милләтләр максудларын хасил итә,Депутатлар ясап, Петербурга китә;Инде нәүбәт без бичараларга җитә, –Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди, –
дип җырлый ул «Дустларга бер сүз» (1905) шигырендә. Яшь шагыйрь демо-кратик ирекләрнең «Тәрәккыйның күкләренә очмагына», ягъни татар миллә-тен прогресска илтәчәгенә ихлас күңелдән ышана. Бер ел да вакыт үтми Ту-кай үзенең бу карашларыннан арына башлый, 1906 елның октябрендә «Фи-кер» газетасында «Государственная Думага» исемле шигырен бастыра.

Бишенче-алтынчы еллардагы шагыйрь иҗатының публицистик аһәң белән өртелгән, сәяси темалар белән сугарылган, авторитетларны санга сук-маучы ачы сатирик юнәлешле булуы күзгә ташлана. Тукайның журналист-лык эшчәнлеге белән дә тыгыз бәйләнгән әлеге юнәлеш (бу еларда ул Камил Мотигый тарафыннан оештырылган матбугатта актив хезмәттәшлек итә) аның иҗатында соңгы елларга кадәр дәвам итте һәм үстерелде. Гомеренең азагына кадәр публицистик мәкаләләр белән татар вакытлы матбугатында катнашып килгән әдип җәмгыятьтә яшәп килгән кимчелекләрне камчылау аша үз милләтенең уянуын, бәхетле булуын тели иде.

--------------------------------------------------------------------------------
Әмирхан Р. Төзәтмикче Тукайны! / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 330.
Халит Г. Габдулла Тукай. / Татар әдәбияты тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – Б. 105.
Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 71.
Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, – 2002. – Б. 18.
Тукай Г. Дустларга бер сүз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 42.

Рәшит Фәтхрахманов
филология фәннәре кандидаты
Бесплатный хостинг uCoz