Кылган күзен ачкан әдип

Бүгенге татар әдәбияты – дала белән кала арасында адашып калган, һаман үз йөзен, үз кыйбласын таба алмаган, кай тарафка таба юнәлеш тотканын үзе дә аңлап бетмәгән әдәбият ул. Ул инде даланың ефәктәй елкылдаган кылганнарын онытып бара, бу әдәбият битләреннән тумырылып чапкан дала тулпарларының тояк тавышлары ишетелми, төпсез караңгы күкне яктыртып, төнге учаклар янмый бүгенге татар әдәбятында... Алар әллә кайда, тарих төпкелләрендә күмелеп калган, хәтер күзәнәкләрен тормыш ыгы-зыгысы томалаган, татарның иксез-чиксез далаларын тузанлы калалар, салмыш салалар алыштырган... Бүгенге татар әдәбияты әнә шулар турында яза.

Алай да татар әдәбиятында, сызгыра торган татар уклары сыман, Нурихан Фәттах әсәрләре, утлы даладай яндырып, Вахит Имамов романнары, Марсель Галинең мәңгелек Татар Даласы турында мәңгелек фәлсәфәсе, көмеш кылганнар турында Әмирхан Еникинең җыр булып кабатларлык моңлы сүзләре уелып калган...

“Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя..”

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» хикәясе әнә шулай башлана, һәм көмеш кылганнар образы, Акъәбинең ак чәчләренә уралып, әсәрнең буеннан-буена сине озата бара... Кылганнар турында инде моннан да матур итеп, инде моннан да истә калырлык итеп язып булмас кебек тоелган иде. Әмма Айдар Хәлимнең “Кылганнар чәчкә атканда” дип аталган хикәсен укып чыккач, бу фикер үзгәрә, табигатьнең серлегегенә, татар теленең шул яшерен серләрне ачып бирерлек байлыгына, кодрәтенә, татар әдибенең шул могҗизаларны бәян итә алган сәләт-талантына таң каласың! Әдип, татар даласына, татар дөньясына Хозыр-Ильяс кебек галәми бер биеклектән карап, шул ук вакытта кылганлы туфракка тезләнгән малай рәвешенә кереп, әдәбият күгенә көмеш хәрефләр белән чигеп, табигать могҗизаларын теркәп калдыра…

“Әнекәйгенәм!
Таулы дала бер офыктан икенче офыкка Газиз бабасының буш җиңсәсендәге кылганнар кебек миллионлаган көмеш учмалар белән кыйралып тирбәлә иде!
Кылганнар чәчкә аткан!
Синең бәрәңге чәчкәләрең генә нәрсә ул!
Биек нәселле, эре төпле кылганнар арасыннан башы калкынып күренгән малай үзен бер караганда аксыл-яшькелт, икенче караганда тулаем аксыл-куе яшел, өченче караганда яшькелт-соры көмеш булып дулкынланып, тирбәлеп, башта алга, аннан артка мәтәлгән, бер-берсен әбәкләп куышкан, сөеп һәм сөешеп алга йөгергән, аннан артка чигенеп чайкалган диңгездә итеп хис итте.
Бу дала диңгезе сабын күбеге белән күбекләнгән иде...”

Айдар Хәлимнең бу хикәясендә төп герое – сугыш чоры баласы, дөньяга яңа күзе ачыла башлаган, әмма сугыш ятиме буларак, бу дөньяның барлык авырлыгын үз җилкәләренә алырга мәҗбүр булган ир бала, татар малае Канәгать. Әмма дөнья нинди авыр, язмышы нинди ачы булуга карамастан, ул, табигать баласы, барысыннан да КАНӘГАТЬ, барысына да риза-бәхил, - янәшәсендә әнисе барга, туган авылы, шушы дала-таулары, елга-сулары, ярдәмчел авылдашлары, киң күңелле туган-тумачалары, охшатып йөргән кызчыгы, зәңгәр күге, ашар ризыгы барга мең шөкер, мең кат канәгать бу татар баласы. Хикәя “Калеб яратылганда” дип аталган гомум исем астында басылып чыккан һәм адәм баласының рухи дөньясы барлыкка килүне, шәхес формалашуны бөтен нечкәлекләре белән ачып бирә алган. Калеб яратылу – ана карынындагы сабый балага рух, җан иңү, калеб яратылу – инде аякка басып килгән үсмер баланың дөньяга күзе ачылу, тирә-яктагы рухи нигъмәтләр белән баюы, үзенең КЕМЛЕГЕН таный башлавы, матурлыкны аңлавы һәм аны сакларга тырышуы... Кешенең КЕШЕ буларак формалаша башлавы...

“Калеб яратылу” процессын күрү мөмкин түгел, еллар үткәч, аның нәтиҗәсен генә күрергә мөмкин. Калебе яратылу чорында матурлыкны күргән, гаделлекне тойган адәм баласының гамәлләре дә матурлыкны тудыру, гаделлек урнаштыру булачак, явызлык һәм мәкер арасында үскән кешенең үзеннән дә шуларны көтәргә мөмкин. Айдар Хәлимнең хикәя каһарманы, шөкер, матурлык һәм гаделлектән яратылган бала, ул дөньяга да шул күзләр белән карый һәм тирә-ягына шул илаһи нурны тарата. Бәрәңге төбе өеп, олылар белән бергә утын-печәнен әзерләп, бу баланың куллары сөялләнеп бетсә дә, аның күңеле сөялләнмәгән, дөньяга рәнҗеп катмаган, киресенчә, чәчәк бөресе кебек, ул әле ачылып кына килә, матурлыкка сокланып, колачларын җәеп, ул язмышы каршына йөгерә...

“Их, яшелләнә башлаган тау борынына аяк басу, беренче юаларны авыз итү өчен шул тауларга йөгереп менүләр!.. Их, әниләре – тол хатыннар, абзыйлары – ятим малай, үсмерләрнең, эшкә киткәнче һәм кайткач, өмәләр ясап, җыйнаулашып шул җирне казып чыгып, туфракны йөрәк җылысы белән җылытып, орлыклык бәрәңге утыртулар, җир астыннан борау кебек боргалана-боргалана яшькелт-шәмәхә үсентеләрнең борынлап чыгуын көтүләр, аннан аларны якты күздән үткәзеп, чүпләрен утап, ике, өч, теләсәләр, көчләреннән килсә, ун кат китмән белән эшкәртеп, йомшартып, төпләрен күмдереп чыгулар!..”

Бер караганда, малайның тормышында әлләни вакыйгалар да юк сыман – сугыштан соңгы ачлы-туклы авыл тормышы, тол калган аналары белән бар авыр эшне җигелеп тарту, ятимлек, юклык... Әмма бала күңеле бу тар, караңгы дөньяга гына сыямы соң?! Ул, колынчак булып, тауларга йөгереп менә, балык булып, Өязе суларында йөзеп китә, йолдыз булып, күккә атыла, кылганнар белән кочаклашып, дала буйлап тәгәри... Ул, гомерендә бәрәңге бакчасыннан башканы күрмәгән авыл баласы, кылганнар чәчкә атканны күзләре белән генә түгел, йөрәге белән күрә, шуны бар дөньяга ача... Калеб яралганны күреп булмаган кебек, кылганнар чәчкә атканны да бик сирәк кешеләр күрә, күпләр аның өстеннән үлән дип таптап үткәндә, калебләре ачыклар бу матурлыкта Аллаһның могҗизасын күрәләр...

“Түгәрәк-түгәрәк сиртмәләр белән сиртмәләнгән, боҗралар белән боҗраланган, бөдрәләр белән бөдрәләнгән нәзек кыллы мамыклардан йомшак нурлар ургылып чыга да, кылган очларының каурый, әтәч койрыгы сыман солтаннары барлык тарафны сабын күбеге белән күбекли. Сабакларның астагы һәм өстәге буыннарыннан ургаланып-сыргаланып күтәрелгән, як-якка бүселеп чыккан йомшак-зәңгәрсу кыллар, солтаннар, чуклар, калфаклар, чачаклар көмеш рәшә булып бар тарафларга чайкала...”

Хикәядә Канәгать исемле татар малаеның үз гомерендә беренче тапкыр әнисе белән бергә ерак сәфәргә чыгуы сурәтләнә. Сәфәр дигәне дә әллә кайда түгел – малайның туган авылы Колтамактан биш чакрым ераклыкта урнашкан Җидегән авылына, әнисенең бертуган апаларына кунакка бара алар. Бер генә көнгә, берничә генә сәгатькә баралар, чөнки колхоз бригадиры аларга ураза гаете алдыннан бераз ял итеп алырга рөхсәт биргән. Юлларында очраган дала-тауларны, инеш-чишмәләрне кичеп, җәяүләп, уразаның соңгы көннәрендә туганнарын күрергә дип баралар алар. Малайның әтисе сугышта үлгән, апаларының ире немецларда әсирлектә булган өчен, хәзер Колыма төрмәләрендә утыра. Әмма ни булса да, тормыш дәвам итә, исән калган балалар үсә, әниләре янәшәсендә булса да, зур дөньяга аяк атлый...

Хикәянең башыннан-ахырына хәтле, һәм тормышының башыннан-ахырына кадәр, Канәгать атлы малайны әнисе Миңсылу озата бара. Ул аның таянычы да, ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә. Һәм малай өчен дөньяда иң-иң матур кеше. Ничек яратып тасвирлый аны малай үзенең уйларында, ничек матур итеп сурәтли аны автор үзенең әсәрендә!

“Ниһаять, сәяхәткә чыгу шатлыгын кая куярга да белмәгән Канәгать әнисен күздән кичерде. Нишләп шулкадәр дә матур икән ул?! Аның иякләре, күзләре, бит алмалары, әллә аяк атлаулары матурмы, моны аерып кына әйтә алмый Канәгать. Матур инде, бик матур! Бары шул гына. Әнисенә нәрсә кисә дә килешә. Кып итеп кенә тора. Нишләп шулай икән ул? Алкаларын, чулпыларын тагарга да, көмеш беләзекләрен кияргә дә онытмаган. Шул алка-беләзекләреннән бүген бөтенләй нурланып, матурланып киткән. Гүя басудан сусап-көеп, йөзеннән кисәк-кисәк кояш көекләре коелып кайткан уразалы Миңсылу, калхузчы Миңсылу түгел, ә бәлки, Айдан төшкән Зөһрә кыз! Гүя балтырган, кузгалак, кычыткан, чөгендер яфрагы кебек урман-ялан, бакча үләне белән түгел, ә бәлки гөбернатырлар, янараллар ашый торган затлы манпасилар белән тукланган солтанбикә!”

Әйе, малайның анасы – “йоклаганда да йөзеннән елмаюы китми торган” изге зат, нинди авыр шартларда да намазын-уразасын ташламаган, иманлы нәселнең иманлы баласы... Соңыннан ике кыз туганның сөйләшүеннән күренгәнчә, алар – советлар тарафыннан иң авыр, иң кара тормышта яшәргә мәҗбүр ителгән затлы нәсел балалары. Автор моны, персонаж сөйләме аша, бик гыйбрәтле, образлы итеп җиткерә алган:

“Без бит, Миңсылу сеңелем, кара түгел – ак солы! Ак солы! Маңгаем агындагы миңем генә кара минем... Мин үзем ап-ак, сеңелем!.. Безгә кешенеке...юк!.. – Ул тагын үксеп куйды. – Без алабута түгел – ак бодай күмәче идек!..”

Изрәп йоклап яткан малайның да, аларга кушылып, “Юк, без кара солы түгел, без – ак Солы, без алабута түгел – без ак Күмәч!” – дип кычкырасы килә, әмма тавышы чыкмый. Үзенең Ак Солы икәнлеген әрсез алабуталар, кара солылар арасында аңа әле гомер буе исбат итәргә туры киләчәк...

Калеб яратылганда юлыңда изге затларның очравы бик мөһим, һәм ул әсәр героена очрый да. Канәгать әнисенә матурлык һәм хатын-кыз батырлыгы үрнәге итеп караса, сәфәренең башында юлында очраган Миңлегазиз карт аңа “ил буйлап хәл белеп йөрүче Хозер Ильяс” булып тоела. Сугыштан сул кулын һәм уң аягын өздереп кайткан, хәзер туган авылында бөтен чишмәләрне карап торган, шул сәбәпле, “Чишмә Башы Газиз” дигән кушамат алган бу карт, чын мәгънәсендә, зирәк аксакал булып чыга. Ир-ат тәрбиясенә, ата-баба нәсихәтенә һәм үрнәгенә тилмергән, сугыш сәбәпле, аннан мәхрүм ителгән үсмер Канәгать бу ил картының һәр сүзен, һәр фикерен үзенә сеңдереп бара. Газиз картның өс-башы да, үз-үзен тотышы да аңа гайре-табигый булып тоела, ятим малай аны Ак Бабай, Ак Ил Карты итеп кабул итә.

“...Чишмә Башы Миңлегазиз карт. Үлән яшеле йоккан чабаталарын исәпләмәгәндә, кигән киеменең барысы да актан. Изүе сулдан калдырылып тегелгән озын, тир тозында, кояш нурында һәм кер селтесендә төсләре, хәтта кайчандыр кара булган буйлары, төрткеләре, бизәкләре дә ашалып, агарып беткән киң җилкәле, җилпуч итәкле җитен күлмәге дә, озын тулаекларына кыстырып киелгән, күп юудан җилсенеп, уңып беткән киң төпле ыштаны да, күзенә батырып киелгән киез эшләпәсе дә, мөселманча калдырылып түгәрәкләнгән сакал-мыеклары, хәтта курысы суеп төшерелгән юкагач юл таягы да актан иде аның.”

Һәм, ни гаҗәп, кылганнар серен дә Канәгатькә шушы Миңлегазиз карт ача. Һәр көн өстеннән таптап йөреп тә, аның күз-чәчкәләрен күрмәгән ана белән бала өчен Ак Бабайның сөйләгәннәре зур ачыш була. Баксаң, кылганнар сирәк чәчкә ата икән, Газиз картның әйтүенчә, “елына карап” кына икән: “Аллаһы Тәгаләнең бар нәрсәсе дә могҗиза бит, - ди ул. – Явымлы елларда кылган чәчкә атмый, ә менә быел җәйдә нибары бер яңгыр булды – чәчкә аткан... Бар далага шаркылдап көлеп утыралар!..”

