МИЛЛӘТ САГЫНДА

Г. Исхакыйның гаять күпкырлы эшчәнлеге үз чорындагы милли яшәешнең төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәтүче була. Боларның барысы уртак бер максатка—милләтне инкыйраздан саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә.

Аның әлеге эшчә-нлегенең үзара тыгыз бәйләнгән һәр тармагы бик мөһим булса да, без Исхакый исемен телгә алганда, аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул— гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, новатор каләм иясе. Монысын анардан тарихи мәҗбүрият тә таләп итә. Эш шунда: үзе яшәгән борылыш заманының татарнымилләт буларак саклап калуны бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә куюын аеруча тирәнтен аңлап, ул бу милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне хәл итүдә әдәбиятка аеруча зур өметләр баглый. Ә бу өметне аклау өчен башта әдәбиятның үзен яңа заман рухында һәм милләтнең ышанычлы таянычы булырлык итеп яңартырга кирәк иде. Шул ук вакытта Исхакый, алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый. Чөнки үсешкә ирешкән француз, инглиз, рус кебек халыкларда аларнын шулай ук киң танылган әдәбиятлары милләтне әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч булып тора. Г. Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда, Петербургтагы "Нур" газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: "Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күре-неләчәктер",—дип белдерә. Татар әдәбиятына да башкалардагы кебек халыкның рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп, Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана гына түгел, бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була. Исхакыйның туып килүче яңа заман татар әдәбиятының идеологына әверелүенең һәм иҗатының новатор төс алуының нигезендә әдәбиятның милли мөстәкыйль сүз сәнгате булуы өчен көрәшү ята иде. Ә мондый мөстәкыйльлек ахыр чиктә татарны милләт буларак саклап калу өчен кирәк иде. Биредә Исхакый болай фикер йөртә: "Моңгача кадәр һәр халык, дустлык, дошманлык мөнәсәбәтендә үзенең киемен киенеп, гадәти диненә бөркәнеп кенә мәйданга чыкканга,... һәр халыкның мәгънәви-яте, эчке тормышы үзеннән-үзе бер юл берлән акканга, әлбәттә, "үзлекне саклау" авыр булмаган."

Хәзер исә башка халыкларның, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, "аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда", сәясәт һәм икътисад өлкәләреңдә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге "үзлеген" ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый ана җаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең яңадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яңа буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли җәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала. Саналган факторларның һәркайсы үз урынында мөһим булуын искәртү белән бергә, Исхакый татарның "үзлеген", ягъни милли асылын саклауда әдәбиятка һәм аның белән бәйле театрга, музыкага аерым бер урын бирә. Чөнки алар турыдан-туры милли рух белән сугарылганнар, "без бер халык, без бер милләт!"—дигән фикерне үзләренә идеал итеп алганнар. Шушы идеал татар әдәбиятына үз юлын булдырырга ярдәм итә.Татар дөньясының һәм мәдәниятенең европача глобальләштерүгә каршы тора алуында тагын бер мөһим чара итеп Исхакый Европаның төрле өлкәләрдәге казанышларыннан файдалануны саный. Европалашуны "француз хәятының беркатлы әдәбин, тышкы мәдәниятен" генә турыдан-туры күчерү белән шөгыльләнгән төрекләрдән аермалы буларак, Исхакый: "Без исә, Аурупаның фикерен, фәлсәфәсен, эшчеләр хәятын өйрәнеп, бүлешеп, аларга татар рухы биреп, тәгъбир ясасак, аларга татар киеме кидереп, татар исе сеңдереп шулай кабул итәргә телимез". Ачыграк әйткәндә, әдәбият ярдәмендә татар хәятын заман таләп иткәнчә европалаштыруны Исхакый "татарларны татар булып калган хәлдә аурупалаштыру, ягъни татарларны тумыштан килгән милләтлекләрен саклаган хәлдә Аурупа мәдәнияте эченә кертүдер" дип аңлый.

Татар әдәбиятының милли мөстәкыйльлеген саклау һәм үстерү, икенче яктан, аның милләткә тагын да нәтиҗәлерәк хезмәт итүе өчен кирәк. Әдәбиятның милли максатчан төс алуы "халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык" күрсәтергә, "язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында" язарга булышачак.

Татар әдәбиятының милли мөстәкыйль булуының ни өчен кирәклеген һәм моңа ирешү юлларын шул рәвешле билгеләп, Исхакый үз иҗатын тулысыңча әлеге идея-эстетик фаразларны гамәлгә ашыруга багышлый. Аны аеруча милләтне инкыйраздан саклау һәм үстерү буенча әдәбият алдында торган бурычлар кызыксындыра. Мондый бурычларны XIX йөзнең соңгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр дә алга куя һәм хәл итә башлаганнар иде. Яңа гасыр башы шартларында Исхакый аларның эшен тагын да конкретлаштыра төшеп һәм реаль тормышка ныграк нигезләнеп дәвам итә. Шул рәвешле ул милли әдәбият һәм милли әдип нинди булырга тиешлегенә ныклы ачыклык кертә.

Яңа заман татар әдәбиятының ул замандагы аеруча әһәмиятле яки борчу уята торган дип исәпләнгән милли мәсьәләләрне яктыртырга тиешлегенә басым ясап, Исхакый үз иҗат эшчәнлеген әнә шул юнәлештә җәелдерә. Бу яктан ул башкаларга үрнәк тә күрсәтә. Мәгълүм ки, Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын киң милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне—милләтнең киләчәген, ягъни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре "Тәгаллемдә сәгадәт..."тә һәм аннары "Бай утлы" повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтлрнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын җиңеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп белемле кеше булуының сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнең Хәлимгә әлеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын аң-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата. Яшь герой мәдрәсәне тәмамлагач шулай эш итә дә.

"Бай углы"ндагы Фатыйх байның бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наданлыкның ачы фаҗигасен кичерә. Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.

Беренче әсәрләрендә аң-белемле булу яки булмауның шундый нәтиҗәләрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә, Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең торышы белән дә якыннан кызыксына. Ул әлеге мәсьәләне танылган ике әсәрендә—"Тормышмы бу?" һәм "Мулла бабай" романнарында конкретрак итеп чагылдыра. Һәр ике очракта да әдип мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын шактый тәфсилле сурәтләп, уртак бер нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗәне "Тормышмы бу?" романының мәдрәсәне тәмамлаган үзәк героеннан болай дип әйттерә: "Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм... Шуның өстенә, тарихтан аз гына, җәгърафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игътикад хакында, аз гына тәфсир хәдис хакында, аз гына мантыйк вә хикмәт хакында—кыскасы гына һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар. Боларның һәммәсене өстән кенә белсәм дә, берсене дә чынлап белмим." Башта зур романтик хыяллар белән яшәгән шәкерт, әлбәттә, мондый белемнән һич тә канәгать түгел. Чөнки моннан соң аңа әлеге хыялларыннан баш тартып, әтисенең генә теләген канәгатьләндерергә, ягъни авылга кайтып мулла булырга гына кала. Әсәр битләреннән ул олыгайгач үз тормышыннан үзе канәгать булмаган хәлдә чыгып китә. "Мулла бабай" романы герое Хәлим исә шул ярты-йорты белгәненнән канәгать. Чөнки аны күбрәк икенче нәрсә кызыксындыра: "Шул мәгълүмат, шул рухани азык белән бер авылны, бер мәхәлләне агартырга хәзерләнә, берничә мең кешегә үрнәкче, җитәкче булырга уйлый иде. Шул халыкны үзе кебек үк итә алмаса да, үзе кебирәк уйларга өйрәтергә, үзе кебирәк күздән дөньяга вә ахирәткә карарга өйрәтергә хәзерләнә вә шул өйрәнүдә чынында әллә никадәр файда, әллә нинди зур эш дип игътикад итә иде."

Гомумән алганда, бу ике әсәрдә дә революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә шәкертләргә ярты-йорты белем бирелү алардагы уку-укыту системасының баланың реаль мөмкинлекләрен искә алмавы белән бәйләп аңлатыла. Әйтергә кирәк, мондый система әле безнең заманга кадәр яшәвен дәвам итә. Хәзерге мәктәпләрдә дә укыту баланын мөмкинлекләренә индивидуаль карашны күздә тотмый, ул укучыларның бөтенесе дә энциклопедик сәләткә ия дигән фаразга корылган кебек. Дөрес, соңгы вакытларда әлеге системаның әнә шул зур кимчелеген, ниһаять, танып һәм Көнбатыш мәгарифе тәҗрибәсенә нигезләнеп, баланың шәхси сәләтен искә алуга корылган профильле укытуга күчү башланды.

Үзенең публицистикасында, аерым алганда, "Мөгаллим вә мөгаллимәләремезнең бу көнге вазифалары нәрсә?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1914), татар мәгарифе алдына бик зур бурычлар кую белән бергә, Исхакый үз әсәрләрендә бу системада эшләүчеләр, ягъни мөгаллим һәм мөгаллимәләр белән дә якыннан кызыксына һәм әлеге мәсьәләгә "Мөгаллим" һәм "Мөгаллимә" дигән пьесаларын багышлый. Әсәрләренә шундый гомуми төстәге исемнәр биреп, әдип аларның үзәк герой образларында шул вакыттагы мөгаллимнәр кавеменең ниндидер гомум сыйфатларын чагылдырырга теләгән, күрәсең. Әмма мәсьәләне ничектер, полемиграк рухта яктыртулары аркасындадыр ахры, әлеге пьесалар, бигрәк тә сәхнәгә куелып киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәч, матбугатта шактый бәхәсләр тудырды. Әсәрләрдә күбрәк үзәк геройларның шәхси тормышы белән иҗтимагый вазифалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга дикъкать ителә һәм ул мөнәсәбәтләрнең төрлечә булуы күрсәтелә. "Мөгаллим" драмасында мөгаллим Салих башта үзенен яшәү мәгънәсен һәм максатын халыкка мәгърифәт ярдәмендә хезмәт итүдә күрә һәм шундый ният белән авылда балаларны җәдитчә укыта башлый. Әмма бераздан ире идеалларыннан бик ерак торган хатыны йогынтысына бирелеп, Салих үткәндәге уй-хыялларын оныта һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән генә яшәүче гадәти обывательгә әверелә, ягъни һәм иҗтимагый, һәм рухи яктан "үлә". Әсәр ахырында аны бу аянычлы хәлдән шәһәрдән килгән иптәше Фазыл коткара. Ул Салихны уятып җибәрә һәм ана хәзерге хәленә аек күз белән карарга булыша. Болай яшәвенең мәгънәсезлеген аңлап һәм тормышта кабат иҗтимагый мәгънәле юлга басырга теләп, ахры, Салих семьясын ташлап авылдан китеп бара. Кыскасы, пьесада мөгаллим кеше шәхси тормыш белән генә канәгатьләнмәскә, бәлки барыннан да элек иҗтимагый мәгънәле тормыш белән яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә.

"Мөгаллимә"дә исә әлеге пьесадагыга капма-каршырак ситуация сурәтләнә. Аның героинясы Фатыйма Казанда укып мөгаллимә булгач, ерак Себердәге кечкенә бер шәһәргә барып андагы милләттәшләренә аң-белем бирү белән шөгыльләнә, ягъни милләткә файда китерә. Әмма үзен тулы бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки аның шәхси тормышы барып чыкмаган. Эш шунда: Казанда яшәгәндә ул бер егеткә гашыйк була, әмма тегесе аның мәхәббәтенә җавап бирми. Шушы җавапсыз мәхәббәтеннән качарга теләп тә кыз Себергә китеп бара. Ләкин кыз анда икенче бер мәхәббәт газабына дучар була. Биредә аңа шул ук мәктәптә укыткан Габдулла үлеп гашыйк була, аңа Аллага табынгандай табына башлый. Кыз исә бик акыллы бу егетнең илаһи мәхәббәтен кабул итә алмый, чөнки ул һаман Казан егетенә булган мәхәббәт утында яна. Габдулланың җавапсыз мәхәббәттән газаплануын күтәрә алмыйча ул әсәр ахырында бу шәһәрдән дә китергә җыена.

Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милләтнең ныклыгы һәм яшәүчәнлеге гаиләдән башлана дип инанган, Исхакый татар мәгыйшәтендә милли мәнфәгатьләргә хезмәт итми генә түгел, бәлки зыян китерә торган гаиләләр белән еш очраша һәм иҗатында да шуларга игътибарын юнәлтә. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый. Үзенең бу борчуын ул "Өч хатын белән тормыш" пьесасында һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байның антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.

Катнаш гаилә мәсьәләсе исә "Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда яктыртыла. Безнең заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагаңдалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнең үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.

"Ул әле өйләнмәгән иде"дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруының сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тиңне тапмый. Моның төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарның күп кенә аң-белемле егетләре башка халыкларның аң-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.

Мәгърифәтчеләр заманыннан алып кин җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый иҗатының да иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенең публицистикасында ул, мәсәлән, татар дөньясында милли яңарыш заманының иң зур казанышларыннан берсе дип шуны саный: хатын-кызларның "үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды". Шуннан алар аң-белемгә омтылалар һәм, гомумән, милли-иҗгимагый яшәештә активрак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый. Әдип мәгариф өлкәсендә дә хатын-кызның өстенлекле бер сыйфатын ачыклый. Исхакый фикереңчә, "табигать аның күңеленә бала сөюне, бала тәрбия кылуны туганда ук сибеп тудырганга, мөгаллимәнең тәрбия ягы шөбһәсез мөгаллимнән әллә ничә мәртәбә артык булачактыр".

Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум уңай күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләрендә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. "Кәләпүшче кыз" повестенда ул әле шактый дәрәҗәдә реалист. Чөнки Камәрнең ничек фахишә булып китүе дә, моның ачы нәтиҗәсе дә сурәтләнә. Ләкин, Й. Акчура әйткәнчә, милләтнең "иң агулы бер чобанын" ачарга алынып, Исхакый бу хакта тыныч кына яза алмаган, бәлки, Г. Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, "һәр мөселман егларлык рәвештә ялкынлы хис белән, сентименталь рәвештә янып, көеп тасвир иткән".

"Теләнче кызы" романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән романтизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героиняның ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә автор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә аның Габдулла байдан алдану һәм гаилә дә корып җибәрүләреннән соң Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя. Биредә инде әдип үзенең хатын-кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт ижти-магый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл геройның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, "тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны"на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның "кояшка таба" юл алуы дип бәяләнә. Әлбәттә, тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгып, ягъни романтик планда сурәтләнә.

Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни гомуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без "Зөләйха" трагедиясендә очрашабыз. Аның героинясы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән, иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.

Россиядә татарларның авыр язмышын, еш кына бик зур гаделсезлекләргә һәм югалтуларга дучар ителүен шулай сурәтләве аркасында, патша цензурасы пьесаны сәхнәләштерүне катгый тыя. Аңа бары 1917 елгы Февраль революциясеннән сон гына сәхнәгә юл ачыла. Әсәр беренче тапкыр "Сәйяр" труппасы тарафыннан 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә уйнала һәм җәмәгатьчелекнең кин игътибарын җәлеп итә, матбугат битләрендә аңа багышланган күп кенә мәкаләләр була. Бу вакытта Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче съездын әзерләү эшләренә чумган Г. Исхакый күптән көткән спектакльне күрер өчен махсус рәвештә Казанга килә. Спектакльне караганнан соң "Новый клуб" залында Г. Исхакый хөрмәтенә зур банкет үткәрелә. Ул мәҗлестә унбиштән артык татар оешмасыннан 160 тан күбрәк вәкил катнаша. Үзенә бер милли киңәшмә төсен алган бу чара Г. Исхакыйның программ характердагы тарихи чыгышы белән дә игътибарга лаек. Аерым алганда, ул чыгыш көрәшче әдипнең иҗтимагый-сәяси карашларындагы эволюцияне күзаллау ягыннан кызыклы. Мисал өчен, беренче рус революциясе чорындагы сыйнфыйлык позициясеннән үзенең хәзер милли бөтенлек байрагы астына күчүен әдип болай аңлата: "...1905 нче ел революциясе вакытында без җимерү хезмәтен итәргә тиеш идек: яңа тормышны төзер өчен безгә ул вакытта җимерергә, җимерергә, тагы бер кат җимерергә тиеш вә моның өчен хөкүмәт белән дә көрәшергә, аңар терәк булып торган сыйныфлар белән дә көрәшергә тиеш идек ки, моның өчен иң мөнасиб байрак сыйнфый көрәш байрагы иде, менә шул байракны күтәреп без хәрәкәт итә идек... Әмма хәзер, хәзер исә җимерелергә тиеш нәрсә җимерелде, аның урынына хәзер бер хәрабәнең чүпләре генә калды. Безнең милләтемезнең хәзерге вазифасы, инде шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһиятемезне (иркен тормышыбызны) торгызудыр. Иҗади эш, мәдәни эш һичбер вакытта бер сыйныфның көче белән генә эшләнә алмый, аны бөтен сыйныфлар эшләргә тиеш, аңар бөтен сыйныфларның көчләрен бергә кушып тотынганда гына бик таманга гына киләчәк. Менә шуңар күрә дә без бу көндә милләтемезнең бөтен сыйныфларын: зыялыларын, демократиясен, руханиларын, байларын, укытучыларын, хатын-кызларын—һәммәсен-һәммәсен шул иҗади эш юлыңда берләшергә чакырамыз, берләшкән көч белән шул иҗади эшкә керешергә дәгъвәт итәмез"...

Татарларны берләшеп, үз дөньяларын яңартырга чакыру белән бергә, Исхакый зыялыларыбызны тугандаш халыкларга, бигрәк тә Төркестанга мәдәни ярдәм күрсәтергә дә өнди. Әдипнең бу чыгышы залдагыларга ничек тәэсир иткәнен Ф. Әмирхан тыңлаучылардан берсенең сүзләре белән болай тасвирлый:

"Тургеневның Пушкин һәйкәлен ачкан вакытта сөйләгән нотыгы вакытында рус зыялылары тарафыннан ничек каршы алынган булса, бу нотыкны да без шулай каршы алырга тиешләрмез".

1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә әлеге съездны, шул ук елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфада Милләт мәҗлесе үткәрүдә актив катнашканнан соң большевикларның бөтен татар милли оешмаларын туздырулары нәтиҗәсендә Г. Исхакый мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була... Һәм анда әдип иҗатының татар әдәбияты өчен үзгә әһәмияткә ия булган яңа этабы башлана. Эш шунда: 1917 елдан соң илдә урнаштырылган совет системасы һәм аның идеологиясе «Октябрь революциясе һәм социализм патша заманында хәл ителмәгән милли мәсьәләне, ниһаять, тулысынча хәл итте, ягъни элекке изелгән һәм хокуксыз халыклар иреккә чыктылар, тулы хокуклыга әверелделәр» дигән фикерне алга сөрделәр. Нәтиҗәдә, милли мәсьәлә нигездә җәмгыятьнең көн тәртибеннән алып ташланды. Дөрестән дә, совет чорында рус булмаган халыкларны иҗтимагый-мәдәни яктан үстерү буенча байтак эш башкарылды. Әмма бу эшләр совет идеологиясенә буйсындырылган иделәр. Халыклар советча глобальләштерү сәясәте кысаларында яшәделәр. Бу сәясәтнең максаты исә халыкларны төрле яктан ассимиляцияләп, алар урынына бербөтен совет халкын булдырудан гыйбарәт иде. Сиксәненче елларда, ягъни нык үскән социализм чорында: бездә кешеләрнең яңа тарихи берлеге—совет халкы—формалашты дип рәсми рәвештә игълан ителде. Әлбәттә, мондый шартларда аерым милләтләрнең чынлыкта хәл ителмәгән мәсьәләләре, социализм заманы тудырган яңа борчулы проблемалары турында сүз алып бару мөмкин түгел иде. Чөнки әдәбият-сәнгать бары халыкларның совет чорындагы яна бәхетле яшәеше һәм язмышы хакында гына сөйләргә тиеш булды.

СССРда менә шундый кампания алып барылганда мөһаҗирлектәге Исхакый татар совет әдәбиятында мөмкин булмаганны эшли, ягъни татарны милләт буларак саклап калуга караган мәсьәләләрне яки большевикларның аерым милләтләргә, бу очракта татарларга карата кылган гаделсез гамәлләрен яктыртуны дәвам итә. Мисал өчен, "Җан Баевич" комедиясендә ул татар сәүдәгәре Шакирҗанның заманча "образованный" булам дип аферистка булып чыккан "графиня" белән гаилә корырга маташуын, акыл җитмәс мәгънәсез бер гамәл дип, сатирик планда сурәтли.

