Бизәк бул!

Шагыйрәгә ачык хат

Фирүзә Җамалетдинова. Ишетеп беләм. Анда-санда укыганым да бар. Нигездә, матбугатта төпле эше, намуслы хезмәте белән хәтеремә кереп калган. Менә кулыма «Толымлы ай» исемле мәҗмугасы килеп керде. Бераз каушап та, бераз сәерсенеп тә укый башлаган идем... Ике йөзгә якын шигырь... Саллы гына күләмдәге китап.
Була шундый хәлләр... Шигырьләр уку рәхәтеннән ишелеп төшәсең. Хаталар күп, буталулар күп, редактор тарафыннан дә барланмаган, каралмаган. Безне өйрәткән, безгә шигъри дәрес биргән Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Кайсын Кулиев, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Рәис Даутов кебекләрнең кыскычына килеп эләкмәгәне сизелеп тора. Ичмасам, алар мәктәбен үткән Рәдиф абый Гаташлары, Наис абый Гамбәрләре, Зөлфәт абыйлары белән дә киңәшләшмәгән, аралашмаган икәне күренә.
Шундый бер ачы хакыйкать бар. Ходай тарафыннан иңдерелгән талантың, никадәр зур булса да, үзеңә кадәр булган Кол Галиләр, Утыз Имәниләр, Кандалыйлар, Акмуллалар, Тукайлар челтәреннән үтмичә зурлык килми. Әле аның бу якта Тукайлы Бабичлары, Такташлары, Рәмиләре, Туфаннары бар. Никадәр генә очынма, җилгәрелмәгән орлык кебек, иләнмәгән он кебек иҗат итеп ятарга мәҗбүр булырсың.Шулай да рәхәт! Тоташ, өзмичә укыйсы килә. Укучылар үзләре укыр. «Көзге яфрак» шигыре:
Нигәдер бөре чагыңны Сагынасыңдыр кебек. Ачы җилләр ябырыла Җепселең саен кереп.Мин өтәм, дия суыгы, Мин өзәм, дия җиле. Көзге каен, ялгыз яфрак, Ишле көз тәмам тиле.Җилләре дәшә түгелме, Агачым, диеп, сындыр. Син дә бит язлар түрендә Кадерле булгансыңдыр...
Шигырь әле дәвам итә... Мин дә аны әдәби җәүһәрләребез аша дәвам итәм. Әнә Бабич:
Тукта, җилкәй, тукта, исми тор!Үткән гомерем, искә төшми тор!
Әнә фронтта, окоп эчендәге Фатих Кәрим:
...Көзге яңгыр Сибәли дә сибәли... Янымдагы иптәш кенә Миңа берни сөйләми.
Әнә шундый шигырьләрне искә төшерердәй китап язгансың, сеңлем. Соңгы вакытларда кул астында китаплар өелде. Башыннан, ахырыннан, уртасыннан ачып укып карыйм. Болай да була микәнни, дип аптырап, миңгерәеп утырам. Шушы көнгә калудан Ходай сакласын, дип куям. Шулай инде, шагыйрә сеңлем, Лена Шагыйрьҗан, Флера Гыйззәтуллина, Нәҗибә апаң Сафина кебекләр көн дә тумыйдыр.
Бу язмамны башта хат итеп кенә язмакчы идем. Үзеңне белмәгәч, яшәешне белмәгәч, килешер микән, дигән шик керде. Тереклегең Чаллы төбәгендә сыман. Шулай исемдә калган. Анда, үзләрен һәрберсе даһи дип санасалар да, җитди генә акыллы затлар бар. Үзеңә кирәген ала белеп, үзеңә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә елмаеп кына читкә тибәреп яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу очракта, мондый затлы китап чыгарган сеңелгә, акыл өйрәтү дә уңайсыз сыман. Шулай да урынсыз булмас. Бер шигыреңдә үзең әйткәнсең бит:
Холкым, төсем фирүзә шул, Тыныч та, алкын да мин. Йөрәккә якында - кайнар, һәм боздай - салкын да мин.Үзәгемә яшерәм дә Ятларның кара үчен Гүзәл бер бизәк буламын Кадер белгәннәр өчен.Бер җепләргә тезәтормышһәр бизәкнең үз ишен...Югалтма, дөнья!Асылташ —Фирүзә минем исем.
Гафу ит инде, бу хат та булмады, китабыңа күзәтү дә булмады, шулай да чын күңелдән үзеңә һәм каләмдәшләребезгә барып җитсен өчен матбугатта бирергә уйладым.
Бу жанр дөнья әдәбиятында, соңрак урыс дөньясында Тургеневлар, Толстойлар, Чеховлар тарафыннан, гасыр башында безнекеләр тарафыннан киң файдаланылган. Хәзер инде онытылып бара. Хәерле булсын!
Бер җепләргә тезәтормышһәр бизәкнең үз ишен, -дигәнсең.
Шулай булса икән! Безнең ул әйбәт җеп. Шунда бер бизәк бул!

Мөдәррис Әъләмов
2004 ел
"Мәйдан" № 3, 2010.
Бесплатный хостинг uCoz