КҮҢЕЛЕНДӘ КҮПМЕ ҖЫЛЫЛЫК БАР...

Бу Кеше каршында минем шактый уңайсыз хәлдә калганым бар, һәм шул уңайсызлану тойгысы әле дә жанны тырнап тора. Минем хакка, авыр ачыла торган «калын ишек»ләрнең берсен ачып керергә, ә керер алдыннан, хуҗаның «бушавын» көтеп, кабул итү бүлмәсендә озак кына йөренергә туры килде аңа. Артыксиздермәскә тырышып кына, уң кулы учын әледән-әле йөрәк турысына куеп ала. Аның, йөрәге борчып, күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыкканын, аулак авылда яшәп белми калган идем шул, шунлыктан аңа—ул чагында Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары булган дустыбыз Шаһинур Мостафинга—бер мәсьәләдә булышлык сорап килүем вакытсызрак килеп чыкты. Инде менә, шул вакыйга искә төшкән саен, Шаһинурны бик якын иткән, бик күп әдәби сәфәрләрендә бергә йөргән, «гадәт-холкы белән кыр казы» булган мәрхүм Илдар Юзеевның, моңдашы Фасил Әхмәткә багышлап язган бер шигыреннән:
Фатир сораганда төштек инде Түрәләрнең ишек төбенә,—
дигән юллары хәтердә яңара. Дөрес анысы, минем гозер фатир сораудан бик-бик кечкенә, аны хәл итәчәк түрә дә фатир бүлүчедән шактый бәләкәй иде. Шулай да беләсе иде: биш-алты ел рәис урынбасары, аннан алдарак байтак вакыт Әдәбият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чакларында үзенекен түгел, каләмдәшләре йомышларын үтәп, мондый ишек төпләренә ничә кат төшәргә, шуларның ничәсендә әрнеп кире борылырга туры килде икән аңа? Урынбасар—урынбасар инде: вазифасы зур, мөмкинлеге бәләкәй, аны санлаучы аз. Әле ярдәм алганнардан рәхмәт кенә дә ишетеп тормады, дип беләм. Бериш каләмдәшләреннән: «Син ник фәлән-фәләннәргә булышып йөрисең, мине тыңла, миңа гына ярдәм ит»,—кебек сәер киңәшләр ишетеп тә җаны кыйналды аның. Аксакал әдип Туфан Миңнуллин бер әсәрендә шаяртып кына да бик хак язганча, бүтәннәрнең бер рәхмәтенә сигез тапкыр рәхмәт әйтеп җавап бирә торган Шаһинур бит ул! Мамадыш төбәгендә, сугыш яралысы Әхмәтсафа белән Герой-ана Гөлзәйнәпнең ишле гаиләсендә баш бала булып үскән, -алты энесенең һәм дүрт сеңлесенең һәркайсы өчен тигез кайгыртып яшәгән дустыбыз кеше араларга, каләмдәшләренең берсен үз итеп, икенчесенә кырын карарга өйрәнмәгән иде шул. Аның мондый холкы Кукмара район газетасы редакциясендәге әдәби берләшмә эшендә дә ачык күренде. Заманында шушы берләшмәдә каләм чарлаган, иҗат канатларын ныгыткан унлап кеше бүген татар әдәбиятының төрле жанрларын үстерешә, алар төрле-төрле әдәби бүләк ияләре. Туган төбәге булган Мамадыш районының сәләтле каләм ияләренә дә, иҗатларында гел канатландырып, матбугатта чыгуларына булышып, әдәбиятта үз урыннарын табарга ярдәм итте ул. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге баш мөхәррире, соңрак бик дәрәҗәле «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире булып эшләгән елларында исә Шаһинур Мостафинның каләмдәшләре иҗатына шифалы йогынтысы тагын да киңәйде.

Без Шаһинур белән беркадәр сабакташлар булдык—Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген бергәләп читтән торып укып тәмамладык (укытучыбыз Ибраһимов Сәгъдәт абый бездәйләрне «укудан читтә торып университет тәмамлаучылар» дип шаярта иде). Болай укучыларның үзара мөнәсәбәтеңдә бер бик зур җитешсезлек була—алар бер-берсе хакында бик аз беләләр. Әйтик, алты ел бергә укып, күбебез Рафаил Газизовның шагыйрьлегеннән бихәбәр идек. Җәен кырык көнлек, кышын ун көнлек бергә җыелу вакытлары баш күтәрми укуга, зачет-имтиханнарга, элекке «койрык»ларны бетерүгә җитми дә кала, кая анда якыннан танышып чын студентларча иҗади кайнашу. Шулай да безгә көндезге бүлектән өченче курста гына кушылган, һәрвакыт уйчан, аз сүзле Шаһинурның шигырьләр язуын укытучыбыз Флера Сафиуллинадан ишетеп белгән идек. Ә шул елларда ук күңелендә йөрткән, җанына тынгы бирмәгән уй-гамьнәрен бераз соңрак—сугыш каһарманнарына багышланган матур-матур документаль әсәрләрен укый башлагач—аңладык. Безнең төркемгә кушылу алдыннан гына аның әтисе төзәлмәс сугыш яраларыннан мәңгелеккә китеп барган, шуңа күрә баш бала Шаһинур, ишле гаиләне туендыруда әнисенә булышу өчен, эшкә урнашырга һәм көндезге укудан аерылырга тиеш булган. Алай гына да түгел, сугышның бар мәхшәрен күреп белгән, үләмме-каламмы дип госпитальдән-госпитальгә күчерелгән арада авылына ике тапкыр батырларча һәлак булу хәбәре килгән, фронттан башы каты җәрәхәтләнеп, ике күзе дә сукыраеп кайткан Кызыл Йолдыз орденлы Әхмәтсафа улына яшьтән язгалый башлаган темасын ташламаска, үзе кебекләрнең, әнисе Гөлзәйнәп кебек тыл каһарманнарының фаҗигале язмышын һәм батырлыгын әсәрләре аша сөйләргә дә сөйләргә васыять итеп калдырган. Һәм Шаһинур Мостафин, меңләгән-меңләгән фронтташлары исеменнән әтисе кушып калдырган юлдан барып, ялгыз бер язучының кулыннан килүенә ышану да кыен булырлык, иҗат уңышы белән бөтен дусларын сөендерерлек эшләр башкарды. Болай да аз һәм бик хәләл эш хакы, чираттагы яллары исәбенә хәрби архивларда һәм сугыш булган урыннарда эзләнеп, 26 милләттәш һәм якташыбызның Александр Матросов (чынлыкта Шакиржан Мөхәммәтҗанов, аның ничек Матросовка әверелүен Ш. Мостафин тәфсилләп язды) батырлыгын кабатлавын ачыклау, төрле сәбәп аркасында хаксыз рәнҗетелгән фидакарьләребезнен пакь исемен кире кайтару, куп кенә сугыш һәм тыл каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерү һәм барчасы хакында сокланып та, гаҗәпләнеп тә укырлык әсәрләр язу—боларны гына әйтү, мөгаен, язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин башкарган зур һәм изге эшләр турында берни дә әйтмәүгә тиңдер. Бер Ходаебыз ярдәм итсә иде—алдына куйган максаты тагын да олырак бит әле. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында яңа гына басылып чыккан «Хәтер яктысы» исемле күпьеллык иҗат җимешен кулына алгач, уе белән әллә кайларда йөреп, беркавем тын торды ул. Күңеленнән бәлки «уйланылган җиде китапның беренчесе генә бит әле бу» дигән уй узгандыр. Ләкин Шаһинурның шушы җыентыгы гына да мәгълүмат байлыгы, эзтабар әдипнең төпле фикерләве һәм киң карашы, элгәрләребез гамәлләренә бетмәс-төкәнмәс ихтирамы белән хәйран калдыра. Узган дәһшәтле сугышка, андагы җиңүгә, исән һәм шәһит каһарманнарына, җиңү хакына дип һәммә авырлыкны кичә алган тыл эшчәннәренә мөнәсәбәт үтә чуарланган бу заманда милләттәшләребез фидакарьлеген хәтерләребез яктысында яктырту, шулар аша «хакыбыз уртак ватанда яхшы ук» днп бар җиһанга сөйләү аерата кирәк.

Бүтәннәр мәшәкатен бүлешкәндә генә түгел, шәхси авырлык кичергәндә дә тыйнак Шаһинур дустыбыз киң күңелле һәм сабыр булып кала белә. Мондый чакта әнисеиш (уж, шөкер, туган төбәгендә исән-сау яшәп ята) «гел безнеке генә әйбәт була алмас, сабыр итәргә кирәк» дигән сүзләрен исенә төшерә. Әле менә бишенче гиймифы укыган елларыннан бирле дус булып һәм аннары пар күгәрченнәрдәй гомер югчергәе, бергә-бергә балалар үстергән, оныклар баккан Дамирәсен һич көтмәгәндә җир куенына салдылар, мәрхүмәгә илле тугыз яшь туласы көндә кырыгын үткәрделәр. Авыр кайгылы чагында да дустыбыз үз-үзе булып калды. «Юл һәлакәтендә гаепле шоферга жәза бирмәүләрен сорадым, олы яшьтә инде, ялгышкан, Алла сакласын, фндый ялгыш һәркемдә кабатланырга мөмкин»—диде ул.Шаһинур Мостафиннын зур әдәби хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге, хаклы рәвештә, иҗат оешмаларының төрле бүләкләренә, халкыбыз ихтирамына лаек булды. Аны «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән тәбрикләү тантанасы күбебезнең исендә. Шул хактагы таныкламаны аңа, барлык каләмдәшләре алдында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе тапшырды. Бүләкләнүченең исеме ишетелүгә зал үтә көчле алкышларга күмелгәч, Минтимер Шәрип улы:

—Рәхмәт үзегезгә! Каләмдәшегез Шаһинур Мостафинны бик яратасыз икән,— диде.

Бу көннәрдә сагышлы алтмыш яшьлеген билгеләп үтүче эзтабар язучы, шагыйрь һәм публицист—Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе, Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты Шаһинур Мостафин дустыбыз үзе дә каләмдәшләрен, кешеләрне бик ярата бит ул. Шулай булмаса, бер шигырендә түбәндәгечә язар идемени:
Әле Җирдә күпме изге җаннар Рухи салкынлыктан өшиләр... Күңелемдә күпме Җылылык бар— Барысын Сезгә бирәм, Кешеләр!
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
"Казан утлары" № 2, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz