Кеше итсен безне бу тылсым...

(Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар)
1964 елның сентябрь ахырлары. Дөнья сары моңсулыктан оеп калган. Җылы көзнең кояшлы көне. Куырылып-көеп беткән бәбкә үләннәре, аяк басып өлгермәс борын, табан асларын кытыклап уала башлыйлар. Атна буе бәрәңге бакчасында мәш килеп азаплангач, шушы сүрән матурлыкка да күңел үтә сизгерләнә икән. Үзем бер уйсыз кебек йөренәм, ә шулай да җанда рәхәтлек. Йә Хода, бүген иректә мин! Мәктәптән кайтуыма бәрәңгене алып бетергәннәр икән. Алган кадәресен капчыкларга тутырып, Үрәзмәт урта мәктәбендә унберенче класста укучы олы абыйны көтеп йөрү ишек алдында. Абый - шактый гәүдәле, киң җилкәле егет. Унсигез чакрым араны җәяүләп кайта, аннан ашык-пошык тамак ялгап ала да ындырга чыга. Анда әвеш-тәвеш басып торучы капчыклар гаскәре. Абый эшкә тотына, без әнкәй белән абыйга ярдәм итмәк булып тулганабыз - тулы капчыкларны аның иңсәсенә күтәртер өчен әле бер капчык, әле икенче капчыкка ташланабыз, кая ул безне көтеп тору - күр, инде капчык җиңел генә абыйның иңенә менеп тә яткан. Без көн буе алган бәрәңге сәгать эчендә базга кереп тә тула. Андый абыең булу күңелле, әлбәттә.

Бүген абый гадәттәгедән соңрак кайтып керде. Көч-хәл белән генә мәрәләп капкадан кереп килүче абыйны күргәч, йөрәгем урыныннан купты. Нәрсә булган моңа? Бер аягына бөтенләй баса алмый бит, бахыркаем. Үзе тагын борчылганын сиздермәскә тырыша: авызын колагына кадәр ерып азаплана.

Өйгә кергәч китте сорашу, китте төпченү. Аяк сынганмы, таеп килеп чыкканмы? Берәр җиргә кысылганмы, әллә сугышып шундый хәлгә төшкәңме? Сорау алуның иң ләззәтле минутларын кичергән әнкәйне тынычландырып, абый сүрән генә елмайды. «Хафаланырлык бернәрсә дә юк», дигәндәй, кулын селтәп куйды:
- Озын тәнәфестә мәктәп ишегалдында көрәшеп азапланган идек. Аякны каймыктырдым менә...
- Кем белән көрәштең?
Абый, кем булса да бер түгелмени дигән сыман, әнкәйгә тутырып карады да шуның белән бетте.
Сыйныфташлары шул ук көнне «саттылар» - абый белән көрәшкән егет Яңа Сәетнеке икән. Дөлфәт исемле, ди.
Абый атна буе мәктәпкә бара алмады. Аягына бер гөнҗәлә язгы бәрән йоны урап, «дәва» алып ятты. Мин атна буе уйланып йөрдем. Бу Дөлфәт дигәннәре бик көчле, пырдымсыз кешедер инде. Минем абыйны шундый хәлгә төшергәч соң. Әле үткән Сабантуйда гына көрәшеп, чүттән Сабантуй батыры булып калмады. Көрәш ахырында хәрәмләшеп, үчләшә башлагач, ай-ваена карамый, әткәй аны мәйдан уртасыннан алып чыгып киткән иде бит. Беренче көнне^абый караватка кереп аугач, түзмәдем, ипләп кенә сорадым:
- Ә ул Дөлфәт абый да бик көчлемени?..
Абый көлеп җибәрде һәм вәкарь кыяфәт белән:
- Без хәлсезләр белән көрәшмибез, энекәш, - дигән булды.
Яңа Сәет авылында Дөлфәт исемле егет барлыгы хакында иң беренче шулай белдем.

Шушы Дөлфәт абый 1976 елда безнең өйгә шагыйрь Зөлфәт булып, үз аягы белән килеп керер дип кем уйлаган! Бусы инде җәй урталарында. Район газетасының төсен дә, тавышын да җуйган, таушалган, йончыган «ГАЗ»игында килделәр алар безнең авылга. Юлдашы - үз чорында Мөслимнең иң атаклы шагыйре.- Мөдәмил Әхмәтов. Ул безнең өчен Сибгат Хәким дә, Хәсән Туфан да, тагын әллә кемнәр дә. Ул - газета каршында эшләп килүче әдәби түгәрәк җитәкчесе иде. Мин исә - шигырь җене кагылган мәхлук атна саен Мөслим юлын таптыйм, Мөдәмилгә иҗат «продукциямне» ташыйм; ул китергән язмаларны алып кала, борылып чыгып киткән чагымда, ипләп кенә әйтеп куя:
- Әле тегеләрен дә укып чыгарга өлгермәгән идем...
Вәт, шул заман бу. Зөлфәт абый инде танылган шагыйрь. Авылга ялга кайткач, райондагы иҗади көчләрне барлау нияте белән сәфәр чыккан икән. Кичке эңгерләр иңгәнче минем шигырьләремне укып мәш килде. Киңәшләрен биреп, мине канатландырып, дәртләндереп китте. Хушлашкан чагында әйткән сүзләре истән чыкмый:
- Безгә Арчалардан үрнәк алырга кирәк тә бит. Күр инде, алар ничек кыланалар?! Берәрсе дүрт юллык шигырь язса, поэма язган кадәр шаулыйлар. Безнең якта туып, җан тырмашып иҗат итүчеләрне, ул поэма язса да, искә-санга алмыйбыз. Әйбәт поэма язса да... - дип өстәп тә куйган иде.
Зөлфәт абыйларны озатып җибәргәч, «мәсьәләгә ачыклык» кертәсе иттем:
- Беләсеңме, әнкәй, бу - Дөлфәт исемле егет, - мин әйтәм. - Яңа Сәетнеке. Зур кеше - шагыйрь! Казанда яши. Абый белән бер сыйныфта укыганнар иде, дуслар...Әнкәйнең бик күңеле булган иде:
- Олы башын кече итеп, шул тиклем җирдән килгән диген... Йомшак сөйләшә тагын, елмаеп кына тора. Иренмәс җан икән, балакаем.
Әгәр Зөлфәт абый район үзәгеннән бик ерак, җәһәннәм читендәге безнең авылга килеп чыкмаса, миндә үз-үземә ышаныч тудыра алмаса, язмышым нинди юллардан алып китәр иде икән?..

Шагыйрьнең иҗаты белән ныклап торып кызыксына башладым, ара-тирә Казанга барырга җай чыкканнарда үзе белән дә очрашкалап торам, аңладым, әйе, ул иҗатында да көрәшче икән бит. Бунтарь,романтик холыклы. Шул ук вакытларда, башкаларга ярдәм итүне үзенең әхлакый бурычы итеп санаучы олы йөрәкле талант иясе. Җаны-тәне белән мәңге авылныкы булып калган зур шәхес, әдип. Авылныкы, димәк, халыкныкы! Бүгенге көндә бөтенрәсәй буйлап сибелгән татар авылларының язмышы хакында уйлыйм да, йөрәк сулкылдап куя - авыллар бетсә, татар халкының тамыры корыячак, теле бетәчәк. Татарны халык буларак Татарстандагы милләттәшләребез генә саклап кала алмаячак. Көче, җегәре җитмәячәк империячел басымга. Телибезме, юкмы, танымыйча булмый, урыс мәдәнияте йогынтысы астында татарның үзаңы деформацияләнгән, аңастында татарныкыннан үзгә кодлар яши. Алар, яман вирус кебек, мең еллар формалашкан чиста геннарны ашый, йота баралар. Моңа каршы дәва. бер генә - үз дәүләтчелегебезне булдыру. Шушы чорда килеп туган вәзгыятьтән файдаланып кала алырбызмы - шикләнәм. Чөнки татар халкы «күпмилләтле» халык, интереслар күп төрле, мөнбәргә сикереп менгән милли «лидерлар»ның шикле амбицияләрен чамалап, өметсез генә читкә борылам. Милләт дигәннән, бу төшенчә хакында да ныклап уйланасы бар әле. Бармы ул, булса ни хәлдә?..

Әдәбият, әдипләр турында гәп куертканда «көрәшче» сүзен еш кулланалар. Соңгы чорда, ягъни үзгәрешләр заманында бөтенләй хутка китте бу сүз. Урамга чыгып «милләт» дип аваз салу җитә - син коеп куйган «көрәшче» инде. Шагыйрь Зөлфәткә дә карата кулланыла бу сүз. Ләкин тирән мәгънәдә. Романтик, бунтарь рухлы кешеләрне кайбер чакларда, «җил тегермәннәре» белән сугышып йөрүче Дон Кихот белән дә тиңләштереп җибәрү бар. Әмма Зөлфәт андый мәсләксез, буш куык очырулардан ерак тора. Аның җаныннан бәяләп бетергесез талант чишмәсе ургый. Канында - милләтпәрвәрлек, уенда - милләт язмышы. Иҗатының төп принцибы - халыкның киләчәген кайгырту, аны төрле афәтләрдән саклау, «адашкан болыт»лар китереп түккән шыксыз вә шифасыз яңгырлардан ышыклап калу, яшь буынны мордарлыктан һәм мөртәтлектән аралау... Бу - шагыйрьнең иҗат миссиясе. Миссия - илаһи мәҗбүрият! Язганнарында ихласлылык, бөек фикер ияләренә хас булган гадилек белән серлелек бер толымга үрелгәннәр, хәтта сөмсезләрнең дә фикерен кузгата алырлык тасвирлы сурәтлелек. Иҗаты - ярсып агучы, мул сулы елганы хәтерләтә. Анда тын култыклар юк диярлек, тоташ ашкыну, янулардан торган шигърият үрнәге.

Хәсән Туфан бер шигырендә: «Уяныр да бәлки нәсел хисе, сискәнеп бер уйга калырсың», - дип язган иде. Бу юлларны укыгач, шагыйрьнең киләчәкне шул кадәрле өметле итеп күрәсе килүен тоясың. Шул ук вакытта «нәсел хисе» уянырдай фидаиларның никадәр аз булуын, андыйларның башкаларга тәэсир итү мөмкинлегенең никадәр чикләнгән булуын да чамалыйсың. Туфан киләчәк буыннарга өметенең зәгыйфь икәнен искәртә кебек: «бәлки...» ди бит. Зөлфәт үз чордашларына караганда элегрәк уянган, гамь чишмәсе суын яшьтәшләренә караганда күпкә алданрак авыз иткән. «Кайсыгызның кулы җылы?»... Өлкән әдипнең иң әрнешле минутларында әйтелгән бу сүзләр кемнәрне генә сискәндермәгән! Кем генә ишетмәгән дә, кем генә кабатламаган бу мәгънәви бөек шигъри юлларны, әмма аларның зур күпчелеге шагыйрь чакыруы алдында чарасызлар. Яралы йөрәккә шигырь белән генә яшәү уты өстәп була, рухсыз чор тудырган рухи суык күшектергән җаннарны шигырь белән генә җылытырга мөмкин. Андый шагыйрьләр бармак белән генә санарлык. Шул сирәкләрнең берсе - Зөлфәт.
...Сынап карый безгә ил агасы, Карашында - зәңгәр томаннар: «Җыр хакына гомер багышларга Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»
Кешенең яшәеш, гамь һәм галәм («Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп-сулкылдап торган Хаос микән соң әллә?») турында уйлана башлавына нәрсә сәбәпче? Гомумән, ул үзен кайсы чатта, кайсы мизгелдә акыллы зат итептоя башлый? Шагыйрьнең иҗатын күздән кичергәч, бер нәтиҗәгә киләм: серле бер рухи сискәнү кичергән мәлдән башлана бу халәт. Әйтеп бирергә дә була- йолдызлар белән шыплап тулган төпсез күккә карап, тынсыз калган мизгелдән башлана икән шагыйрьлек.>pre>...Капылт кына җил искәндәй Йолдызлар дертләп куйды. Җилләр хәбәр итте мәллә Тәңрегә минем утны?Күктә кабынган йолдызларга карап таң калуның мең дә бер сәбәбе бардыр, әмма шунысы мөһим: кеше җанының иң тирән катламнарына үтеп керә алган серле балкыш яңадан сүнми, шигырь уты булып яна да яна икән. Әмма шагыйрь булып танылу өчен, кулга каләм алып, ак кәгазьгә кузлы сүзләр тезү өчен бик күп нәрсәләр кирәк әле. Тирбәлешләр, өсте-өстенә килеп егылучы дуамал дулкыннар, яшәешнең дифференциал кыйммәтен дә тотып ала белү, аның интеграллар зурлыгындагы мәгънәсен төсмерләү дә мөһим. Моның өчен «үләндәге тамчыларга ымсынган каенның яшел чукларын» күреп алырга, «якты яфрак сарган урманнарның тын сулышыннан» авыз итәргә, таң кызының көлгәнен, сазлыкның рәнҗүле бәхилләшкән мәлен күңелдән кичерергә, язмышлар ярында упкынга атларга әзер Мәгъшукның кайнар хисләрен ачып салу осталыгына күтәрелергә тиештер. Яшәешнең һәр мизгелен йөрәгең аша үткәреп, шулар хакында нәкъ үз вакытында саллы һәм үтемле итеп дөньяга хәбәр салу маһирлыгы да кирәк. Шагыйрь сүзне нәкъ вакытында әйтеп бирә белергә тиеш. Вакыт ычкынгач лаф ору - шагыйрьләр эше түгел, пешмәгән сәясәтчеләр гамәле ул. Вакытны зур талант ияләре генә тоя ала. Рәссамнар пространствода, музыкантлар интонацияләрдә күзаллау сәләтенә ия булсалар, шагыйрь вакытны тоя белергә тиеш. Шушы таләп үтәлмәсә, язганнарың- ялган хиссият тасвирламасы гына.

Зөлфәтнең «Ике урман арасы» дип исемләнгән җыентыгын укып чыккач туган тәэсирләр шул булды. Бу - уникаль китап. Иң хикмәтле ягы шунда - китапта «Чытырманда былбыл сайрый» дип аталган шактый күләмле (шигърият өчен диюем) эссе урын алган. Автор шигырь, шигърият, шагыйрьнең миссиясе хакында уйлануларын бергә туплап, укучылар хөкеменә тапшырган. «Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемнәр бүтәнне суя икән, мин - тәмуг кисәве». Бу сүзләр күчерелмә мәгънәдә әйтелсәләр дә (беренче өлеше артык баналь, икенче өлеше җанны өшетер дәрәҗәдә усал булып килеп чыккан), шагыйрьнең үз иҗатына куйган таләпләрнең никадәр саллы булганын чамалап аласың.
Ә мин йөрим... Тамчы җыям Ишелеп явар өчен. -Соңгы дым кипкән иренгә Өзелеп тамар өчен.
«Чытырманда былбыл сайрый» - шигъриятне өйрәнүчеләр өчен тиңсез хәзинә. Соңгы дәвердә шушы рәвешле үз җанын ихлас ачып сала алгаңөч шагыйрь барлыгын беләм: Сибгат Хәким, Лена Шагыйрь-җан һәм Зөлфәт. «Сандугачның бәхете- сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда- сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган». Талантлы булуның никадәр афәтләр, фаҗигаләр белән бәйле булуын искәртү. Язучылык эшенә керешкәнсең икән - алда сине нәрсә көткәнен белергә тиешсең. Шәхси тәҗрибәм дә бар - иң беренче әсәремне язып, Чаллы Язучылар оешмасындагы хадимнәр хөкеменә килеп баскач, бер язучы, әсәрне укып чыкканчы ук, күземә туры карап: «Син повесть күтәреп килеп кердең бу йортка, - дигән иде. - Ә беләсеңме, синең әлеге адымың гафу ителмәячәк. Күрерсең әле...» Ничек кенә күрсәттеләр әле! Бу - иҗатка яңа аяк басарга ниятләгән кешенең хәле, ә былбылларның хәлләре ничек икән?

Зөлфәтнең баштагы чор иҗатында күзгә ташланганы - дөнья гамьнәре белән яну, йолдызлы күккә ашкыну. Космополитизм дип тамга сугарга ашыгудан сак булырга кирәктер. Шагыйрь иҗаты өчен бик тә кирәкле очыш, ачышлар белән тулы талпыныш бу. Шунсыз газиз халкыңның, җиреңнең, илеңнең зурлыгын, йөрәк тибешен тоя алмаячаксың. Шундый риваять бар бит: көне-төне күк гөмбәзен күзәтеп, йолдыз санап гомерен уздырган акыл иясе Анаксагордан: «Бер генә дә кызыксындырмыймыни соң сине Туган илең, туган халкың?» - дип сорагач, борынгы акыл иясе: «Аллам сакласын, гөнаһлы итәсез бит. Нишләп кызыксындырмый, ди, бик кызыксындыра мине Туган илем», - дип, бармагы белән күккә ишарә ясаган. Мондый талпыныш Зөлфәт иҗатында да чагылыш тапты.
Нурларым күкне уяр күк, Күкрәгемә дөнья сыяр күк -Үз-үземне кайчак аңламыйм, Әллә кеше, әллә Алла мин, -
дип, яшьлек чоры иҗатының никадәр ашкынулардан торганлыгын бәян итә. Әмма шагыйрь Күк улына әверелеп китә икән, аның белән укучы арасында салкын бушлык кына хасил булачак. Йолдызлар бәллүендә күпме ачыргаланып ятма, сине беркем дә ишетмәячәк, кирәкле санамаячак. «Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу - шагыйрьнең һәлакәте».

Дөньяны аңлау өчен шагыйрьгә нәрсәләр кирәк соң? Иң беренчесе, тетрәндергеч язмышка ия булмасаң да, шундый язмышлы кешеләр белән очрашу, аралашу кирәктер. Моның өчен... «Әссәлам, кәҗә, әссәлам», - дип сакалбайга сәлам биреп, маңгаен кашып киткән Туфанның кыланышына таң калу кирәктер, моның өчен Туфанга ияреп Рузаевка станцасына барып чыгарга кирәктер. Тоткыннарны күчереп мәш килгән сакчыларның шул тирәгә якынрак елышкан Туфанга приклад белән җилләнгәнен күрергә һәм әлеге мәлдә агарып каткан элекке каторжанның җанында өермәдәй күтәрелгән кичерешләрнең шаһиты да булу кирәктер. Икенчесе, дөньяны бөтенләй онытып бетермәс өчен, әледән-әле туган төбәгеңнең һавасын тату нияте белән нигезеңә кайту кирәктер. Соңгы елларда Зөлфәт үзенең кендек каны тамган туган тиягенә багышлап матур шигырьләр язды. «Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер, өшегәндә бәгырь җылынсын», - дип мөрәҗәгать итә ул бер шигырендә якташы һәм шагыйрь дусты Наис Гамбәровка. Шагыйрьләре булган төбәкнең иң зур бәхете шул - алар бер җайга гына гомер сөреп яткан туган якларын әдәбият биеклегенә, димәк, кешелек, дөнья биеклегенә күтәрергә сәләтлеләр. Бу җәһәттән Тукайның Кырлаен гына искә төшерик, С.Хәкимнең Күлле Ки-месе, С.Кудашның Келәше, Такташның Сыркыдысы... М.Мәһдиев Гөберчәкне иң югары поэзия биеклегенә күтәрде. Аның туган төбәге хакында язган һәр җөмләсе - шигърият үрнәге. Зөлфәтне дә дөньяны танып-белү иҗтиһаты кат-кат туган ягына алып кайта. Сәет болыннары, тере күлдән күтәрелгән Ык буе торналары дисеңме яки бик тә серле исемле Коргыл-ды елгасымы - барысы да шагыйрьнең иҗатында үзенчәлекле чагылыш табалар, шигъриятен бай итәләр, үзенә рухи таяныч булалар:
Тик, Коргылдым, сине чакырам мин Дөнья аңлашылмас чагында...
Яшәеш мәгънәсенең туган халкы, милләт язмышыннан аерылгысыз икәнлеген бик иртә аңлаган шагыйрь милләтне милләт итеп саклап калырдай асыл сыйфатларны барлый. Безгә Матур бабайларда булган яшәүгә омтылыш, рухи чисталык кирәк. Матур бабай ләхетенә дип әзерләп куйган тактадан гөл шикелле утыргыч ясап куйган. Финал тетрәндергеч: инде Матур бабай күптән вафат, йортын исерек яшьләр ишеп киткән, ул ясаган утыргычта төнбоектай кыз көчләнгән. Чор һәм заманны алга әйдәкләргә тиешле буынның портретын тудырып, шагыйрь рухи ярлылыгыбызга рәнҗүен белдерә, имансызлык, денсезлекнең тамырлары инде тирәндә. Бер-ике селтәнү белән генә мондый гарип күренешләрдән котылып булмаячак, бүгеннән үк җитди һәм нәтиҗәле эшкә күчмәсәк, безнең киләчәгебез юк. Вәхшилек тормышның төрле өлкәләренәүтеп кергән, ул халыкның якасына ябышкан, без инде бүген үк мәйсезлек сазлыгында ауныйбыз. Тик бу хәлләрне күреп торсак та, үзебезне бу хәлләрнең киресенә ышандырырга тырышабыз. Кемнәр өчендер нәкъ шулай булуы кирәк, мондый ләб-бәйкәчеллекнең ахыры ничек булыр?
Тәкъдирме бу?Явыз ихтыярмы?Безнең утны кемнәр сүндерде? -Үз нәҗесе белән уйный Ватан.Барып җиттек -Ватан тилерде.
Шагыйрьләрнең җаннары яралырак булган саен, аларның шигырьләре шулкадәр көчлерәк була. Шагыйрь талантлырак булган саен, аңа табынучылар күбрәк була. Табынучылар күбрәк булган саен, шагыйрь иҗатын күрмәмешкә салыну көчәя. Астыртын кылынган яманлыкларга тап булып, өзгәләнәдер дә. Шагыйрь җаны шушы боҗра эчендә бәргәләнеп, җәфа чигә дә инде. Ул иҗатта ирекле, әмма үз яшәешендә ул һәрдаим сөмсезлеккә, астыртын гамәлләргә дучар булып, юк-бар ваклыкларга, интригаларга килеп керә, иҗади җегәрләрен кирәкмәгән эшкә сарыф итә. Бәхеткә, Зөлфәт андый вакланудан өстен.

Е.Евтушенко әйткәнчә, «шагыйрьләрдән табыну объекты ясау кирәкми, ләкин шагыйрь җайын аңларга тырышырга кирәк».
Күзләремдә йолдыз яши минем, Минем өчен йолдыз уйлана. Шуңа күрә дә мин балкып торам, Шуңа күрә дә мин - Дивана!
Кешелек тарихында акыллы башлар аз булмагандыр. Даһилар туа торган, үзләреннән соң кан дәрьялары, җимерелгән, яндырылган шәһәр һәм авыллар, мәсләксез буын калдырып китә торганнар. Дөньяда даһи дәрәҗәсенә җиткән салкын акыллы бәндәләрдән дә куркыныч кешеләр юктыр. Чөнки алар чигенүне кичерә алмыйлар, килешүгә бара алмаулары аркасында халыклар, илләр җир йөзеннән югалалар. Тарих үз хәтерендә аларны гыйбрәт алуөчен саклый. Яңа даһилар тарих сабагын җентекләп өйрәнәләр һәм элгәреләреннән дә явызрак кыяфәтле булып җитлегәләр. Кешелек үзенең Бөек Диваналарыннан беркайчан да явызлык күрмәгән. Киресенчә, алардан ул яклау, мәрхәмәтлелек тапкан, киләчәгендә өмет шәйләгән. Шагыйрь аңлавындагы диваналар - яшәешне мәгънәле итәргә омтылучылар. Алар- акыл ияләре, философлар, алар - җан яраларын дәваларга сәләтле табиблар. Акчага һәм көчкә генә табынучылар мондый кешеләрне фәкать дивана дип кенә таный алалар. Башкага аларның акыллары җитә алмый.

Шагыйрьнең шәхес буларак дөньяга карашы киңәйгән саен, сурәтләү объекты конкретлаша, фикер агышы эзлеклерәк була бара. Зөлфәт иҗатында бер-берсе-нә үрелгән өч яссылыкны тоярга була. Беренчесе - гомумкешелек кыйммәтләрен яклап нәгьрә ору («Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе - шигърият»), икенчесе- конкрет ил, халык язмышы өчен уйланулар, өзгәләнүләр.
Тәңре җәзалыймы әллә Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? Ничә гасыр кайный кара буран! -Ачыласы юктыр бу көннәрнең.
Өметсезлек һәм өмет, шом һәм сизелер-сизелмәс яктылык, шөбһә һәм ышаныч, ачыну һәм сөенеч чаткылары белән сугарылган шигырьләр алар. Зур күпчелеге соңгы унбиш елда язылганнар. Өченче яссылык - җан-күңел кичерешләре аша яшәешнең бөтен төсмерләрен ачып бирергә омтылу. Үзәктә - шәхес тора. Бу кичереш-хиссиятләр шигырьләргә Туфан һәм Бабич булып та, Есенин, Пушкин булып та, Каюм һәм Кандыр карты булып та килеп керәләр, Әгъләм булып та чагылалар, шагыйрьнең шашкын хисләреннән туган сөю булып та кәгазьгә түгеләләр. Тагын бер хасият - шагыйрь җаны белән Ходай иҗат иткән Бөек табигать бердәмлеге үтә дә зәвыклы чигеш-сурәтләр белән тасвир кылына. Мондый бөтенлекне без Тютчев, Бунин кебекосталарда еш күрәбез. Татар поэзиясендә исә Роберт Әхмәтҗановка тиңнәр юк шикелле. Зөлфәт менә мондый үрнәкләр бүләк итә:
Киләчәктән кемдер бар канымда, Бу җанымда кемдер җылына -...Киләчәктән искән кайнар җилдә Борынгы гөл тибри болында...
Мөдәррис Әгъләмовның сүзләре искә төшә: «Шаукымлы шигырьләр язуга артык хирыслык күрсәтмә. Бүгенге көн ыгы-зыгысы, шаукымнар үтә дә китә алар, ә зур шигърият кала. Кулыңа каләм алгансың икән, Олуг шигърият турында гына уйла. Калганы - ялган». Тирәлекне талымсызлык чорнап ала бара. Шигырь язам дип азапланучылар шулкадәр күбәйде, хәтта чүпләр белән бутамас өчен, телгә «чын шагыйрь», «шигырьдә шигырь» дигән төшенчәләр килеп керде. Чын шагыйрьләрнең иң нык курыкканнары - шигъри ялганга күнегү, укучыда шигъри зәвыкның бозылуы. Шигъри зәвык мең еллар дәвамында тәрбияләнә, аны юкка чыгару өчен дистә ел җитә. Чын шагыйрь өчен җиңел язмыш булмый. Аның язмышы - үз халкыңның язмышы хакында бар гавамгә ишетерлек итеп сөйли алу, киләчәк буыннарны афәтләрдән саклап калу, халкыңны биеклеккә күтәрү, яңадан түбәнлекләргә төшермәү хәстәрен күрү. Шагыйрь бөтен халык исеменнән сөйләргә җөрьәт иткән зат ул.
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган Шигырьләрне әйтер сүз көчен Ни өчендер Ходай миңа биргән -Өлешемә тигән көмешем...
«Шигърият - турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү ул». Раббым, үзеңә мөрәҗәгать итәрлек затны Яңа Сәет дигән авылдан табып, ул баланың күңеленә шигъри орлык салгансың икән, монда бәхәсләшер урын юк инде - Син ялгышмыйсың!

Зөлфәт кебек шагыйрьләребезнең кадерләрен белеп җитмичә, без, адәм балалары, ялгышмыйбызмы?..

Март, 1996 ел.

Факил Сафин.
"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz