ДУЛКЫН БИЕКЛЕГЕ

	Монда давыл	Дулкын биеклеге белән үлчәнә.		Разил Вөлиев.
Разил Вәлиев тыштан салмак, сабыр күренә. Салкын кырыслык чалымнары да бар сыман йөзендә. Түрәлек иткән кешегә—ә ул күп еллардан бирле халык депутаты, хәзер Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,—шундый кыяфәт килешәдер дә бәлки. Хәер, ул читтән караганда гына шундый. Якыннан белүчеләргә билгеле—Разил Вәлиев уенчак күңелле, үткен телле, җор кеше. Аның теленнән төшкән канатлы сүзләрне, мәзәкләрне каләм әһелләреннән кем генә белми икән? Мондый чәчәнлек, импровизатор сәләте тагын мәрхүм Илдар абый Юзидә генә булса булгандыр.
...Без, университетка кереп тулай торакка урнашу белән, китап кибетеннән яшь шагыйрьләрнең берсеннән-берсе юка шигырь җыентыкларын җыеп кайттык. Кайберләре авылдан ук ияреп килгән иде. Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар» китабы да шулар арасында. Кич буе алмаш-тилмәш кычкырып шигырьләр укыйбыз. Чагыштырабыз, бәялибез. Кайсыбер китаплар кыздырылган бәрәңгеле таба астына куела.
Шундый уен да бар иде: берәү кычкырып шигырь укый, калганнар аның авторын әйтергә тиеш. Янәсе, үзенчәлеклеме, шагыйрьнең үз стиле бармы?
«Зәңгәр кабырчыклар»да төрле шигырьләр бар, бүгенге күзлектән караганда, әлбәттә, кайберләре өйрәнчектер дә... Әмма авторның холкы, үзгәлеге аларда да ачык сиземләнә иде.
Бүген минем нәрсәләрем юктыр— белмим...Өметем бар ләкин, түм-түгәрәк өметем— күгем.
Түм-түгәрәк күк—Тәңре! Һәр шагыйрь шуңа якынаерга омтылмыймыни?!
Шекспир әйткәнчә, һәр кеше актер булса, сәясәтче исә икеләтә актер. Ул һәрдаим битлек киеп йөрергә, вәзгыятькә карап аларны алмаштыра да белергә тиеш. Белмим, бәлки Разил Вәлиевнең дә түрә-кара алдында үз битлекләре бардыр, миңа алар кызык түгел. Кемнең кемлеген («Ху ис ху» хәзер модада, эте дә, бете дә «ху ис ху»!) белергә теләсәң, аның шигырьләрен укы, шагыйрь шигырендә алдаша алмый. Җаны чистаның сәтырларыннан нурлар чәчри, ә инде күңелендә кер булса... әйе, әйе...
Дөньяны, йә үзен үзгәртү турында Разил Вәлиевнең каләмдәшләренә мәгълүм бер шигыре бар. Әдәбият сөючеләр белән очрашуларда ул аны сөйләми калмый. Җәлил дигәндә «Җырларым» искә төшкән кебек, Разил Вәлиев дигәндә дә шул шигырь хәтердә яңара. Бу табигый да—һәр шагыйрьнең шундый мәсләки шигыре була... булырга тиеш...
Чәчәкләргә уз исемем бирәм, Мең тереләм көнгә, мең үләм. ...Үлем белән якалашканда да Акны кара диеп сөйләмәм.
Менә ул—шагыйрьнең холык-фигыле. Һәм ул гомере, эш-гамәлләре белән үзенең шигыренә тугъры калды, киләчәктә дә шуңа хыянәт итәргә язмасын. Чөнки, әдәбият тарихыннан белүебезчә, шигырь хыянәтне кичерми.
Яшьлегендә сайлаган мәсләген—ә бу, әлбәттә, Разил Вәлиев өчен милләт яшәеше, ил гаме, халык мәнфәгате,—җуймаса да, гомер юлларында шагыйрь үзгәрми калмый, әлбәттә. Ә менә дөньяны да—татар дөньясын!—бераз яхшы якка үзгәртү бәхете һәркемгә дә тәтеми.
Артка борылсаң—игелекле эшләр...
Шулай да Разил Вәлиевне һич тә аксакал буларак кабул итә алмыйм. Сакалын кырып йөргәнгә генә түгел... Мин бит аның чем кара чәчле, шундый ук сакал-мыеклы чакларын да хәтерлим. Әле кичә генә кебек...
Ә бүген яшел чирәмгә салмак кына кар катыш кызгылт сары яфраклар төшә. Йөзгә тоҗымнар орына.Шул арада утыз ел да үткән.
Ундүрт яшемдә мин беренче мәртәбә Казаңдагы гәҗит-журнал редакцияләренең ишеген кактым. Ул заманнарда матбугат йортына юлны бүлеп милиция утырмый иде әле.Ишекләр ябык, бикле.
Шундый ишекләргә төртелеп йөри торгач, «Ялкын» журналы редакциясе урнашкан тугызынчы катка менеп җиттем.
Ниһаять, анда бер ачык ишек күренде. Түрдәге өстәлдә калын кысалы күзлек кигән сакал-мыеклы бер абый, дөньясын онытып, язып утыра.
Бусагада озак кына күзәтеп торуымны ул сизмәде.
Күпмедер шулай басып торганнан соң, кыяр-кыймас кына тамак кырып куйдым. Оялчан идем әле ул вакытта... Максатым бик мөһим булса да—шигырьләремне бер шагыйрьдән укыттырып бәясен ишетү!—кешене эшеннән бүлеп йөрүнең килешмәгәнен аңлаганмын, күрәсең.
Күзлекле абый сискәнеп башын күтәрде.
Тавышымны көр чыгарырга тырыштым:
—Шигырьләр алып килгән идем...
—Бүген ял көне ич,—диде ул гаҗәпләнеп.—Эшкә килүемне кайдан белдең?
—Мин язучыларның ял көне юктыр, дип уйлаган идем.
Ул кычкырып көлде...
Разил Вәлиев белән шулай таныштык.
Әлбәттә, язучыларның ял көне юк. Әмма ул чакта Разил Вәлиев эш бүлмәсенә мәҗбүри килеп утыргандыр инде. Онытылып язар өчен өстәлең белән бергә-бер калу кирәк бит.
Кабинет—язучының эш урыны. Шул урынга үлгәнче тиенмәгән язучылар да бар.
Хәер, Разил Вәлиевне хәзер дә кайбер ял көннәрендә эшкә килә, диләр. Юкса, киң фатиры да, шәһәр читеңдә авыл өе дә, китаплар белән шыплап тутырылган кабинеты да бар. Ул—эш аты шул. Күрәсең, аңа язар өчен күнегелгән даирә, эш иясенең почмактан карап торуы кирәктер. Балачагымда өлгермәгән шигырьләр тотып кергән төсле, вакытлы-вакытсыз «эшем ияләре» генә борчып йөрмәсен.
Борчымыйлар сиңа! Аның эштәге кабинетында берничә тапкыр булганым бар. Берөзлексез телефон чылтырый, сәркәтип кыз кемнеңдер килгәнен хәбәр итә, әрсезрәкләр, ишекне ачып, башларын да тыгып карыйлар. Ул баш турында үзләре югары фикердә булгач, бүтәннәрнең дә аны зарыгып күрәсе килә, дип уйлыйлар, билгеле. Разил Вәлиевнең һәркемгә вакыты җитә, барысына да игътибарлы булырга тырыша. Башка чиновникларның хозурыңдагы шикелле рухны, җанны изеп торган албасты сизелми биредә.
Разил Вәлиев—уңай кеше.
Уңышлы әдип.
Уңган ир-ат.
Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлекле кешеләр сирәк очрый. Арабызда кадак та кага белмәүчеләр бар. Разил Вәлиевнең исә һәр эшкә кулы ятып тора, шуңа күрәдер дә ул бернинди авырлык алдында да югалып калмый. Университетка укырга кергәч, аңа тулай торактан урын бирмиләр. Шәһәрдә таянычы булмаган үсмер егет фатир эзли башлый. Шунда ул Казан елгасы тирәсендәге урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәше белән шуның җимерек сараен «арендага» алып, алар аны идән-түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәнгә хәтта әрҗә такталарын ышкылап «паркет» тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга! әверелә. Шагыйрьләр, шәкертләр сараена!Затлылыкка омтылу яшьтән үк хас булган Разил Вәлиевкә...
Күрәсең, бу сыйфат та нәселдән килә торгандыр.
Каты холыклы, үҗәт, аягында нык басып торучы кеше була аның бабасы да... Колхозлашу елларында картның бар малын тартып алалар. Ярый әле сөрмиләр, чөнки авылда тегермәннең рәтен белүче булмый. Ул үз тегермәнендә, ялланып, хезмәт хакы алып эшли башлый. Әмма колхозга керми. Гомерен ялгызак игенче, тегермәнче, тимерче, балта остасы булып үткәрә.
Бабасының язмышы әдәбиятта тирән гомумиләштерүләргә этәрә язучыны. «Мирас» романындагы Зыятдин картның прототибы нәкъ менә шул бабасы инде. «Ә бабай... бөтенләй башка. Нигә алай икән? Бер карасаң, аның уйлары да, максаты да зурдан түгел сыман... Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш, ди ул. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була.»
Шушы фәлсәфә Разил Вәлиевкә гомере дәвамында юлдаш.
Максатчанлык, үз сүзен бирмәү Разилгә бабасыннан күчкәндер. Алай дисәң, әтисе Исмәгыйль абзый да булдыклылыкка аңардан калышйаган. Ул икенче ярда —колхоз рәисе! 1956 елда уңыш алу буенча Татарстанда беренче урынны алган өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. «Әтисе, киресенчә, иң элек ил кайгысын кайгырта, бөтен илдә берьюлы тәртип урнаштырмакчы була».Аңлашыладыр, атаның да, бабаның да максаты, теләге бер, тик шуны гамәлгә ашырганда тактик аерымлыклар гына бар. Хикмәт тә нәкъ шунда шул! Ниндидер конкрет бер кешегә ярдәм итүгә караганда, абстракт халык өчен тырышуы җиңелрәк. Зөлфәт әйтмешли: «Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин, керфекләрең синең яшьле чакта».
Хәер, колхоз рәисе өчен халык абстракт була алмый. Әнә берсе ат сорап килә, икенчесенә печән кирәк... Бәйсезлеген югалткан игенче күндәм була. Безнең илдә күндәмлек—бәхет билгесе.
Әдәбиятка мәхәббәте Разил Вәлиевне Түбән Кама, Чаллы әдәбият берләшмәләренә китерә. Язу-сызуның үтә дә четерекле эш икәнен бик иртә аңлый ул. Җиденче сыйныфта укыганда микән, элек эчеп-тузып, хәзер тәкъва булып йөргән бер абзый турында район гәҗитендә мәкалә бастыра Разил. Икенче көнне үк әлеге абзыйның малайлары «яшь язучыны» тотып дөмбәслиләр.
Беренче каләм хакы—истә калырлык!
Дөньяга чыгу юлларының шома түгеллегенә ул шулай иртә төшенә. «Алдан ук кисәтеп куйганнары» өчен теге малайларга рәхмәт укыйсылары алда була әле. Һи, ул малайлар якты хатирә генә—ачыктан-ачык кыйнарга чыккан ич алар! Мыштым гына арттан килеп тешләүче әнчекләр куркыныч...
...1986 елда ул җиде ай Казан, Мәскәү хастаханәләрендә аунады.
Мәскәүдә вакытта мин дә, Марсель Галиевкә ияреп, аның хәлен белергә кергән идем. Сырхау шагыйрь чыра кебек кенә калган... «Тукай егерме җидедә үк үлгән әле»,—дип әллә үзен, әллә безне юатты ул.
Чыра түгел, чыраг!
Чирләрне дә, гайбәтләрне дә егып, Разил Вәлиев яңадан аякка басты. Үзеңнең дөя түгеллегеңне расларга тырышу да кешегә (бигрәк тә совет кешесенә) зур гайрәт бирә бит.
Димәк, өмет әле һаман түм-тугәрәк килеш. Тәңренең ымлавын күрдеме ул анда?
Илдә үзгәрешләр башланган чор... Рәсәй дәүләте кризиска тарган чорларда безнең татарга җилкәсен язарга бераз җай чыга гадәттә. Бу юлы да чабата бавына басып абынмаска иде бит. Нидер эшли торган вакыт. Андый чакта ничек үләсең?!
Яшьтән үк җәмәгать эшләренә чос Разил Вәлиев сәясәткә кереп чумды. Үзгәрешләр башлануга түрә-караның каушап калуы, яңа сәяси көчләрнең булмавы иҗтимагый мәйданда бушлык хасил иткән иде.
Өстәгеләрнең «ә» дигәненә «җә» дип, астагыларның башына тибеп яшәгән чиновниклар, капкачын бәреп пары атылган казан янында берара миңгерәеп, аптырап, каушап калдылар шикелле. Бераздан аңга килделәр килүен. Янә идарә дилбегәсен кулга алуга ук үзләренә хас өлгерлек белән үрчи башладылар. Гади кеше янә араталар артына куып кертелде.
Ә үзгәртеп кору елларында нинди өметләр уянган иде бит! Ниһаять, бездә дә демократия булачак, имеш... гадел мөнәсәбәтләр урнаштырабыз... фәлән-төгән... Мәскәүнең озын кулыннан котылып та булмасмы әле... Азатлык—тЯтлы сүз. Тик аңа ирешер өчен чиксез фидакярлек кирәклеген генә онытканбыз. Шулай да, тарихны белмәгәндәй, без дә бер канатланып алдык. 'Югыйсә, системасына карамастан, дәүләт үзе нинди дә булса диктатура коралы бит! Хәер, кысыр, әмма гүзәл омтылышлар белән яшәп алу үзе үк кешене соры яшәештән өскә күтәреп куя, пакьли төсле. Болганчык суда балыкны мулрак тотып калырга тырышучы кемсәләрнең янәшәдә мәш килүен дә искәрмисең... Хәят диңгезе дулкынланганда, күбек пәйда булуы да табигый.
Ул елларда каләм ияләренең дә шактые сәясәт белән ярәшеп алды. Милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары арасында язучылар аз түгел иде. Украина «Рух»ы-ның яртысын диярлек әдипләр тәшкил итте.
Мисал өчен Балтыйк буе язучыларын да искә төшерергә мөмкин. Гамсахурдиа, Ардзинба, Илчебәй, Тер-Петросян, Ландсбергис кебек гуманитарлар исә хәтта ил башына ук менә алдылар. Тик кайда алар хәзер?
Казаннан пар чыгып беткәч, бу романтикларга сәясәттә урын бетә. Яңа каһарманнар йә прагматикка әверелеп сәясәттә калырга, йә язу өстәле янына кире кайтырга мәҗбүр булдылар.
Татарстанда, әлбәттә, сәясәт белән азмы-күпме шөгыльләнергә тиеш кеше хакимияткә турыдан-туры каршы төшә алмый. Хәтта ул көндәш көч булмаса да, ярым мөстәкыйль фикерләре белән туйдыра башласа, төрле юллар белән аны киртәгә кертү җаен табалар.
Бүген Рәсәй янә торгынлык, авызлык заманында яши. Рәсәй парламентының җитәкчесе:
«Парламент—бәхәсләшү урыны түгел»,—дигәч, күпләр башын кашыды. Кремль кушканны гына кәгазьгә теркәүче орган булса, аның нигә кирәге бар? Кануннар гомер-гомергә төрле фикерләрнең чәкәләшүеннән пәйда булган ләбаса.
Сиксәненче еллар ахырындагы чагыштырмача гадел сайлауларда җиңеп чыккан депутатлар корпусын искә төшерегез. Милләтебезнең талантлы, сөрсемәгән уллары барлыгына шунда янә ышандык түгелме соң?
Гадел сайлауларда җиңүе җиңел түгел. Разил Вәлиев Казан шәһәренең Вахитов сайлау округында, альтернатив сайланып, халык депутаты булды. Урыс-улак тулы шәһәрнең үзәгеңдә авыл малае, татар язучысы җиңеп чыкты! (Соңрак та ул Түбән Кама, Зеленодольски кебек шәһәрләрдә партия исемлеге буенча түгел, ә бер мандатлы округларда сайланды.)
Шул сайлаулар алдыннан, 1988 елның октябрь урталарында, бер газета өчен аның белән әңгәмә корган идем. Җәмгыятьнең өске катламнарына ыргылган 41 яшьлек ир-атның, язучының ул вакытта сөйләгән сүзләре хәзер дә гыйбрәтле. Ул чакта Разил Вәлиев—бераздан аның тырышлыгы белән «Милли» исемен алачак!— Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсендә директор булып эшли иде.
«Тормышта һәрнәрсә дә бер-берсе белән бәйле. Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек—җәмгыятьтәге рухи ярлылыкның, әхлаксызлыкның нәтиҗәсе ул. Элек китапны һәр өйдә кадерләп саклыйлар иде, басма сүзгә ышаныч зур иде. Бүген миллионлаган томнар подвалларда череп ята, янгыннарда юкка чыга (Разил Вәлиев, депутат булгач, китапханәгә яңа биналар алырга иреште—Р. 3.). Ә без тыныч кына мәрмәр рестораннар төзибез, «җирнең тыйнак кешесе»н данлап зур сарайлар" торгызабыз (боларга хәзер казинолар, фитнес-үзәкләр, офислар, сәүдә нокталары, ипподромнар, бозлы сарайлар... дип тә өстисе килә—Р. 3.). «Барысы да—балаларга!» дибез, ә алар иң ярлы, иң бетәшкән курчак театрына йөриләр. (Ул урнашкан иске чиркәүне поплар үзләренә сорап интектергәнгәме, күптән түгел курчак театрына дигән яңа бинаның проектын расладылар бугай. Балаларга озак көтәсе калмады. Тик алар үсә-үсә бала булудан туктыйлар шул—Р. 3.). Без халыклар дуслыгын сакларга ант эчәбез, ә күпме халыкларның, үз телендә укырга мөмкинлеге юк, алар милли традицияләрен җуялар.
Экология турында сөйләсәк тә, минемчә, мәдәни экологиягә игътибар җитенкерәми. Аны санга сукмау кешеләрне әхлакый яктан үтерә. Шуңа күрә мин Казандагы һәм республикадагы барлык мәчетләрне, чиркәүләрне һәм башка гыйбадәтханәләрне, архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызырга кирәк, дип саныйм. Печән базары мәчетен реставрацияләү турындагы проект бүген өстәлемдә ята (Әлеге мәчетнең манарасы Р. Вәлиев тырышлыгы аркасында да калкып чьпсгы—Р. 3.). Шулай ук болгар-татар язма әдәбиятының чишмә башында торучы Кол Галинең һәйкәлен салуда көн тәртибендә тора. (Казанның мең еллыгын үткәргән көннәрдә һәйкәлне күрү бәхетенә ирештек—Р. 3.). Үз шәһәремнең патриоты буларак, мине Сөембикә манарасының язмышы да борчый. Казанның символы булган бу манара безнең гамьсезлегебезнең, маңкортлыгыбызның символына әверелә бара бугай (Хәзер реставрацияләнгән манара өстендә ай балкый—Р. 3.).»
Әлеге әңгәмәне искә төшерүем юкка түгел. Әлбәттә, әлеге гамәлләр Разил Вәлиевнең эшчәнлегенә күрә генә башкарылган, дип әйтүдән ерак торам. Әмма ул милләтпәрвәрләрне борчыган мәсьәләләрне ил күләмендә күтәрә белгән, шул юнәлештә көчен дә, вакытын да кызганмыйча казганган. Моны беркем дә инкяр итә алмас.
Депутат булып сайлануга ук биргән вәгъдәләрен оныткан кешеләр югыйсә бихисап бездә...
Милли мәнфәгатьләр Разил Вәлиев тормышының төп мәгънәсен тәшкил итә.
Кешедә милли рух ничек уяна?
«Түбән Камада мәктәптә укыганда шәһәрдәге урыс телле татар малайларының, безне—авылдан күчкән малайларны, «татарва» дип мыскыллап, кыйнарга килүләрен күргәч, үз милләтем өчен ачыну хисе уянды»,—ди шагыйрь. Күрәсең, милли язмыш турында гамьләнә башлау өчен ниндидер этәргеч кирәктер. Югыйсә, совет халыклары арасында сез бертигез, татар—бөек халык, дип колакка тәкърарлап торганга безнең иммун системасы бөтенләй сафтан чыга язгандыр да...
Тик барыбызныкы да түгел.
1968 елда, язучыларның чираттагы корылтаенда, Разил, иптәшләре белән, Г. Камал исемендәге Академия театрының балконыннан яшьләр өчен журнал чыгаруны таләп иткән листовкалар ташлый. Ул вакытларда бу «крамоланын» Казанда нинди шау-шу кузгатуын күз алдына китерүе кыен түгел.
1979 елда ул үз авылының мәчетенә манара куйдыра. Бу мәчетне салуда анын алда телгә алынган бабасы башлап йөргән була. Ә бәреп төшерелгән айны әнисе үземе, әллә энеләренә әйтепме, абзарларына алып кайтып, иске-москы астына күмеп куялар. Шунда ул ярты гасырга якын саклана. «Яшен тамыры» китабының каләм хакын алгач, Разил, Казаннан ике реставратор ияртеп, авылына кайтып төшә. Энесе Рәмзил лапас корырга дигән такталарын бирә. Шунысы кызыклы: авыл-район түрәләре әлеге гамәлне күрсәләр дә күрмәмешкә салышалар. Бу бит дәһрилек гөрләп чәчәк аткан еллар!
Әлбәттә, Казанга «жалу» язучылар була. Янәсе «мәчет төзүче коммунистның КПСС сафларында торырга хакы бармы?»
Ләкин Аллаһ юлындагы кешегә андый дошманнар куркыныч түгел.
Дошманыма карап юлга салам, Үзгәртәм мин тормыш агышын. Ул булмаса, кайдан белер идем: Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.
Иблис җанлы кешеләр таш атканда, яхшы кешене фәрештә канаты белән каплый, диләр. Ул биртелгән фәрештәнең исеме Шигырь түгел микән? Бураннарда адашканда Шигырьгә, Гаделлеккә булган ышаныч безне саклап калмыймыни, шул— Тимер Казык йолдызы булып күктә пәйда булмыймыни...
Шагыйрь гомере—шигырь юлларында. Яшьлегеңдә Разил Вәлиев кысаларны да җимереп ташлый, вәзен-кафияләрне санламыйча алга ыргыла. Ирекле! Тик өлкәнәя төшкәч кенә шигырь кысалары эчендәге ирекнең тәмен-ләззәтен тулысынча тоеп буладыр, мөгаен. Хикмәт чәчелми, йөрәк кадәр генә булып күкрәк куышлыгына укмаша.
Разил Вәлиевнең шигырьләрендә көчле холыклы кешенең кулы сизелә. Җылы шигырьләр. Көчле холыклы кешеләр генә шәфкатьле була ала. Үз-үзен яклый алмаган бәндәдән бүтәннәргә нинди шәфкать көтәсең... Ләкин шигырьләрдәге өмет-ышаныч, теләкләр сагыш төсенә өртелгән. Шагыйрь заманга да, хәтта табигатькә дә ярашып яши алмый. Шигырьләр шул үзгәлектән туа да инде...
Кабул булмый нигә бар теләгем?— Бу дөньяда мин дә кеше бит. Янып яшим дөнья суык чакта, Дөнья җылы чакта—күшегеп.
Кабул булмаган теләкләрнең, тормышка ашмаган өметләрнең көленнән ярала шигърият...
Разил Вәлиев беренче әсәрләре белән үк әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Мәйданда киң колачлы, тирән акыллы, йөрәгеңдә хисләр давылы уйнаган язучының пәйда булуына беркем дә шикләнми. «Акыллы хис» шигырьгә генә сыя алмый, Мәскәүдә укыганда ук ул «Эт кояшы» дигән бәян яза. Шунысын да әйтергә кирәк, үз заманы өчен шактый кызыклы алымнар белән язылган әлеге әсәр мөхәррирләр арасында шактый бәхәсләр уята һәм нәшер ителгәндә кыскартыла. Беренче карашка анда бер мәхәббәт тарихы гына тасвирлана кебек, әмма тел астында бөтенләй бүтән сүз, бүтән мәүзуг. Системаның самими, үзенчәлекле кешене читкә тибәрүе... Барыбыз да «айт-два»га бер колоннада коммунизм тарафына барырга тиеш заманда... Ә яшь автор һәркемнең үз дөньясы барлыгын, үз йөрәге кушканча яшәргә хакы булуын искәртә.
«Яшисе килә», «Иске сәгать дөрес йөри», «Мирас» бәяннары. Бер-бер артлы шигырь китаплары чыга. Аның сүзләренә дистәләрчә көй языла. Бездә шулкадәр җыр текстлары язган шагыйрьләр берничә генә.
Пьесалары сәхнәгә менә? Тәрҗемәләр... «Ялкын» журналында саннан-санга Разил абыйлары тәрҗемә иткән төрле халык әкиятләрен укып балалар һәмишә сөенә. Әсәрләрнең барысы да бер кимәлдә түгел, билгеле, әмма: «Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең шигырьләрен тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда, мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман»,— дип яза шагыйрьнең дусты Илһам Шакиров.
Республика китапханәсенә директор булырга ризалашуын ул болай аңлатты:
—Язучылар мохитеннән арынып, укучылар даирәсенә якынаерга уйладым.
Гасырлар дәвамында басылган миллионнан артык китапның идәннән түшәмгә кадәр эскертләп өелгән килеш ятуын, республикабызда бердәнбер нөсхәдә генә булган иң кадерле тупланмаларның кадерсезлеген күргәч исә... Китапханә директоры асылда хуҗалык эшләрен башкаручы кеше икән ич! Анда бәрелә, монда сугыла яңа хуҗа. Тик түрәләрнең берсендә дә китап кайгысы юк икән...
Депутат булырга омтылуның төбендә иң беренче нәүбәттә, китапханәләрнең дәрәҗәсен күтәрү сәбәбе дә яткандыр, мөгаен.
Күп еллар депутат, өстәвенә комитет рәисе дә булу дәверендә хөкүмәт кимәлендә китапханәгә мөнәсәбәтне үзгәртте бугай ул. Аның бихисап чыгышларыннан соң аю да, тыңлап торса, укырга өйрәнергә тиеш иде. Әмма... әнә соңгы вакытта авыл китапханәләрен ябу турында сүз кузгалды.
—Соңгы елларда мәдәният өчен нинди дә булса эш башкару тагын кыенлашты,— ди ул.—Күреп торасындыр, депутатлар да туксанынчы елларга караганда бөтенләй бүтән бит хәзер. Югыйсә яртысы диярлек шул ук кешеләр. Ул чакта милләт өчен янып йөрүчеләр дә хәзер битарафка әйләнде.
Пар чыгып беттеме? Әллә Мәскәүлең күз карашындагы дәһшәтле чаткылар үзгәрттеме безне? Тукай әйтмешли, күпләребез «яфрак астында»...
Разил Вәлиев түрәләр өчен җайлы кеше түгел. Агарга үз мәнфәгате өчен генә яшәүче депутатлар уңайрак. Ә Разил Вәлиев исә мәдәниятебез ихтыяҗы хакына теләсә кемнең ишеген кага, үзе инанган мәсьәләне югары җыеннарда ярсып яклый. Кайберәүләргә ул җил тегермәне белән көрәшүче Дон Кихотны да хәтерләтәдер. Хәер, Туфан Миңнуллин белән икесен күргәч, кайсы Дон Кихот, кайсы Санчо Панса икәнен тиз генә аныклап та булмый...
Ләкин өстә аның дәрәҗәсе бар. Кайберәүләр, әйтергә җөрьәт итмичә күңелләрендә йөрткән фикерләрнең Р. Вәлиев авызыннан мөнбәрләрдә яңгыравын ишетеп, эчтән куаналар да бугай...
Язучыларның да түрәлектәге каләмдәшләренә карата мөнәсәбәтен гел уңай, дип булмый.
Мәрхүм Нурихан Фәттах бер әңгәмә вакытында гадәттәгечә кискен итеп болай дигән иде: «Язучы өчен иң зур бәхет, иң зур мәртәбә—язучы булу. Әгәр дә мәгәр язучы дигән кеше, үзенең язучылыгыннан гына канәгать булмыйча, ниндидер җитәкчелеккә омтыла икән, димәк, ул безнең арага ялгыш кына килеп кергән. Җитәкче буласың килә икән, бул син, әйдә. Татар түрәләре арасында да татарча укый-яза белүчеләр булырга тиештер ләбаса!»
Әмма Разил Вәлиев без күзаллаган рәвештәге түрәме соң? Уйлап баксаң, ул әдәбият-сәнгать ихтыяҗларын түрәләргә җиткерергә алынган илчебез түгелме? Һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешер өчен аңардан чырышлык, дипломат таланты таләп ителә. Хәер, кайбер туң йөрәкле түрәләргә әлеге сыйфатларның да тәэсире булмавын еш кына күреп торабыз.
Бу җәһәттән биредә яраткан язучым Виктор Астафьев сүзләрен дә искә аласым килә: «Язучыны мин җәмгыятьтәге вазифасы өчен түгел, ә бары тик талантына карап кына бәяләдем һәм бәялим,—дип язган иде-ул.—Әмма еллар үтү белән шундый фикергә килдем: әгәр дә кешедә җитәкче һәм язучы таланты аерылгысыз, ул һәркайсында бербөтен икән, бу әдәбият өчен зыянга түгел, ә файдага гына».
Хәер, түрә язучыларга тискәре карашта торган Нурихан Фәттахның да тәгаен Разил Вәлиевкә карата мөнәсәбәте үзгә иде: «Минемчә, Разил Вәлиев татарның бүгенге иң күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхесләренең берсе. Һәркем белә, Разил Вәлиев язучы гына түгел, сәяси эшлекле дә, ул армый-талмый татарның бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. Моның өчен без аңа һәрвакыт рәхмәт әйтергә тиешбез».
Бер көнбатыш кешесе, Иранда министрларның ил язмышын хәл иткәндә үзара шигырь сөйләп гәпләшүләрен күргәч, чиксез гаҗәпләнә. Шәрекъ үзгә... хисләре гарипләнгән Гареп түгел.
Ил тоткан иләмән шагыйрьләр Шәрекътә бихисап. Олуг вәзир вазифасын башкарган бөек түрк шагыйре Галишир Нәваине генә искә төшерү дә җитә. Ул үз дәүләтендә мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра, мохтаҗлар өчен хәйрия вакыфлары оештыра. Үз вакытында аны Шаһ-и гарибан дип атаганнар, ягъни гарипләр, моңлылар шаһы...
Хәер, Рәсәйдә дә, Көнбатышта да алдыйлар булмаган түгел. Рәсәйнең беренче юстиция министры булган, шактый вакыт губернатор вазифаларын башкарган Державинның шагыйрьлеген кем генә шик астына алыр икән? Веймар кенәзлегенең чәчәк аткан дәвере дә баш министр Гете исеме белән бәйле. Бүген аларның иҗтимагый вазифаларын кем хәтерли? Кешелек тарихына алар олуг шагыйрьләр булып теркәлгән.
Шагыйрьлекне бер бизмән белән үлчәп булмый.
Тик һәрберсенең йөрәгендә иярләнгән ат ята.
Яшьлегендә Разил Вәлиев Франсуа Вийон, Гарсия Лорка, Александр Чак, Уолт Уитмен иҗатлары белән мавыккан кеше. Ул күбебез кебек көнбатыш шигъриятенең тәэсирендә үскән.
Дәүләт советындагы бер җыенда татар халкының дәүләтчелеге турындагы чыгышын ул шигырь белән сөйләде.
Әлбәттә, хакимияттә аның ят каннан яратылганын беләләр.
Шагыйрь күңелендәге иярләнгән атның, борын канатларын дерелдәтеп, каядыр билгесезлеккә ыргыласы киләдер.
Җанын кая куярга белмәгәндә ул юлга чыгып китә. Авылына кайта, урмандагы йортына юнәлә. Ялгызын калдырыгыз! Канда Вийонның зимагурлыгы, Лорканын чегән аһәңнәре уянган вакыт.
Күпме илләр күрелгән, тик туган җирдә генә өмет кебек һаман тум-түгәрәк калган күк йөзеннән сирпелүче карлар керфекләргә үз итеп куна... эреп язга күчәсе моңга әверелә.
Ил-көн турындагы уйлар, сәяхәтләр хатирәсе ак кәгазьгә күчә. Шул шатлыкны, шул сагышны, гамьне тиздән без дә шагыйрь кебек үк кичерербез.
Давыл яшеренгән дулкыннар шавын йөрәгебез ишетер.

Ркаил Зәйдулла
Казан утлары" № 1, 2007.
Бесплатный хостинг uCoz