Әйе, “Бар далага шаркылдап көлеп утырган” көмеш кылганнарның серен малайга Миңлегазиз карт ача. Аның буш җиңенә кылган учмалары бәйләп, даладан кайтып килеше икән. Малайның бу ефәк учмаларга гаҗәпләнеп карап торганын сизгәч, карт аңа үзе кылганнар турында сөйләп-күрсәтеп бирә: “Кылган бу, - ди ул. – Ата-бабалардан исән калган, сирәк кылганнар. “Көмеш кылган” дип атала алар. Чәчкә атканнар, балакайларым. Кылган үләненең югалган хәтерне кире кайтара торган шифасы бар, дигән борынгылар...”
“Көмеш кылганнар” һәм “Югалган хәтер”...
Даланың бөек үткәне һәм онытылган татар тарихы...

Автор, Хозер Ильяс кебек Ак Бабай исеменнән бу сүзләрне әйттереп, үткән белән бүгенгене көмеш кылганнар белән бәйләп куя... Әйе, син, ир-бала, бу дала-тауларның төп хуҗасы, дөньяга алыплар үстереп биргән менә бу Өязе елгасын да, чишмәләрне дә, көмеш кылганнарны да, тарихны да, телне-динне дә инде син сакларга тиеш! Гомер башында, сәфәр башында Канәгатьнең юлына чыгып баскан Ак Бабай аңа әнә шундый тормыш дәресе бирә, бала калебендә иман орлыклары яратылуга этәреч була.

“Үлемсезлекнең кызыгы юк, улым, - ди чәчләре кылгандай көмешләнгән татар карты. – Үлемсез кеше имансыз кеше булган булыр иде. Үлеме бар кеше тормышта тереләр алдында, ахирәттә Ходай Тәгалә алдында бурычлы. Шуңа күрә адәм баласы үз гомерендә кешеләрне рәнҗетмәскә бурычлы. Бурычсыз тормыш мәгънәсез...”

Миңлегазиз карт белән булган шушы очрашу, шушы сөйләшү малайга шаукым булып килеп бәрелә, тетрәндерә, уйландыра, дала буйлап уктай очарга, юлындагы биек тауларга атылып менәргә этәрә. Нәкъ менә шунда, биек тау башында, сәфәренең кыл уртасында, ул җилдә җилфердәп утырган көмеш кылганнарны очрата... Ул биредән үзе өчен “Җирнең кендеген” – туган авылын, аны үстергән Туган Илен, табигатьнең сихри гүзәллеген ача... Күктә - тургайлар, тауда – йомраннар, далада – кылганнар, “йөкле кырмыскалар, купшы күбәләкләр, үз кабырчыкларына качкан әкәм-төкәмнәр” – бар дөнья бер булып калеб яратылышын тудыралар, малайга тормыш дәресе бирәләр иде...

Әмма малайны иң гаҗәпләндергәне, иң сокландырганы – тау башында нурлы әләм булып җилфердәгән кылганнар... Дөрес, алар тау астында, далада да диңгез булып тибрәлә, дәръя булып ага, җилнең үзен дә узарга тырышкандай, алга ыргыла, киләчәккә чаба... Ә тау башында, күккә тагы да якынрак булган кылганнар, горур, нык җепселле кылганнар, бирегә әйтерсең лә нәсел саклап калу өчен очып менгәннәр, күчеп менгәннәр... Һәм кеше күзеннән еракта шаулап чәчкә атып утыралар!

“Сабаклардан як-якка ниндидер сөрмәле сызык булып суырылып чыккан нәзек кылларны кояш якты бәрхет чүкечләр белән чүкегән дә, тамчылы нурлар, алтынсу зәркән, көмеш нәкыш белән каеган. Нурларда төсләрен үзгәртеп, бу зәркәннәр әүмәкләшеп уйнаклый, күзгә күренмәс төсләрдә бер-берсенә кагылып зеңлиләр, чеңлиләр иде!

Йә Ходай, шушы көмеш моңнар, шушы көмеш кыяклар, шушы көмеш сөрмәле чыңнар, җепселләр аталамы чәчкәләр дип? Кылганнарның чәчкәләре кая? Кая бу чәчкәләрнең таҗлары? Таңда яшәү алып килүче чыкларны тутыра торган күңел савытлары кая?”

Әйе, кылган чәчкәләрен гади күз белән генә күреп булмый икән шул! Чөнки ул чәчкәләр сабакка сыенып, кәүсәгә берегеп дөньяга яралганнар, аларны өзеп алып булмый, тамыры белән кубарып яки төбеннән кисеп алсаң гына кулга төшерергә мөмкин. Кылганнар – гаять кырыс шартларда, җил-яңгырлы далаларда, чатнама кояш астында яшәү өчен яратылганнар, алар бер-берләренә ышыкланып кына исән кала, яши ала... Дала төрки-татарларының ат тоякларында алар Алтай тауларыннан Кавказгача барып җиткәннәр, хуҗаларының мәңгелек курганнары өстендә мәңгелек тамырларын җибәргәннәр... Бүген алар татар баласы Канәгатькә үзләренең серләрен ачтылар, мәңгелеккә аның калебенә кереп урнаштылар. Сынмас-сыгылмас кылганнар татар язмышына, татар тарихына охшаган иде...