Милләтне кайгыртуын дәвам итеп, Исхакый мөһаҗирлектә дә әлеге күпкырлы мәсьәләнең XX йөз башында киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдипләрне дә, уйландырган, борчыган тагын бер ягына кабат әйләнеп кайта. Сүз тарихи миссиясе буенча татарның интеллектуаль җегәре һәм иҗтимагый-рухи юлбашчысы булырга тиешле морзалар катлавының аянычлы язмышы турында бара. Революциягә кадәр публицистикада да, матур әдәбиятта да шактый киң чагылыш тапкан бу мәсьәләне Исхакый үзенең "Көз" повестенда яктырта. Үткәндәге әсәрләрдә, мисал өчен Ф. Әмирханның "Бер хәрабәдә" хикәясендә (1912), Г. Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" романында (1912) яки С. Җәләлның "Дим буенда" повестенда (1914) морзалар, ничектер, үзеннән-үзе бетүгә дучар ителгән кавем дип каралса, Исхакый бу инкыйразның конкрет тарихи сәбәпләрен ача. Боларның барысын автор беренче чиратта морза кызы Гөлсем образында чагылдыра. Героиняның бәхетсез язмышын аның гаиләдә алган тәрбиясе белән бәйләп аңлата. Эш шунда: балачактан ук ул рус дөньясында яши һәм русча тәрбия ала. Үз милли дөньясыннан аерган әлеге яшәеш героиня өчен ерьш чыкмаслык сазлыкка әверелә. Моның өстенә, шулай ук морзалар нәселеннән булган эшлексез һәм эчкече бер офицерга кияүгә чыгу героиняны бөтенләй бетереп ташлый һәм ул утыз яшендә "җимерелгән, кипкән карчыкка" әверелеп кала. Хәзер аны күбрәк балалары язмышы борчый. Алар алкоголик балаларыннан һәм тумыштан ук үз милләтеннән аерылганнар. Гомумән алганда, әсәрдә морза кызы Гөлсем үз катлавының милләтеннән аерылганы, аның алдындагы вазифасын үтәмәгәне өчен җәзалана кебек.

Әйтергә кирәк, бу әсәрдә сурәтләнгәннәр безнең кайбер замандашларыбыз өчен дә сабак алырлык. "Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1927) Г. Ибраһимов 1917 елдан соң бездә совет чоры морзалар катлавы барлыкка килүен һәм аны татар совет чиновниклары хасил итүен белдергән иде. Бу чиновникларга да еш кына руска мөкиббән китү һәм үз милләтеннән йөз чөерү хас иде. Гәрчә Ибраһимов алардан бөтенләй өметен өзмәсә дә, алар барыбер "татарның телен, әдәбиятын, тормышын өйрәнергә, татар халкы белән даими мәдәни багланыш ясарга мәҗбүр булачаклар", дип уйласа да, совет системасы аның бу өметен, нигездә, юкка чыгарды. Яңа хакимият төрле милләтләрдән үзенә кирәкле кадрларны үз рухында әзерләде, ягънң.,аларны милли хистән азат итеп, интернационализм байрагы астында аларның үз милләтләреннән аерылуларын, руслык алдында баш июләрен куәтләде.

Әйтергә кирәк, бу күңелсез традиция хәзер дә дәвам итә. Ул бигрәк тә башка төбәкләрдә яшәүче татар чиновниклары арасында киң таралган. Республикабыздагы татар чиновниклары да үз милләте турында кайгыртырга бик ашкынып тормыйлар. Шунлыктан Г. Исхакыйның "Көз" повесте бүген дә актуаль яңгырый.

Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Исхакый мөһаҗирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Өйгә таба" повестенда рус-төрек сугышларының берсендә рус армиясе составындагы мөселман дивизиясе язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне яктырта. Бердән, 1919 елда Казанда югарыдан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә тотып язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла. Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларының рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә җәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: "Монда миңа өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем... Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем",—дип хыяллана . Боларның барысын үзе ишеткәч, моңа кадәр аның бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак... Дәрәҗәдә үсәчәк, ул генераллык (пашалык) дәрәҗәсенә менәчәк", дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан сон ул төрек канкардәшләренең башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: "Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю аның рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты". Боларны сурәтләү белән бергә, Исхакый, икенче яктан, патша заманында да, совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларның бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларның һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы аңлый. Белгәнебезчә, канкардәш төрки халыкларның бердәмлеге идеясе безнең көннәрдә тагын да актуальрәк төс ала. Панславянизм идеясе, ягъни славян халыкларын берләштерү омтылышы, көчәйгән вакытта бигрәк тә.

Иҗади гомеренең ахырындарак үзен борчыган сорауларга җавап эзләп, Исхакый тарихыбызның борынгырак дәверләренә дә мөрәҗәгать итә һәм 1944-47 елларда үз иҗаты өчен принципиаль әһәмияткә ия булган, безнең көннәрдә дә игътибарны җәлеп итә торган "Олуг Мөхәммәд" дигән тарихи пьесасын яза. Шунлыктан бу әсәр аерым игътибар сорый. Анда берничә максат алга куела. Барыннан да элек, әсәр ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарына җавап рәвешендә языла. Мәгълүм ки, әлеге карар татар әдип-галимнәрен Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын, аларның хакимнәрен идеаллаштыруда гаепләп, асылда әлеге тарихи дәверләрне объектив яктыртуны тыйган иде. Исхакый мөһаҗирлектә тарихи фактларга, беренче чиратта рус тарихчысы М. Худяков хезмәтләренә нигезләнеп, әлеге әсәрендә Россиядә элек-электән гел тискәре бәяләнгән Казан ханлыгы, аның тарихка кергән күренекле хакимнәреннән берсе турында объектив сүз әйтергә алына. Икенче яктан, биредә дә төрки бердәмлек идеясе үткәрелә. Автор фикеренчә, элекке вакытларда төркиләрне берләштергән, бербөтен иткән Чыңгыз хан империясе һәм аның дәвамчысы булган Алтын Урда таркалганнан соң, Чыңгыз оныкларыннан һәм Алтын Урда ханнарыннан берсе булган, әмма дошманнары тарафыннан Сарайдан куылган Олуг Мөхәммәд әлеге бергәлекне кабаттан торгызу максатында гаиләсе һәм гаскәре белән Болгар-Казан иленә юнәлә. Ул бу юнәлешне очраклы гына сайламаган икән. Әлеге илнең үткәннән килә торган тарихи миссиясен әсәр геройларыннан берсе—Тимур комайдан болай аңлата: "Болгар иле безнең бабайлар бу илләргә килгәндә гаскәрлек ягыннан зәгыйфь булса да, бик күп эштә бабаларымызга остазлык итте, динемез мөселманлыкны без Болгар иленнән алдык, китабымыз, язуымызны болгарлардан өйрәндек, шәһәр төзү үрнәген алардан алдык, олуг ханнарымыз заманында да акчаларымыз Болгар шәһәрендә сугыла иде. Безнең кара корымнан, уйгыр иленнән, Себердән килгән аеры-аеры уймакларымызны (төркемнәребезне) берләштерүдә Болгар иле җилем булды. Тәңре боерса, Болгар иле шул таркау илләремезне берләштерүдә тагы да җилем булачак." Ачыграк әйтсәк, биредә Алтын Урда дәүләте төзелүдә һәм үсешендә Болгарның нинди роль уйнаганлыгы турында сүз бара. Төрки бергәлегенә ирешүнең төп чарасы итеп Г. Исхакый кабат көчле төрки дәүләте төзүне саный. Шунлыктан Олуг Мөхәммәдиең Болгар-Казан иленә килеп чыгуын да ул шушы максат белән бәйләп карый. Мондый максатны нәкъ менә биредә тормышка ашырырга теләү исә бу илнең икътисади һәм мәдәни үткәне белән бәйләп аңлатыла. Үткәннәр хакында Казан шәһәренең аксакалы, Олуг Мөхәммәдкә мөрәҗәгать итеп, болай ди: "Бабаларыңыз хан хәзрәтләре вакытында безнең Болгар, Биләр шәһәрләремез дөньяның иң зур бай шәһәрләре иделәр. Сатучы-алучыларымызның көймәләре бөтен Идел өстен болыт кебек каплый иде. Күрше илләрдә генә түгел, озак кяфер мәмләкәтләренә кадәр малымыз-туарымыз тарала, комачымыз, камкамыз (бөрчекле ефәк комач), көмеш эшләремез, агач савыт, табакларымыз, олтанымыз, күнемез бөтен дөнья базарында дан тоталар иде. Ислам нуры берлә күңелләремез нурлангач, шәһәрләремез мәчетләр, мәдрәсәләр берлә бизәкләнгән гыйлем, белем, һөнәр үзәге булган иде." Болгар иленең үткәндәге бай тәҗрибәсен күздә тотып, әсәрдә Олуг Мөхәммәд төркиләрнең Чыңгыз һәм Батый заманнарындагы куәтен кабат торгызу эшен нәкъ менә шушы илдә башкарырга омтыла. Үзенең максатын ул болай бәян итә: "Уемыз, тынычсызлык көннәрендә аерылган, таралган илләремезне бергә җыеп, бабаларымыз вакытындагы кебек көчле бер дәүләт кору, халкымызны тәңренең биргән нигъмәтләреннән файдаландырып, балаларымызга көчле, куәтле бер дәүләт мирас итеп калдырудыр. Мул ага торган илемезнен Идел, Ак Идел, Чулман су юлларыны алыш-биреш көймәләре өчен һәрвакыт ачык тотып, юлларымызның тынычлыгын саклау, күрше халыклар берлә дә алыш-бирешне күңел тынычлыгында йөртүдер. Сарай киң илемезнең тынычлыгын саклауны, юлларымызның каравылчылыгын үти алмас хәлгә килде. Илемезнең һәр почмагына урыс агыла башлады. Хәзер без төп тупрагымызны саклар өчен Чыңгыз байрагыны Казанда күтәреп, монда дошманнарга каршы кала корамыз, Казан каласы безнең кулымызда чакта һичбер урыс-дошман суын үтә алмаячак. Безнең аркамыздагы илләремез—Себер, Урал, Чыгтай йорты (үзбәк иле) анасының кочагындагы бала кебек рәхәт итәчәк. Бу кала—Казан каласы бабаларымызның бөтен илләрен, безнең мөселман халкымызны, ислам динемезне, безнең гыйлемемезне, һөнәремезне, сату-алуымызны саклаучы, нәүбәтче булып торачак, бу кала изге кала булачактыр."

Әсәр геройлары төркиләрне берләштерерлек һәм дошманнарга каршы торырлык шундый көчле дәүләтне ничек һәм нинди нигездә төзү турында да уйланалар. Алар аеруча дәүләтнең ныклы, гадел һәм халыкчан нигезгә корылырга тиешлегенә басым ясыйлар. Казан каласы хакиме Галим бәк, мәсәлән, болай ди: "Әйе, без яңа дәүләт корамыз, зур тарихи бер эш. Әгәр шуның нигезен нык, таза сала белсәк, бу дәүләтемез озын еллар яшәячәк. Урыны зур сату юлы өстендә, халкы тырыш, аек. Хөкүмәтне дә тугрылык, гаделлек өстендә җирләштерә алсак, бу дәүләтне урыслар бөтен дөнья шайтаннарын җыеп килсәләр дә, берни эшли алмаячаклар."

Казан ханлыгын ничек төзү һәм ныгыту мәсьәләләрен ачыклаганнан соң, пьесада алга таба бу дәүләтнең тиз арада аякка басып һәм ныгып китүе, һәм бу процесста Олуг Мөхәммәдиең зур роль уйнавы күрсәтелә. Шул ук вакытта татар илендә мондый үсеш-яңарышның җитди каршылыкларга да очравына дикъкать ителә. Аерата руслар бу илгә тыныч кына яшәргә мөмкинлек бирмиләр, аңа даими һөҗүм итеп торалар. Әсәрдә рус кенәзе Василийның Казан ханлыгына каршы оештырган басып алу походларының берсе үзәккә куеп сурәтләнә. Дөресрәге, әлеге походның руслар өчен күңелсез фина
Бесплатный хостинг uCoz