Бу көннәрдә танылган шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 70 яшь тула. Шул уңай белән дустым, фикердәшем турында (бу мин уйлап чыгарган сүзләр түгел, ул үзе миңа “остазым” дип мөрәҗәгать итә) язмый кала алмадым.
СССР заманында ул озак еллар район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, аннары партиянең идеология секретаре булып эшләде. Элек-электән шулай: “зам”нар җигелеп тарта, әмма аларның куйган хезмәте күп вакытларда күләгәдә кала. Районыбыз халкының тормыш-көнкүрешен җайга салуда аның хезмәтен шактый киңәеп тасвирлап булыр иде. Газлаштыру өлкәсен генә алыйк. Бу юнәлештә башкарыласы эшләрнең документлары шактый еллар дәвамында шкафларда тузан җыеп ята. Шул документларны күтәреп, Гарифҗан ул чордагы башкарма комитет рәисенә мөрәҗәгать иткәч, тегесе бу эшнең барып чыгачагына башта ышанмый тора, аннары гына ризалаша. Районыбызда күперләр, юллар төзүне оештыру буенча аның хезмәте бәяләп бетергесез. Ул чорда юллар өчен дамбалар күтәрү колхозлар көче белән башкарылды. Гарифҗан Садыйкович җитәкчелек иткән озак еллар дәвамында тимер-бетон күперләр һәм юллар төзү юнәлешендә районыбыз республика күләмендә лидер булды. Авыл хезмәтчәннәре әле дә бу юл-күперләрнең игелеген күрә. Кайбер районнарда бүген дә мондый камиллек тәтемәгән авыллар бар. Моннан 10 ел элек, Гарифҗан Садыйковичка 60 яшь тулганда, мин аңа үзенең нәсел шәҗәрәсе “агачы” ясап бүләк иттем. Төп хезмәте бик авыр һәм җаваплы булганлыктан, аның ул вакытта тарихи мәгълүматларны өйрәнергә вакыты булмады. Төп эшеннән киткәч, ул җиң сызганып, тарихны өйрәнергә кереште. Аның нәсел җебен өйрәнгәндә мин шундый мәгълүматка тап булдым. Әтисе ягыннан бабалары менә кемнәр: Көрәшә – Иртуган – Уразмәт – Үтәгән – Зәйнулла – Гомәр – Габделгани – Мөхәммәтша – Мөхәммәтсадыйк – Гарифҗан... Тарихи чыганакларга караганда, бу чылбырдагы Үтәгән мулла Арбор тарихында һәм, гомумән, Малмыж төбәгендә әһәмиятле урын алып тора. Ул гадәти имам гына түгел, дәүләт эшлеклесе дә, шагыйрь дә булган. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани язмаларында ачык әйтелә. 200 елдан артык Арбор авылының волость үзәге булып торуы да нәкъ менә Үтәгән мулла исеме белән бәйле. Төп эшеннән киткәннән соң, 10 елдан ким вакыт эчендә, тарихыбызны барлау юнәлешендә ул искиткеч күп эш башкарды. “Балтач энциклопедиясе”нең ике томын туплап, барлык язмаларны әдәби яктан эшкәртеп, затлы басма итеп чыгару – титаник хезмәт, искиткеч зур батырлык. Язучылык хезмәтенә килгәндә, Гарифҗан шагыйрь генә түгел, көчле публицист та. Милләт язмышын кайгыртып, чын йөрәктән чыккан кайнар язмалары республика матбугатында еш басылып килә. Гарифҗанның 60 тан артык шигыре җырлар рәвешендә күңелләребез түренә кереп утыру үзе генә дә күп сөйли. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов, Әнвәр Шаһиморатов, Мәсхүдә Шәмсетдинова һәм башка танылган композиторлар аның шигырьләренә көй иҗат итте. Күп кенә җырлары халык арасында киң популярлык казанды. “Керим әле урманнарга”, “Яшьлегем кайтавазы”, “Аулак өй”, “Яшь сылуга” кебек җырлары төрле елларда “Татар җыры” фестивальләрендә лауреат буларак бәяләнде. Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли ул. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән “Газаплы күченү” романы, “Утыз рамазан вәгазе”, “Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия” кебек китаплар басылып укучыларга иреште. Гарифҗанның иҗат кешесе буларак та, җитәкче-оештыручы буларак та шундый зур уңышларга ирешүендә тормыш иптәше Асия ханымның да өлеше бик зур. Үтә дә сабыр холыклы, эшчән һәм кешелекле дип беләм мин аны. Язмамны Гарифҗан дусның бер робагые белән тәмамлыйсым килә: Ирләр булып туганбыз без чыдар өчен, Мәйданнарның уртасына чыгар өчен, Кирәк булса, ил язмышын иңгә салып Давыл аударган имәндәй сынар өчен. |
|