"Шигырьләр сыктым мин..."

(Мөдәррис Әгъләмовны Тукай бүләгенә тәкъдим иткәч)
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны җөмһүриятебезнең Тукай бүләгенә тәкъдим итүләрен ишеткәч, эчемнән генә:
- Ниһаять, чын шигърияткә дә чират җитте, - дип куйдым.
Чаллы каласында яшәүчеләргә якташ та бит әле ул, чөнки М.Әгъләмов шушы төбәктә - Зәй районы Биш Субашы авылында туып-үскән егет. Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлаган.

Миңа сиксәненче еллар башында Түбән Биш урта мәктәбе директоры Л.Я.Ермолаев белән Казанда мәктәп җитәкчеләре курсында укырга насыйп булды. Ул үзләренең мәктәбе турында сүз чыкса, горур, үтә дә зур канәгатьләнү белән: «Мөдәррис Әгьләмов та бездә укыды», - ди иде. Дөньяга шагыйрь бүләк иткән анадан, авылдан, мәктәптән дә бәхетлерәк булу мөмкин микән?! Әгәр үзе белән шулай горурланалар икән, димәк, шагыйрь үзе дә бәхеттән бөтенләй үк мәхрүм түгелдер.

Безнең Чаллы ягының шагыйрь белән якташлыкка дәгъва итүенә янә дә бер сәбәп шул: 1968-1973 елларда М.Әгъләмов Яңа Гәрдәледә укытучы, Чаллы халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. Тагын да тирәнгәрәк китсәк, 1963 елда Чаллы район газетасы каршында әдәби түгәрәк эшли башлый. Аңа нигез салучыларның берсе - мәрхүм игелекле шагыйрь Хәниф Хөснуллин иде. Мөдәррис Әгьләмов, Разил Вәлиев кебек бүген билгеле шагыйрьләр - шушы түгәрәктән канат ярып, биеклеккә атылган затлар. Соңрак түгәрәк әдәби берләшмәгә әйләнә, аңа «Ләйсән» дигән исемне дә Мөдәррис Әгъләм биргән диләр. (Тарихи дөреслек өчен искәрмә: Мәхмүт Газизов раславынча, түгәрәккә «Ләйсән» исемен шагыйрь Шәүкәт Сибгатуллин биргән.) Кәр әдәбият дөньясы белән бераз таныш кеше Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби-иҗатберләшмәсе, аның эшчәнлеге, анда тәрбия-чыныгу алган каләм ияләре хакында ишетми, белми калмас.

Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләрнең һәркайсы талантлы, бу мәшһүр бүләккә һичшиксез лаек, әлбәттә. Шуңа күрә, берсенең дә иҗатына күләгә төшерәсем килми. Әмма... минем күңелдә бүләкләнүчеләр арасында М.Әгъләмов белән халкыбыз сандугачы Әлфия апа Авзалова исемнәрен күрү теләге яна. Үткән ел Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләр исемлегендә Зөлфәтнең булмавына ел буена канәгатьсезләнү тоеп яшәдем. Ни әйтсәң дә, аның «Адашкан болыт» дигән шигырьләр китабына бу рәвешле демонстратив күз йому - шигырь сөючеләрдә нигезле аптыраш тудырды. Эш алга табан да бу рәвешле барса, моның артында ни ятканын белү кыен түгел иде: димәк, бүләк, һәрхәлдә, талантка түгел, ә бәлки түрәләрнең күзенә кем сөйкемле булып күренә, кем «эш»не оештыра белә - башлыча шуңа бирелеп килде һәм алга таба да шулай булып калачак дигән сүз иде бу. Шөкер, быел әлеге исемлектә чорыбызның талантлы шагыйре Мөдәррис Әгьләмов бар. Дөрес карар! Ни өчен дисәк, Туфан, Сибгат Хәким кебек саф-пакь җанлы олпатларыбыз һәрдаим Мөдәрриснең Тукай рухындагы шагыйрь булуын искәртеп килделәр. Юкка гына бирелгән бәя түгел бу.

С.Хәким үзенең әдәбият хакында уйлануларында кат-кат: «Талантлар күп бездә... Фидакарьләр аз», - дип язган иде. М.Әгъләмов шигърияткә, нәкъ менә мәҗүсиләрчә табынган, фидакарьләрчә хезмәт итүче зат инде. Исемен бүген үк шигърияттән, әдәбияттан аерып булмаслык хәлгә килеп җиткән шагыйрь ул. Шигырь турында икеле-микеле сөйләнеп торсаң, авызыңны Әгъләм сүзләре белән «томалап» куялар:
Уйларың йөрәкне телеп, Ярып чыкмаса әгәр, Сүзләр мәгънәсен югалта Кара кипкәнгә кадәр.
Берәрсе үзенең әдәбият тирәсенә сырпаланып йөргәнен сиздерәсе килсә, М.Әгъләмов турында авыздан-авызга күчеп йөргән мең дә бер риваять-кыйссаның бер-икесен хәтеренә төшергән булыр. Ә кәк же, шул кыйссадан соң аның әдәбият белән «бәйләнеше» бәхәссез нәрсәгә әйләнә дә куя инде. Тел сөяксез, хәер. Мөдәррис үзе дә аптырап тормый:
Сүз җибәрдем... Бәлки дидем, Сусаганга әйбәт булыр... Теле кычытканнарына Гайбәт булыр.
Шәхсән үземнең Мөдәррис Әгъләмов белән танышлыгым юк. Шигырьләре буенча гына беләм. Шулай да аның миңа сабак биргәне бар. Сиксәненче елның көзендә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә шигырьләр күтәреп керергә җөрьәт иткән идем. Шунда Мөдәррис Әгъләмовка тап булдым. Шигырьләремне караштыргач: «Шагыйрь илһамны йә ата-бабаларыбызның тарихыннан чумырып ала, йә йолдызларга менеп чүпли. Урталыкта йөреп шагыйрь була алмассың, энекәш», - дигән иде.

Ул үзе шигърияткә ни рәвешле килгәнен үзе генә беләдер инде. Әмма дусты Зөлфәт аның турында: «Мөдәррис тумышы белән шагыйрь. Ул шигърияткә әзер килеш килде», - ди. Димәк, инде туганчы ук Ходай аның зиһененең нәкъ үзәгенә шагыйрьлек орлыгы салып куйган. Җегәр-дәрт - Ходайдан, тырышлык, үҗәтлек - үзеннән.

М.Әгъләмов иҗатында иң нык күзгә ташланганы - аның шигырьләре шәкел-форма ягыннан төзек, җайлы-көйле агышлы. Ул традицион калыпларны үз итеп, санга сугып яза. Әмма шигырьләрендәге фикер үстерелү рәвеше, шигъри җегәр үзенчә, фәкать Мөдәррисчә. Хис үсеше табигый, динамик яңгырашлы. Шигырьләрдә хисләрне тәмам сүрелгәнче сузу, акыллы булып кыланырга азаплану тоелмый. Сүзнең көчен, тәмен белеп, иҗади рухиятка хилафлык китермичә яза. Мөдәрриснең һәр шигырендә ниндидер моң бар. Эчке моң. Моңлы, үзенчәлекле агышлы шигырьдән шәүкәтлелек бөркелеп тора. Менә шул әсир итә дә инде укучыларны.

Еш кына М.Әгъләмовны чәчәнгә тиңлиләр. Хак сүзләр. Әмма чәчәнлекне такмаза формасындагы тезмәләр тупламасы дип уйлаучылар да бар. М. Әгъләмовның чын чәчәннәрчә иҗат итә, шигырьләрендә халык акылы югары поэтик осталык белән үрелеп бирелә, ягъни аның шигырьләрен китаптан йолкып алып, кем әйтмешли: «эләүкәдән егылып төшкән шәрәкәи көйләренә» сыптырып булышлы түгел. Алар көчле фәлсәфә белән өретелгәннәр. Аның шигъри бунтарьлыгы, бәйсез рухы безнең күңелләрне уята, сагайта, сискәндерә.

Сез, кешеләр, шундың акыллылар, Мин - акылсыз, килми танасым. Тик бер генә тапкыр аңлагыз сез Шул акылсыз адәм баласын!

М.Әгъләмов хакында -сүз кузгалса, Тукай исеме телгә алынмыйча калмый. Чөнки, күпмедер дәрәҗәдә, М.Әгъләмов-та да тукайлык яши. Аны акча да, мал да, дан да кызыксындырмый. Ул тормыш ваклыкларыннан өстен. Аңа иҗат иреге кирәк. Каләмдәше Р.Зәйдулла шундый кызыклы буыннар чылбыры төзи: Мөхәммәдьяр - Акмулла - Тукай - Туфан - Мөдәррис. Монда мантыйк юк түгел. М.Әгъләмов моны иҗаты белән раслый. Соңгы елларда татар поэзиясенең иң күренекле әсәрләре дип саналырга хаклы «Акмулла арбасы», «Тукайдан хатлар», «Остаз» поэмалары шагыйрьне тагын да зуррак иҗади биеклеккә күтәрделәр, олы шагыйрь булып җитлегүен, талантының бәрәкәтле булуын күрсәттеләр. «Сезнең күңелегезне иң биләгән авторлар кемнәр?» - дигән сорауга тәнкыйтьче Мансур Вәлиев:

- Прозада - Әмирхан Еники, поэзиядә -Мөдәррис Әгъләмов, - дип җавап биргәниде. - Болар икесе дә зур философлар, зур художниклар! Безнең халкыбызның олы талантлары алар. Тик без ал арны чын мәгънәсендә аңлап кына бетерә алмыйбыз.

С.Хәким: «Мәкалә саен Тукай «мин» дип кычкырып тора. Тукай шәхесен яшереп булмый икән!» - дип яза. М.Әгъләмов иҗатына да шундый «минлек» хас.
...Еламаска өйрәтүең белән Шигырь язарга да өйрәттең... Рәхмәт, язмыш, илгә һәм халыкка Әйтер сүзле иттең: - Мин әйттем!
Зур шагыйрьләр турында сөйләгәндә, ул бу турыда, теге турыда яза дип, аны тематик киртә-кысалар белән чикләргә тырышу хата булыр иде. М.Әгъләмов белән дә шундый хәл. Әнә, Зөлфәт тә: «Ул чын сәнгатьчә итеп яза алмаган вакыйга-күренеш юк», - ди.

Шагыйрь бүләкләр өмет итеп иҗат итми. Ул үз өстенә төшкән әхлакый бурычны аңлап, ил-халык гамьнәре белән янып яши. Кем булсаң да ярый, тик вөҗданыңа хыянәт итмә, илеңә, халкыңа кирәкле Кеше генә бул.
Илне дөрләтерлек янгын ята Җил иркендә калган күмердә. Илдә көчек булсаң бик тә ярый, Тик ил өчен кирәк өрергә.	(Зөлфәтнең М.Әгъләмовка 	багышлап язган шигыреннән).
Тик... шулай да... Шикләнебрәк яки борын чөеп караучылар да бар бит әле шагыйрьгә. Әгәр дә без Тукай рухы, Тукаебыз исемендәге Татарстанның дәүләт бүләге турында сүз алып барабыз икән, ни өчен әле мондый бүләкне нәкъ менә Тукайның рухи туганы - күренекле шагыйребез Мөдәррис Әгъләмовка бирмәскә, ди?! Без Ватанны Ана дип зурлыйбыз. Татарстан - безнең Ватаныбыз. Үзенчә яшәргә, үзенчә сөйләргә омтылганы өчен шактый кыенлыклар ашаган, аның талантларга гына хас булганча, кайбер сәерлекләрдән дә азат булмаган үз шагыйрьләрен Ватан-ана тиешенчә зурлап, башыннан сыйпап куя икән - бик хаклы гамәл кылыныр иде.
...Кыйнап кына кеше итеп булмый Ана назын көткән баланы...
Шагыйрьнең дә вакыт-вакыт ана назын тоясы, рәхмәт сүзе ишетәсе киләдер...Факил Сафин.
Февраль, 1992 ел.

"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz