…аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды». Бу сүзләрдән Ф. Әмирханның каләмдәше Г. Тукай шәхесен һәм иҗатын никадәр хөрмәт иткәнлеген күреп була.Ә менә Г. Ибраһимовка килгәндә, аның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәте үзенчәлеклерәк. 1910 елда язылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә ул болай дигән иде: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галибәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була».
Әмма берничә елдан аның Г. Тукай иҗатына булган карашы үзгәрә. Бу Г. Ибраһимовның әдәбиятның бурычларына, аның асылына булган күзаллауларының, ягъни эстетик карашларының үзгәреп торуы белән аңлатыла булса кирәк. Иҗатын романтизмнан башлап, тәнкыйди реализм һәм социалистик реализм юлларын үткән әдип эстетика кануннарын аңлауда да бер урында гына тормады. 1913 елда ул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтен яза. Ул анда шагыйрь булган кешегә билгеләмә бирә: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез, хиссият колы. Аның, шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән күп эше булмый». Г. Ибраһимов, шагыйрьлекне шулай аңлавы сәбәпле, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәндләргә бик югары бәя бирә. Аның каравы Г. Тукайга карата ул аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Шагыйрьнең башлангыч иҗатында татар сүзләрен аз куллануына игътибар итә. Әлбәттә, ул бу мәсьәләдә хаклы. Ләкин Г. Ибраһимов бик кискен итеп, «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куя. Әлеге шагыйрьнең бары тик «хиссият колы» гына булмавы, аның мәхәббәт лирикасына азрак урын бирүе әдипкә ошамый. Халык мәнфәгатьләре турында язуны Г. Ибраһимов хәтта шагыйрьлеккә кимчелек китерә торган як дип карады. «Халык бетен дөнья мөселманы өчен кайгырганда — Тукаев шуны җырлады; аннан миллияткә күчкәч — аның теленнән татарлык аһлары коелды… Шулай итеп, халык Тукаевта… үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде. Вакыты белән Гафурины да күтәргән нәрсә — шул иде… Анлар заманында шигырьдән фикер вә нәсихәт эзләгән халыкка азык булса да, хәзер әдәби кыйммәтләре калмаган». Күрәбез, Г. Ибраһимов хәтта Г. Тукайны шагыйрь дип тә танымас иде. Ф. Бур-наш бу фикерләргә каршы чыкты, Г. Тукайны шагыйрь буларак югары бәяләде. Г. Ибраһимовның һаман да шул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендәге карашларыннан ваз кичмәвен тәнкыйтьләде. Г. Ибраһимов аңа җавабында Г. Тукай турындагы карашы «моннан ун-унике ел элек ничек булса, әле дә шул көенчә калды», дип, үзенең бөек шагыйребезгә булган тискәре мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр раслады. Ләкин шагыйрьнең талантын ул барыбер кире кага алмый. «Ул халыкның эченә, җанына да төшә, хыял вә әкият дөньясына да керә»,— дияргә мәҗбүр була. Шулай итеп, никадәр тәнкыйть күзлегеннән чыгып карарга тырышмасын, Г. Тукайның бәхәссез таланты аны дөрес бәя бирүгә китерә.
С. Хәким бу турыда болай уйлана: «Галимҗан ашыккан, артык ашыккан… Икесе дә зур шәхес. Араларына кермим. Тукай да, Галимҗан да усал. Тукай җавапсыз кала торган кеше түгел. Шәхси яратып бетермәүләр язганнарыннан күренеп тора… Галимҗанның Тукай турындагы мәкаләләрен халык кабул итмәде. Халык Тукайга бөтенләй икенче төрле бәя бирде… Халыкка күбрәк ышанырга кирәк икән. Халык үз улын кимсетергә ирек бирми. Дөреслек — халык ягында».
1917 еллардан алып 1990 елларга кадәрге чорда Г. Тукай иҗатын төрле вакытларда төрлечә бәяләү булды. Егерменче елларда аны вак буржуа шагыйре дип атау гадәткә керде, шагыйрь иҗатындагы халыкчанлык рухы инкарь ителде. Бу әле утызынчы елларның урталарына кадәр дәвам итте. Мәсәлән, Гомәр Гали болай дип язды: «Әгәр инде бик нык тикшереп, Тукай иҗатында төп бер идея стержне табабыз икән — ул татар вак буржуаз идеологиясенең куе романтизмга, мистицизмга буяп бирелгән күренеше булыр». 1938 елда Гали Халит Г. Тукай иҗатына багышланган мәкалә белән чыгыш ясый. Яшь әдәбият галиме классик шагыйребез иҗатына яңача, гадел карый һәм аны дәлилсез һөҗүмнәрдән яклый. 1939 елда шул ук галим «Халык шагыйре Тукай» дигән китабын бастырып чыгара. Г. Халит, күргәнебезчә, Г. Тукайны халык шагыйре дип атый. Моны ул шагыйрьнең «халык мәнфәгатьчесе» булуы, «халык тормышы белән бергә яшәвендә һәм халык поэзиясенә, халык талантына, халык рухына булган мәхәббәте» белән раслый. Г. Халитнең 1956 елда рус телендә дөнья күргән «Габдулла Тукай һәм XX йөз башында татар әдәби хәрәкәте» дигән китабы да гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Г. Тукайның тууына йөз ел тулуга багышлап чыгарылган биштомлыкның да мөхәррире Г. Халит булды. Үзенең бу басмага язган кереш мәкаләсен ул «Халык җырчысы һәм Ватан улы» дип атый. Бу инде Г. Тукайга бирелгән зур бәя иде. «Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый»,— дигән нәтиҗә ясый ул.
Г. Тукай иҗатын егерменче-утызынчы елларда Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлиди, Гомәр Галиләр өйрәнделәр.
1938 елда М. Җәлил Г.Тукайның Мәскәүдә рус телендә чыккан сайланма әсәрләр җыентыгына кереш сүз яза (ул китапны төзүче дә М. Җәлил үзе була). Ул Г. Тукайны «бөек демократ шагыйрь» дип атый, Г. Тукай — «халыкның сөекле шагыйре һәм киләчәктә дә шулай булып калачак», дигән нәтиҗә ясый. Гомумән, М. Җәлил халык шагыйребезнең иҗатын барлау, туплау, өйрәнү, аның әсәрләренең берничә томнан торган академик басмасын чыгару турында кайгырта. Аның бу тәкъдимнәре 1939 елның 11 августында Татарстанның җитәкче органнарына язган хатында әйтелә. Шунда ук ул игътибарны башкалабыз Казанда Г. Тукайга һәйкәл кую, шагыйрьнең музеен ачу мәсьәләләренә дә юнәлтә.
Шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда Якуб Агишев, Иван Пехтелев, Рөстәм Башкуров, Резедә Ганиева, Йолдыз Нигъмәтуллина, Үзбәк Гыймадиев, Рашат Гайнанов һ.б. куйган хезмәтне дә ихтирам белән телгә алырга кирәк. Г. Тукайның шигырь системасын, аның классик язма шигырь (гаруз), халык шигыре (силлабика) кануннарын иҗади файдалануы турында Әхмәт Исхак, Хатип Госман, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовларның хезмәтләре бар. Ибраһим Нуруллинның бу өлкәдәге хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Ул 1956 елда «Тукай эстетикасы» дигән хезмәтен чыгарды. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Тукай» дигән әсәр язды. 1977 елда ул Мәскәүдә рус телендә дә басылып чыкты. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм «Тукай Петербургта» драмасы шулай ук бөек шагыйребезнең шәхесен укучыларга һәм тамашачыларга танытуда зур файдалы эш башкардылар. Боларга өстәп Р. Ишморат, Т. Миңнуллин, Р. Батуллаларның драма әсәрләрендә, С. Хәким поэмаларыңда, күп санлы шигырьләрдә, хикәяләрдә Г. Тукай образының төрле яклап, шактый тулы гәүдәләндерелгәнлеген әйтү зарур.
Г. Тукайга багышлап шулай ук күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Бөек шагыйребез әнә шулай халкыбыз рухында яши. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килепкерде.


Бесплатный хостинг uCoz