Әсәрдән күренгәнчә, Канәгать тормышның беренче дәресләрен әнисе аша алса, икенче дәресне – зирәклек сабагын аңа Миңлегазиз карт бирде. Малайны әле алда тагы бер очрашу, тагы бер дәрес көтә, ул – туганлык дәресе. Соңгы вакытта үлән ашы, үлән суы эчеп кенә яшәп, коры сөякка калган Канәгатьне, аның уразалы, ураза булмаганда да ачлы-туклы әнисен Җиргәндәге апалары җанын ярып бирерлек булып каршы ала. Ике кыз туган үзләре уразада булсалар да, үсмер бала өчен катыгы да табыла, әле яңа чәчәген койган нәни бәрәңгеләр дә казанда пешеп өлгерә...

Аһ, ул ач баланың йокы аралаш шул яңа бәрәңге исенә исереп уянулары, кыз -туганнарның, үзләре дә капмыйча, тансык ризыкны бала алдына куюлары, шул гап-гади бәрәңгенең малайга дөньяда иң затлы азык булып тоелулары… Автор бу күренешне дә үзәккә үтәрлек, күз алдына китереп бастырырлык һәм мәңге истә калырлык итеп тасвирлаган.

“...Чыннан да, эчке өйнең мич арасыннан, казан тирәсеннән юл алып, авыр томан сыман идәнгә сарылып, салкын һава белән кушылганнан соң тагын да куерып, түзеп тора алмас дәрәҗәгә җитеп сагындырган ис иде ул.
Ис кенә дә түгел, бер могҗиза һәм маҗара иде.
Бу ис шулкадәр якын һәм ул аны шулкадәр ярата иде ки, әмма шунысы: никадәр якын күргән һәм яраткан саен, ул аның нинди ис, нәрсә исе булуын шулкадәр аңлата алмыйча азаплана иде.
Бу тәм, бу бәһасез ямь һәм гамь, яшәү белән үлем арасындагы урталыктан үтә торган бердәнбер гомер җебе иде. Бу җеп һәм тәм яралган җирдә үлем чигенә. Бу җеп һәм бу тәм күзгә күренми, телдә тоелмый башласа, иң тәүдә телнең, аннан илнең үзен үлем биләп ала. Бу җеп һәм бу тәм юлчы аркасындагы капчыкта да, кесәдәге янчыкта да, туфракта да, балчыкта да үлемсез, ул кипкән-коры килеш тә, чи-сулы килеш тә, хәтта кара туфракта черегән килеш тә адәм баласын үтерми саклый торган могҗиза иде... Бу ис ашказанындагы барлык бизләрне кояшка чыгарып барлый, актара, күңелләрне били, авыз суларын агыза иде...”

Автор, автор белән бергә хикәя герое да ризыкка әнә шул рәвешле мәдхия укый, ризыкның үзен генә түгел, хәтта исен дә зур могҗиза итеп, шөкрана кылып кабул итә. Чөнки бу бала ризыкның нинди зур авырлыклар белән табынга килгәнен белә, сугыш елларында һәм аннан соңгы ачлык чорында бәрәңге ризыгының яшәү белән үлем арасында бердәнбер күпер булуын да яхшы хәтерли. Хикәянең бу өлешендә Канәгать атлы малай инде олыларча фикер йөртә, дөньяны күзәтеп кенә калмый, белгәннәреннән нәтиҗә дә чыгарырга өйрәнә, илаһилыкка таба беренче адымнарын ясый. Нәкъ менә шушында, Җидегән авылында, үзенең авызыннан соңгы ризыгын өзеп биргән “түткие” өендә, Канәгать Аллаһ юлына аяк баса - әнисе һәм апасы кебек, Рамазан аеның соңгы көнендә булса да, уразага керергә ният итә. Бу аның шундый изге ана һәм туганнар биргәне өчен Аллаһка рәхмәте, үзләре ураза булып та, соңгы ризыкларын шушы балага биргән әнисе һәм туганына рәхмәте, бу – Канәгать атлы малайның бар дөньяга, кылганлы дала-тауларга, Хозер Ильястай ак Миңлегазиз бабайга, кешеләргә дә рәхмәте...

“Кинәт лепкәсеннән нур ташкыны ургылып чыккандай булды. Болай булганы юк иде бит. Тамагына ниндидер төер тыгылгандай итте. Йотып җибәрергә теләп, урынында калкынды да, бөек бер куркуга төшкән һәм илаһи нурга уралган төс-кыяфәт белән йөгереп килеп әнисен кочаклады:
- Инәй!.. Инәй, дим!..
- Нәрсә булды, балам? – диде ана шөбһәгә төшеп.
- Мин дә синең белән ураза тота башлыйм!..
- Кара син аны, рәхмәт төшкере! – диде Миңзыя түткие, куанычын кая куярга да белмичә. – Хәерле сәгатьтә, колынчагым!..”

Канәгать үзе генә түгел, кыз туганнар да бу вакыйганы илаһи бер билге итеп кабул итәләр, “Ходайга рәхмәт, балама иман керде бит, түтки!.. Синең тупсаңда!..”” – ди күзләре бәхет яшьләреннән дымланган ана. Башта кулак дип таланган һәм тибелгән, аннан сугыш елларында авыр эштән , ятимлектән изелгән, ачлыктан үлем чигенә килеп җиткән, әмма Аллаһка тел-теш тидермәгән, гамәл-гыйбадәтләрен, ураза-намазларын калдырмаган бу кыз туганнар өчен сигез яшьлек баланың иманга килүе дөньяда иң зур шатлык, иң зур бәхет була, әлбәттә.

Әмма шушы нурлы мизгелдә дә алар бу йорттан тышта башка дөнья барлыгын, үзләренең, ышанычсыз кешеләр буларак, һәрдаим күзәтү астында торганлыкларын онытмыйлар. Хәтта малай булып малай да иң бәхетле мизгелләрендә күктәге козгынны күз алдына китереп, шомланып куя. Бу козгынның кара карашын ул кылганлы тау башында тойган була, Җиргәндәге илаһи мизгелләрендә дә козгын үзенең дөньяда барлыгын исенә төшереп ала. Хикәядә ике генә урында искә алынган козгын образы, козгын сурәте дөньяның тигез түгеллеген, ак төс янында кара төс, кара көч тә барлыгын искә төшереп тора.

“Күктә, нәкъ Канәгатьнең баш очында, өстә, бик өстә, кара нокта булып бер кара козгын эленеп алган да кымшанмыйча бер урында тора да тора. Ул шаккатты: аны күзәткән бу козгынны күк гөмбәзендә гүя ниндидер бер чит көч тотып тора. Гүя ул бар дөньяны алдау өчен мәңгелек тирән уйда йотылган. Аңа киләчәкнең барысы да билгеле, шуңа күрә ул юк-барга илтифат итеп вакланып та, канатларын кымшатып та маташмый. Гүя бу козгын аша исемсез, яшерен, кара битлек кигән кемдер Канәгатьләр әле ишетеп тә белмәгән ерак Парижлар, Нью-Йорклардагы акча биржалары, караңгы бүлмәләрдән пышын-пышын килеп, шушы миллион Канәгатьләрнең генә түгел, миллион йомраннарның, кылганнарның, барча үләнәрнең һәм тере җаннарның язмышларын, аларың бәхетле йә бәхетсез булачагын алдан ук хәл итә иде...”

Әлбәттә, малай бераз үсә төшкәч, милләтнең бавырына кара козгын булып кунган, аны 500 ел буе чукый-чукый газаплаган, ашаган бу ерткыч кош әллә кайдагы Әмрикләрдә түгел, кул сузымындагы империядә икәнлеген аңлар әле... Бу малайның прототибы булган Айдар Хәлим булып аңлар, шушы хаклыкны халыкка җиткерер өчен, Җиргәннәрдән Әмрикләргә хәтле барып җитәр... Бу кара козгынга, кара көчкә каршы куярга ныклы иман, көчле милли рух кирәклеген аңлар. Хәер, Канәгать атлы ир бала моны инде шул елларда ук күңеле белән сизенә, үзен, әнисен, аның җәйге челләдә тоткан уразасын, милләтен саклап торучы ниндидер көч барлыгын малай кылганлы тау башында ук аңлый башлый...

“Гүя козгын кыяфәтендәге гыйфрит, иреннәрен чатнатып ураза тоткан әниләренең бердәнбер гает бәйрәмнәрен урларга килгән...
Әмма ул тыныч, шөбһәсез һәм...шунысы кызык, бу козгыннан һич кенә дә курыкмый иде. Әйтерсең ниндидер икенче бер көч аңа ышаныч өсти һәм бу ышаныч аның маңгаеннан нурлар булып балкып чыга.”

Җиргәндә исә малайның бу “икенче көч”кә ышанычы тагы да ныгый, аның йөзе генә түгел, күңеле дә рәхәт, тыныч нур белән, сүзсез моң белән тула...

Бу – иман нуры, бу – милли моң, бу – калебнең мөселман-татар булып яратылышы, адәм баласының шушыларга таянып, шушы изге төшенчәләрдән көч алып, аякка басуы, КЕШЕ булуып әверелүе... Шушылардан башка яшәүнең мәгънәсе юк, моны хәтта бала кеше дә аңлый, моны аңлаудан малайга “як-якларына канатлар үсеп чыга”, “ул үзен бик тә көчле итеп тоя...” Аның тизрәк туган авылы Колтамакка кайтып, бу хисләрне, бу бәхетне башкаларга да тапшырасы, хәтта ки, бөтен дөньяга таратасы килә. Аны инде алда көтеп торган хәерчелек, авырлыклар, ачлык-ялангачлык та куркытмый, ул аларныың барысын да җиңеп чыгасына чын күңелдән ышана, чөнки бу баланың күңелендә иман бар, милли рух бар, кешеләргә ышаныч бар...

“Аның күз алдына үзләренең калтайган такталы капкасы, җимерек ташкеләте, җимерек кар базы, авып-түнеп барган лапаслы абзарлары, келәсенә чыбык тыгып киткән өйләре килде. Аның тәрәзә аша кош булып очып чыгасы һәм барлык авылларны йорт почмакаларыннан күтәреп, урамнары-урамнары белән тагын да матуррак, тагын да иркенрәк, тагын да яшелрәк – беркайчан да беркайчан бернинди пычрак, бернинди нәҗес алмаячак урынга күчереп утыртасы килде... “Без үлә торган халыкмы? – дип кычкырасы килде аның галәмгә. – Без – үлемсез халык!”

Монысы инде әдип үзе дә, аның сүзләре, аның хыялы, аның гамәлләре...
Хәер, балалар өчен язган барлык әсәрләрендә дә диярлек Айдар Хәлимнең үзен, сугыш ятимен, аның ачлы-туклы үткән, әмма хыялларга һәм вакыйгаларга гаять бай булган балачагын күрергә була. “Өч аяклы ат” әсәрендәге төп каһарман – Кәбирнең башыннан үткән җан тетрәндергеч вакыйгалар – ул Айдар Хәлимнең үз язмышы, “Биктырыш”тагы “борчак малай, ут малай” – Айдар Хәлим үзе, “Кылганнар чәчкә атканда” хикәясендәге кылган күзен ачкан Канәгать тә - әдип үзе ул... Ул, сугыш ятиме, гомер буе үзенең яшәп туймаган балачагын язды, моңлы күз яшьләре аша, әмма яшәүгә мәхәббәт уятырлык итеп, өмет нуры белән язды ул аларны. Шушы әсәрләре аша ул адәм баласында “калеб яратылу” серен ача алды, шушы яшерен процессны саклык белән генә, вакыйга һәм гамәлләр, сүзләр һәм уй-фикерләр аша күрсәтә алды.

“Кылганнар чәчкә атканда” хикәясе “Өч аяклы ат” әсәренең дәвамы кебек кабул ителә, чөнки шул ук чор, шул ук персонажлар, шул ук Ырынбур далалары, шул ук табигать, шул ук тибрәлеп торган бай тел, шул ук җан биеклеге, уй тирәнлеге, шул ук фәлсәфә... Әсәр моннан тагы да байый, тулылана төшкән, чөнки үзеңне яңадан таныш кешеләрең белән очрашкандай хис итәсең. Мин бу хикәядә Айдар Хәлимнең тел байлыгына, тасвирлау осталыгына аеруча тукталыр идем. Ул күктәге козгыннан алып, җирдәге кылган чәчкәсенә кадәр гаҗәеп чагыштырулар табып, җебен-җепкә китереп җентекләп, шул мизгелдә үк күз алдына китерерлек итеп яза белә. Бу чагыштырулар урыны белән сискәндерә, урыны белән шомландыра, урыны белән сөендерә, Айдар Хәлимне укып, туган телнең ләззәтен тоясың. Җәйге челләдә ураза тоткан әнисен хикәя герое Канәгать аша автор менә ничек тасвирлый:

“Көне буе янган кояш астында авызына бер тәгам азык, бер йотым су алмыйча, балавыздай эреп, телләрен аркылы тешләп, иреннәрен җир кебек чатнатып, йөзләрен челлә ялкынында ялкынландырып кайта ул. Кайтып кергәндә йөзеннән гүя парә-парә челлә ялкыны коела да, шул ялкыннан капкага, бар ихатага, йорт-җиргә ут каба...”

Бу сүзләрнең, бу җөмләләрнең үзләреннән ялкын бәреп тора, әмма җәһәннәм ялкынының тагы да көчлерәк буласын белгән милләт, баш очында балта эленеп торганда да, зур сабырлыклар белә Аллаһ юлыннан баруын дәвам итә. Айдар Хәлим бу илаһи сабырлыкны, милләтнең иманга кайтуын, иманын ни дәрәҗәдә кадерләп саклавын һәр әсәрендә диярлек яза-күрсәтә килә, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Тел һәм күңел байлыгы - әдипнең төп таянычы, төп коралы, төп казанышы да шулардыр, мөгаен... Бу урында “Кылганнар чәчкә атканда” дип аталган хикәядән, Айдар Хәлимнең тел диңгезеннән тагы берничә шифалы, ләззәтле тамчыны укучыларга тәкъдим итәсе килә:

“Җир аның әнисенең иреннәре кебек чатнады.”
“Җәйнең тимерне дә эретеп агызырлык челләсендә башын ат башыдай эре, салкын суда чылатылган әрекмән яфрагы белән каплап алды да күмде дә күмде ул бәрәңге ызаннарын.”
“Чәчләрен ипле генә итеп уртадан аерып үргән дә, кара төрткеле ак яулыгын сыерчыклатып, алкалы колакларын тышта калдырып бәйләгән.”
“Әнисе кулындагы ап-ак болытка охшаган зур төенчектә - кәҗә мамыгы.”
“Елгасы кечкенә, тавыш-тынсыз акса да, ул ясаган шарламаның тавышы ифрат та зур, гаугалы һәм галәмәт иде.”
“Сул кулын сугышта бөтенләй өздергән, яралы, тезеннән каткан уң аягын исә ничектер читләтеп, ярымтүгәрәк ясап уратып атлаган картның гадәттә җилфердәп торган буш җиңенең очына бүген ниндидер елтыр кыллары белән буранлап торган үлән бәйләнгән.”
“Ил буйлап хәл белеп йөрүче Хозыр Ильяс нәкъ менә шушы Газиз бабасы кебек булырга тиеш иде.”
“Бар далага шаркылдап көлеп утыралар!..”
“Әйе, өлкәннәр халкын аңлап бетмәссең, аларның күңел ишекләре Канәгатьләр ишеге кебек чыбык белән генә бикләнми. Аларның йозак эчендә йозак, тозак эчендә тозак.”
“Канәгать тауга менеп җиткән һәм кызыл ыштаны белән аның түбәсенә кызыл әләм булып кадакланган иде.”
“Кылган төпләре мең төрле авазларда чекерт-чекерт килеп чекерти, зеңгелди, зеңли, сайрый, сыкрый. Гөрли – җырлый икән! Ходайның йөзләгән төр үләннәре, үсемлекләре һәм чәчкәләре, йөзләгән төр чикерткәләре. кетнәкичләре, үрмәкүчләре, күбәләкләре, кырмыскалары, нечкәбилләре, энә караклары - барысы да, барысы да нәкъ укытучы Гаяз абыйлары кебек нечкә билле мандолинада уйный һәм кояшлы гомер кичерәләр икән!”
“Анда җәннәт салкыны иде.”
“Боларның чынлап та сыерлары бар икән. Ә без аксыз калдык.”
“Аңа арт яклары белән утырып алганнар да, берни булмагандай, кипкән иреннәреннән ялкын коя-коя, куначадагы күгәрченнәр кебек гөрләшәләр дә гөрләшәләр.”

Укучысына татар теленең иксез-чиксез мөмкинлекләрен күрсәтү белән бергә, Айдар Хәлим әсәрләре, бигрәк тә, балалар өчен, балалар турында язылганнары зур тәрбияви дәрес тә бирә. Аны матурлык тәрбиясе, табигать тәрбиясе, тарих тәрбиясе, иман тәрбиясе дип тә атарга мөмкин. Бу тәрбия аның әсәрләрендә маңгайга бәреп, күзгә чекерәеп кереп тормаса да, һәр вакыйгадан, геройларының һәр гамәленнән, үз-үзләрен тотышларыннан, сүзләреннән-күзләреннән саркып тора. Иң мөһиме – Айдар Хәлим балаларга Аллаһ яраткан матурлыкны, дөньяны таный, саклый белергә өйрәтә. Бүгенге көндә көне-төне компьютер каршында, интернетта утырган балалар өчен бу бигрәк тә мөһим, чөнки аларның күпчелеге кылган чәчкәсен түгел, кылганның үзен дә күргәне юк, йомранны әрләннән, даланы – чүлдән, бал кортын шөпшәдән дә аера белми. Бүгенге бала табигатьнең матурлыкларын, хикмәтен таный һәм бәяли белүдән мәхрүм, менә шундый чакта аңа ӘДИП ярдәме бик кирәк!

Япониядә балаларны махсус рәвештә табигатькә алып чыгып, сәгатьләр буе тау-ташларга, чәчкә-үсемлекләргә, агым суларга каратып утырталар... Бала шулай итеп үзен чорнап алган табигатьне танып-белергә, аның белән килешеп, гармониядә яшәргә өйрәнә. Кызганычка каршы, татар балалары әле бу дәрәҗәгә барып җитмәгән. Дөрес, алар да кайчандыр, Айдар Хәлим геройлары кебек, табигать телен аңлаучы балалар булган, әмма хәзер аннан бик ераклашканнар инде. Язучының төп максаты – балага әнә шул югалткан матурлыкны яңадан табып бирергә, матурлыкны күрә һәм саклый белергә ярдәм итү булырга тиеш. Айдар Хәлимнең әсәрләре бу югары максатка ирешә - алар татар баласын, кулларыннан җитәкләп, кылганлы даларга алып чыга, чикерткәләр симфониясен тыңлата, колын булып, тауларга алып менә, балык булып, суларга алып төшә, кош булып, зәңгәр күкләрдән аваз сала...

Айдар Хәлим әсәрләре укучыга кылган күзен күрергә ярдәм итә...
Бүгенге көндә адәми затлар бер-берләренең күзләрен күрмәгәндә, бер-берләренә туры карый алмаганда, ул, биек тау башыннан көлә-көлә, кешеләргә кочак-кочак кылган чәчкәләре тарата...
Әдип, гомер тавының түбәсеннән торып, мәңгелек Дала, мәңгелек Татар, мәңгелек Иман турында мәңгелек кыйссаларын яза...
Милләт өчен яза...

Фәүзия Бәйрәмова,
2011 ел, сентябрь.
Бесплатный хостинг uCoz