Фаҗигале еллар авазы

Язма кыскартып бирелә
Соңгы унъеллыкта Факил Сафин үзен җитди прозаик, романнар тудырырга сәләтле художник итеп танытты. 1992 елны аерым китап булып басылып чыккан «Соңгы көз» повестен, әсәрнең прототипларын, язылу тарихын белгән Чаллы-Мөслим-Актаныш төбәге кулдан-кулга йөртеп, теткәләнеп беткәнче укыды. Әсәрнең төп герое Заманов - заман тудырган кеше, заманны тупикка китергән сәбәпләрне ачып салырга ярдәм итүче тип буларак тергезелә. Язучының үз героена сайлаган исем-фа-милиясе дә символик мәгънәгә ия. Язучы Замановны тарихи кеше, совет дәүләте белән бәйләнгән кеше, заманның тимердәй ханы булырга дәгъва итүче кебек сурәтли. Аны шушы система икейөзле һәм мәкерле ясаган. Хатынының иртә үлеме, малаеның юлдан язуы хуҗаның холык-фигыленә, гамәл-тәртибенә барып тоташа. Асылда, киләчәге булмаган бу кеше үзе дә, аның кул астында эшләүчеләр дә - бәхетсезләр, шушы илкүләм идеологик ялганның корбаннары. Повестьның исеме дә әсәрнең субъектив идеясе белән ассоциацияләнә, әйтерсең лә язучы системаның соңгы көзен, иҗтимагый-тарихи хәрәкәтнең ахырына, соңгы ноктасына якынлашуын искәртә, аның корбаннарын берәм-берәм күз алдыннан уздырып сызлана. Автор экзистенциясе ялгыш кануннарга корылган җәмгыятьтә гарипләнгән колларга һәм хуҗаларга юнәлтелгән. Әсәр кешеләрне официаль идеология тудырган иллюзияләрдән, ялгыш кануннардан арындырырга, азат итәргә омтылып язылган кебек тәэсир калдыра.

Замановка оппозициядә сурәтләнгәнКамил Бариевич образы кешедәге ныклыкның, хөрлекнең чагылышы, автор идеалы төсен ала. Мәктәп директоры теләсә нинди ситуациядә кеше булып, үз сүзенә тугры калучы итеп бирелә. Ләкин язучы үз героеннан көрәшче ясамый. Киресенчә, күп кенә очракларда юмор кулланып тудырылган әлеге образ ышандыру көченә ия.

«Соңгы көз» повесте татар әдәбиятында соцреализм тудырган уңай геройга (Тимерхан Заманов - алдынгы колхоз рәисе, эшне бар нәрсәдән өстен куючы, совет идеологиясенең төп кануннарын үзләштергән, корычтай-тимердәй нык характерлы, каты куллы кеше буларак, татар соцреализм әдәбияты мәйданга чыгарган уңай геройларның игезәге) башка яссылыкта күз ташлап, укучының аңа мөнәсәбәтен үзгәртү аша совет хакимиятенең асылы хакында уйланырга мәҗбүр иткән беренче әсәрләрдән булды. Көчле кеше фаҗигасен күрсәтү мотивы язучының башка эпик әсәрләрендә дә лейтмотив булып сузылып бара. Авторның көчле иҗтимагый тәнкыйте укучы мөнәсәбәтен формалаштыручы үзәккә әверелә. Полифония алымына-геройлар булып сөйләүгә, аларның уй-кичерешләрен турыдан-туры сурәтләүгә мөрәҗәгать итү әсәрнең ышандыру көчен арттыра.

Язучы каләменә хас тагын бер сыйфат - чор, заман образы тудыру, иҗтимагый атмосфераны ваклыкларда-детальләрдә һәм тулы бер панорама итеп сурәтләү. «Соңгы көз» үзгәртеп корулар алды елларын колачлый, совет хакимиятенең торгынлык, кризис атмосферасын тергезә. Язучы шул торгынлыктан чыгу юлыюклыгы, советчыл идеологияне үзгәртү-камилләштерү мөмкин түгел икәнлекне аңлау ноктасына укучыны да алып килә, моның сәбәпләрен әлеге системаның нигезенә салынган кануннарның дөрес булмавы белән дәлилли.

Ф.Сафин каләме укучыга тәкъдим иткән икенче эпик әсәр - «Гөлҗиһан»- сайлаган әдәби материалы, стиль хасиятләре ягыннан беренче повестьтан нык аерылып тора. Татар повестеның иң матур традицияләрен дәвам итеп, язучы шигъри-эмоциональ хикәяләүдә кеше җанының олылыгын, тирәнлеген күрсәтүгә омтыла, гади авыл хатыны язмышы мисалында, гомумән, кеше һәм кешелеклелек, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтләре, бер заманда да үзгәрмәс-югалмас кыйммәтләр хакында уйлана.

Үзәккә куелган герой - Гөлҗиһан - көчле рухлы, җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга курыкмый торган хатын-кыз. Ул милли әдәбият өчен традицион, авторның уңай идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Язучы аның ике сыйфатын: кызгана белү һәм гел яхшылык кына эшләү сәләтен калкытып куя.

Ф.Сафин вакыйгаларда ачыла торган характерларны эпизодик образлар ярдәмендә «үстерергә» ярата, моның өчен берничә геройны бер үк амплуада сурәтли. Мәсәлән, Гөлҗиһанның әсәрдәге «игезәге» - шулай ук мәрхәмәтле, күп авырлыклар күрсә дә, кешелеклелеген югалтмаган, кызгана белүче һәм сабыр Шәмсия түти булса, шулай ук ярдәмчел, эш сөючән, изге күңелле, хәтта бераз йомшаграк татар ир-аты тибы буларак тасвирланган Гыйльметдин һәм Бәдри абзый янәшә биреләләр. Үзен генә кайгыртып яшәүче, әхлаксыз, явыз Фәймәнең «дәвамчысы»- Әфүзә күрсәтелә.

Геройларның эш-гамәлләрен, әсәрдәге ситуацияләрне тарихи-иҗтимагый детерминацияләүче реализм, әлбәттә инде, заманга бәя бирмичә уза алмый. Ф.Сафин повестьта 1940-1960 еллар атмосферасын тергезә, чор картинасын ясый. Дөрес, повестьта заман образ итеп төгәлләштерелмәгән, чөнки язучы җәмгыятькә Гөлҗиһантормышының бер аралыгында гына күз ташламый: төп герой язмышы әсәрнең буеннан-буена халык язмышы белән уртак. Чорга бәя исә шулай ук кеше образлары ярдәмендә бирелә. Ф.Мөлеков, Әүхәт, Шәйхаттар кебек геройлар - нәкъ менә заман тудырган характерлар. Мөлеков 1930-1940 еллар совет системасы тәрбияләгән җитәкче тибы: эш кешесе, ләкин үзен дә, башкаларны да кызганмас, усал. Әүхәт исә- аларга алмашка килгән җитәкче тибы: булдыксыз, надан, әхлаксыз. Бу ике герой хакимиятнең үзгәреш эволюциясен һәм совет җәмгыятендә кешегә мөнәсәбәтне ачып бирә.

Шәйхаттар милли проблемага - катнаш никахлар һәм туган җирдән читтә яшәүгә кагыла. Акыллы, ләкин көчсез, үз сүзен әйтергә, хокукларын дауларга, үзен хуҗа итеп тоярга көче җитми торган, читтә гомер үткәргән татар кешесенең язмышы аянычлы.

Шулай итеп, җәмгыять һәм шәхес проблемаларын тарихи сәбәпләргә тоташтырган, XX гасырның күп кенә сәхифәләрен тергезгән повестьта фәлсәфи фикер, кызгана белү дигән кыйммәт әсәрне җыеп тора. Татар әдәбиятын кызыклы характерлар белән баетып кына калмыйча, повесть реализмның фәлсәфи башлангычка игътибар итү мөмкинлеген дә барлап уза.

Ф.Сафинның «Биек тауның башларында» дип аталган романы да повестьлар кузгаткан аерым бер проблемаларга кагыла. Алай гына да түгел, кайбер мәсьәләләрдә инде башланган сүзне дәвам итә. Әсәр татар әдәбиятында Рәсәй-Чечня сугышын яктырткан, шушы фонда милли проблематиканы калкыткан беренче күләмле әсәр булды. Романда ике төп сюжет сызыгы бар: берсе Раушания белән Шәфкатьнең мәхәббәт тарихы булса, икенчесе Рәсәйнең Чечняга каршы башлаган сугыш хәрәкәтләрендә әлеге фаҗигагә мөнәсәбәт үзгәрү тарихы буларак бәяләнә ала. Аларны үзәк герой- Шәфкать образы бер төенгә бәйли һәм фаҗигале, иҗтимагый сюжет сызыгы да, мәхәббәт һәм гаилә хакында сөйләүче вакыйгалар да бергә чишелә.Милләтара сугышларның да төп сәбәбе- тигезсезлек. Бу явызлыкны туктатуның туры юлын язучы башка милләтләрнең ярдәмендә күрә. Шәфкать белән Раушаниянең чеченнарга булышлык итә башлавы- шуның бер дәлиле.

Җәмгыятьтәге тискәре күренешләр хакында сөйләгәндә, автор усал һәм әче телле хикәяләүчегә әверелә. Сүз сөйләүдән ары китмәгән «милли геройлар»мы ул, кеше язмышына битараф военкомат хезмәткәрләреме, авыл кешеләренә аяк чалучы авыл Советы эшчеләреме - һәммәсе автор тарафыннан сатира утына алына. Мондый геройлар өч яктан бәяләнә: автор аларны ситуация эчендә күрсәтә, икенче бер герой авызыннан бәяләтә, хикәяләүче буларак үз мөнәсәбәтен белдереп уза.

Ф.Сафинның язучы буларак осталыгы традицион алымнарны камилләштерүдә икәнлеге шиксез. Әсәрнең төп геройлары - Шәфкать белән Раушания, алар арасындагы сокландыргыч мәхәббәт, авыл кешеләре арасындагы самими мөнәсәбәтләр сәнгатьчә югарылыкта тасвирланган. Мәхәббәт хисен тасвирлаудагы- лириклык, авыл тормышы сурәтләрен бирүдәге юмор әсәрне мавыктыргыч итә. Ф.Сафинның бу романы 1970-1980 елларда татар авылының үткәнен сагынучы, элеккеге матурлыкның югалуына сызланучы бер төркем әсәрләр биргән татар әдәбиятында яңа сүз булып яңгырады. Ул бүгенге авылда да электән килгән матурлыкның - кеше күңеле, әхлагы, холык-фигыле, тәрбиясе гүзәллегенең, кешеләрнең көнкүрешендәге тәртиплелек-нең, үзара мөнәсәбәтләр сафлыгы-чисталыгының, традицияләр, йола-гадәтләрнең югалмаганлыгын әйтте. Әсәрдәге һәрберсе үзенчәлекле, бөтенлекле характер булып ачылган Хәкимәләр, Тәкыйләр генә түгел, яшьләрдән Раушания һәм Шәфкатьләр дә милли геройлар кебек кабул ителә.

Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» трилогиясе XX гасырны тетрәткән үзгәрешләрне игътибар үзәгенә куя һәм аларга ике яклы: кешелек тарихының бер сәхифәсе буларак һәм милли тарихның бер буыны итеп күз ташлый. Романда XX гасырныңберенче чирегендә булып узган тарихи вакыйгалар тергезелә. Инкыйлабтан соңгы авыр еллар, гражданнар сугышы, ачлык, колхозлашу һәм репрессияләр - егерме еллап вакыт иңләнә. Үзәккә Әхмәтсафа Дәүләтъяров - татар тарихында билгеле шәхес куелган. Аның дөньяга карашы формалашу, чын күңелдән ышанып яңа тормыш төзүгә катнашуы, зур исем-дәрәҗәләргә ирешүе һәм шушы системаның канлы тегермәнендә юкка чыгарылуы бәян ителә. Автор героен, барыннан да элек, фаҗигале язмышка ия, яңа тормыш төзү идеясенең корбаны булган шәхес итеп сурәтли. Бер яктан, аның гаярь, көчле шәхес булуы ассызыклана. Икенче яктан, Октябрь инкыйлабы казанышларын милләткә хезмәт иттерергә, эш-гамәлләре белән татар халкының язмышын үзгәртергә омтылучыларның, шушы максаттан яңа хакимияттә эш башына килгән татар зыялыларының берсе икәнлеге һәрчак күз уңында тотыла. Зыялылар фаҗигасе трилогия ахырында Ш.Усманов авызыннан әйттерелә: «Гаепме? Бар анысы. Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихның табигый агышына каршы гамәл кылуда турыдан-туры катнаштык, кан, үле гәүдәләр өстендә яңача тормыш төзергә маташтык. Бу иң зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә. Гомернең кыйналудан калган өлеше уйланып кына үтә. Ата-бабаларыбызның йолаларына төкереп, үзебезчә әхлак әвәләдек, сәясәт укмаштырдык, денсез-имансыз кавемгә әйләндек. Шушы хәлдә үзебезне гаепсез итеп, акланып маташу зур хата, Дәүләтъяров. Болар барысы да безнең акыл, безнең йөрәк белән эшләнде. Без үстергән үсентеләр агулы җимеш бирделәр. Аларны без ашамыйча, кем ашасын!» Бу гаять тә аяныч нәтиҗә - XX гасырның иң олы фаҗигасенә бәя дә, бары тик XXI гасыр биеклегеннән торып кына аңлау мөмкин булган хакыйкать тә, язучының Ә. Дәүләтъяров язмышы мисалында тарихи хәлләргә яңача-заманча каравына дәлил дә! Язучы фикере, сызлануы көчлеләрне юк иткән заманга, ялгыш юлдан киткән җәмгыятькә, корбан булган шәхесләргә һәм төп көчләрен - яшьләрен югалткан милләткә юнәлтелә. Бигрәк тә өч яссылыкта: колхозлашу барышын, хакимиятнең үз эчендәге астыртын көрәш нечкәлекләрен һәм төрмәдәге аяныч хәлләрне - барлык ваклыклары белән, детальләр, ассоциация уятырлык ачкыч-сүзләр, җан өшеткеч күренешләр, күп санлы мисаллар ярдәмендә сурәтләү шушы сызлануны, ачынуны иң югары чиккә җиткерә. Укучыда да үкенеч ачысы тудыра.

Романны аңлауга ачкыч, беренче әсәрләрдәге кебек, характерлар ачылу барышына яшерелмәгән. Ул - инкыйлабка, большевизмга гомуми бәя, әсәрнең башында ук метафора итеп бирелә, ахырга кадәр «җемелдәп» бара. Төп сюжет сызыкларының беренчесенә төенләнеш булган мета-фора-күренеш түбәндәгедән гыйбарәт. Таң ике тапкыр ата. Иртән торуга, алмагачлар шау чәчәккә күмелгәннәр. Күз тимәсен өчен, бакча хуҗасы Мостафа ботакларга кызыл тасмалар бәйли. Ләкин алмагач чәчәкләрен боз каплый.

Авторның XX гасырның беренче чирегендә булып узган вакыйгаларга һәм илкүләм, һәм милли мәнфәгатьләр, милли тарих, күзлегеннән бәя бирүе - татар әдәбиятына алып килгән иң әһәмиятле яңалыгы. Бу яктан, икенче-өченче китаплар мәгълүмати тирәнлеге белән аерылып тора. Алар - татар тарихчылары өчен дә фактларны шәрехләү ягыннан кызыклы булырлык, төпле, нигезле. Төзелә башлаган мөселман полкын фронтка җибәрүнең милли республиканы гаскәрсез калдыру сәясәте белән бәйле булуын билгеләү, егерменче елларда Татарстан хөкүмәте җитәкчелеге һәм Мәскәү мөнәсәбәтләрен ачу, Солтангалиев сәясәтче шәхесенә бәя, 1921 елгы ачлыкның ни өчен Татарстанда аеруча аяныч нәтиҗәләргә китерү сәбәпләрен табу, бу фаҗигадә Солтангалиевнең ролен күрсәтү («Илгә, нәкъ шул төбәктә яшәгән халык өстенә ябырылып ачлык килгән көннәрдә Татарстанга ун миллион йөз егерме мең пот продразверстка җиткерелә. Сәхибгәрәй Сәедгалиев моны унбиш миллион дүрт йөз мең потка җиткереп үти») һ.б. бик күп мәсьәләләрдә язучы фикере үзенчәлекле һәм яңача яңгырый. Өченче китапта тудырылган Н.Ежов, А.Алемасов, А.Лепа, Г.Мөхәммәтҗановларның сәяси портретлары Казан, республика тарихына заман, XXI гасыр баскычыннан аңлатма бирә. Шунысы да игътибарга лаек: өч китапта да сәяси үзгәрешләр һәм мәдәни үзгәрешләр, милли мәдәнияттәге хәл-әхвәлләр янәшә күзәтеп барыла. Трилогия татар мәдәнияте тарихын, андагы гомуми тенденцияләрне һәм милли үзенчәлекләрне колачлап ала.

ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты уздырган киңәшмәләр, партиянең өлкә конференцияләре материаллары, чыгышлар һәм көндәлекләрдән өзекләр, протоколлар да әсәр тукымасына уйлап урнаштырылган. Алар әдәби материалга кушылып китә, аннан аерылып торган эре кисәкләр юк, образлылыгы белән берьюлы берничә вазифа үти.

Романда, аерым-аерым характер итеп эшләнгән көчле образлардан тыш, күп кенә ярдәмче образлар да урын алган. Аларның бер өлеше - татар мәдәниятендә мәгълүм шәхесләр. Әсәрдә Муса Җәлил, Һади Такташ, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Авзал Таһиров, Заһид Шәркый, Шамил Усманов, Максим Горький, Салих Сәйдәшев һ.б. бик күпләрнең иҗади портреты тәкъдим ителә. Язучы бүгенге укучыга татарның талантлы шәхесләренең ничек итеп яңа тормыш төзү идеясеннән очкынланып китүе сәбәпләрен дә ача, әлеге талантларның характер һәм дөньяга караш үзенчәлекләрен дә күрсәтә. Мондый максат куелу бүген - тарих дәреслекләре битләрендә большевизм идеологиясенең негатив бәяләнүе шартларында - аерым әһәмияткә ия: ул чор атмосферасын аермачык күзалларга да, милләт зыялыларының ни өчен инкыйлабка зур өметләр баглавын билгеләргә дә ярдәм итә. Бигрәк тә яшьләр: Мифтах хәлфә кебек укымышлы мөгаллимнәрдән белем һәм тәрбия алган Әхмәтсафалар, бунтарь холыклы Җамаллар, очкындай Ш.Усмановлар - талантлы, көчле-булдык-лы, акыллы, саф күңелле буын - соклану катыш үкенеч белән сурәтләнә. Аларның эш-гамәлләренә, уй-хыялларына артык зур игътибар бирү исә алмагач чәчәкләре символын нәкъ менә яшьләр дип аңлау вариантын калкытып куя.

Тарихи шәхесләр, аларның язмышлары тагын бер җыелма образны - заман образын тудырырга ярдәм итә. Заман -1911 елгы инкыйлабтан соңгы, яңа тормыш төзү дәвере. Ул - кешеләр күңелендә зур өметләр уяткан, аларны олы эшләргә дәртләндергән вакыт. Яңа матур тормыш төзү идеясе яшьләрне берләштерә, талантларын ачарга булыша. Ләкин шул ук заман үзе мәйданга чыгарган яшьләрнең башына җитә, аларны юкка чыгара. Аерым шәхесләр язмышына күз" ташлау, сәяси материаллар аша язучы ил тарихына бәя бирә, большевиклар алып барган сәясәтнең киләчәге булмавын, аның җәмгыятьне, милләтне таркатуын ассызыклый. Автор гаменең объекты рәвешендә заманның фаҗигасе калка.

Әсәрдә ясалма образлар күп, һәм алар да максатчан файдаланылган. Сталинның кызыл миләшләрне татар ирләренә охшатуы аша аңлатылган аллегория яңа заманның милли сәясәтен фаш итә: «Көчле халык, рухи тамыры сәламәт сакланган халык. Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора. Чүпләп кенә өлгер - күзне, зиһенне алдап янып торган ачы җимешләрне». Сталин алып барган сәясәт тә, кызыл миләшләрне сырып алып юк иткән кошлар кебек, татарның иң белемле, акыллы, гайрәтле һәм кызыл идеологияне кабул иткән шәхесләрен яшь көенчә юк итүгә, рухи һәм физик яктан имгәтүгә корылган иде, ди язучы. Әлеге аллегориянең икенче укылышына да мөмкинлек калдырылган. «Җәмгыять үсешендә, иҗтимагый фикердә «күмәкләшү» дигән татлы җимеш күпләрнең күзен кыздыргандыр кыздыруын...» дигән өлеш, гомумән, большевизм сәясәтенең аерым этапларын күздә тота.

Романда һәм фәлсәфи, һәм тәнкыйди башлангыч көчле. Фәлсәфи фикерләрне калкыту өчен, язучы еш кына татар шигъри мирасына мөрәҗәгать итә. Дәрдмәнд шигырьләреннән, «Идегәй»дән өзекләр табигый рәвештә әсәр тукымасына кереп урнашканнар. Алай гына да түгел, цитация заманга хас сыйфатларның мәңгелек проблемалар булуын искәртергә ярдәм итә. Менә бер мисал. Әхмәтсафа белән Гомәр агай «Идегәй»дән өзекләр аша «сөйләшеп» алалар: «...Бозгынлыкта калган ил - Аның көне кемгә охшар? Кичәге киткән атамның Менгәне - кеше аты икән, Сауганы - кеше биясе, Җиккәне- кеше дөясе. Алты айлык агыр йортыңнан Урын тапмый, атамның Киселеп китте җәясе, Аның көне кемгә охшар?..» юллары инкыйлабтан соң төзелеп ятучы яңа заманга бик тә оста, үткен бәя булып яңгырый. Моннан тыш, текст әзерлекле укучыны «Идегәй» сюжетына алып китә һәм тарихи вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итә: аллюзиягә әверелә. Алтын Урда вакытында да, инкыйлаб чорында да кеше язмышларының хакимият, власть өчен көрәш тәгәрмәче астында тапталуын искәртә. Теләсә кайсы заманда хакимият өчен сугыш бара һәм ул илләр, шәхесләр тормышын тамырдан үзгәртә, үзенә буйсындыра, дигән фикергә китерә. Мондый гомуми ассоциациядән тыш, әлеге сүзләрнең татар тарихына мөнәсәбәтле дастанда әйтелгән булуы да мәгълүм. Милли тарихны бозгынлыкта калган ил эпитетын ачыклау аша аңларга тырышу автор дискурсы кебек кабул ителә.

Әсәрдә бик күп иҗтимагый проблемалар күтәрелә. Аларның байтагы яңа тормыш алып килгән үзгәрешләр белән бәйле. Бу үзгәрешләргә инкыйлаб яклыларның да, аңа каршы кешеләрнең дә мөнәсәбәте, фикер-карашы ачыктан-ачык күрсәтеп барыла. Шул ук вакытта мондый турылык ышандыру көчен киметә. Мәсәлән, романда Мифтах хәлфә губкомнан килгән вәкилгә болай ди: «Акыллы кеше беркайчан да революция ясамый! Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күңелле, явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш. Иң куркынычы - җанында кемнәндер ни өчендер үч алу тойгысы котырган иблисләр генә яскана инкыйлаб-фәлән дип. Акыллары томаланган бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән». Бу фикер, Мифтах хәлфәнеке булудан бигрәк, бүгенге югарылыктан торып ясалган автор гомумиләштерүе кебек аңлашыла.

Роман үзенең фактологик нигезе нык булу ягыннан сокландыра. Татар мәдәниятендә мәгълүм кешеләр язмышы, тулы бер регион - Минзәлә, Мөслим, Әмәкәй тирәләрендә - колхозлаштыру хәрәкәтенә бәйле мәгълүматлар, Татарстанда 20-30 нчы еллар чигендә партия җитәкчелегенең кылганнары - барысы да чорга объектив бәя бирүгә, яңа тормыш тәртипләренең асылын ачуга хезмәт итә. Ләкин иң әһәмиятлесе - шушы төрле характердагы материал әсәрнең идеясе, нигезгә салынган метафора һәм әдәби чаралар ярдәмендә бербөтенгә әверелгән. Якын тарихка кагылышлы күп кенә әсәрләрдәге төп кимчелек - публицистик катламның уйдырма катламын, әдәби катламны каплап китүе күзәтелми. Дөрес, әсәр тукымасында артык әһәмиятле булмаган аерым бер вакыйгалар да шактый җентекле тасвирлана. Мәсәлән, Әхмәтсафаның Хива якларында хезмәтенә кагылышлы урыннар бик кыска гына, ретроспекция белән бирелгәндә, отышлырак булыр сыман тоела.

Шулай итең, Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» романы - татар әдәбиятында беренчеләрдән булып 1920-1930 елларда илдә барган үзгәрешләрне, аларның татар халкы язмышына тәэсирен фаҗига буларак бәяләгән, шушы чорның канлы тарихын акларга яки гаепләргә җыенмыйча, ләкин һәркем сабак алырлык итеп сурәтләгән зур әсәр, татар зыялыларының тормышын һәм омтылышларын, меңнәрчә асыл улларын югалткан милләт трагедиясен яктырткан киң бер елъязма. Әсәр нәкъ менә реализм юнәлеше үзенчәлекләренең соңгырак чорларга караган тарихи әсәрләр язганда алыштыргысыз булуын, татар әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, бүгенге укучы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле әсәр иҗат итү мөмкин икәнлекне дәлилләде. Җәмгыятьтә тарихи үткәнгә карата хакыйкать эзләү дәверендә шул хакыйкатьне әдәби калыпта күрсәтү үрнәге бирде.

Дания Заһидуллина
"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz