Хәтере сауларга гыйбрәт

Бервакыт Балтачның үзәк китапханәсеннән «Биек тауның башларында» исемле китапны сорадым да, анда эшләүче Зелирә ханымның җавабын ишеткәч, беркадәр гаҗәпкә калдым.
- Тиз китерерлек булсаң гына бирә алабыз, аны укырга теләүчеләр күп, - диде китапханәче.һәм үзе эшли торган госпитальгә урнаштыра. Яраланган һәм каты контузия алган Шәфкать тә шушында.

Факил Сафинның берничә ел элек Татарстан китап-журналлар басмаханәсендә дөнья күргән романын халык һаман укый, ләкин әдәби җәмәгатьчелек аның хакында артык сүз куертып та тормады, дияргә була. Нилектән икән бу? Әллә без, хәтерсезләндерелгән һәм шул хәлебезгә җиңел генә күнгән халык, туктамас борын ук, бу романда бик азы гына яктыртылган мәгънәсез сугышны онытып та барабызмы? Анда башларын салган милләттәшләребезгә һәм диндәшләребезгә хыянәт булмасмы соң бу? Сугышны башлаучыларны да һәм, бер туктагач, яңадан дөрләтүчеләрне дә җиңел кичердек, сайлауларда аларга иң күп тавыш биреп илне шаккатырдык. «Биек тауның башларында» романы, аңлап укысак, нәкъ менә илкүләм мәнсезлекләргә, тормышның көен-моңын саташтыручыларга, хәтәр гамьсезлегебезгә, хәтерсезлегебезгә каршы якта торып язылган, җәмгыятьнең якын тарихыннан әлегәчә кан саркып торган җәрәхәтне ачып куйган, югыйсә. Шуңа күрә бу әсәр басылып чыкканнан соң ук тиз арада җәмәгатьчелекнең илдәге сугышка каршы көчләрнең игътибарын җәлеп итәргә, аның авторына азмы-күпме хуплау белдерелергә, кирәксә, ул чакта әле тәҗрибәсез булган романистның (соңрак язылган «Саташып аткан таң» трилогиясе аның әдәби осталыкка ирешә баруын ачык күрсәтте) җитешсезлекләре дә бәян ителергә тиеш булгандыр.

Автор роман сюжетына «бөек» (ягъни, бик хәтәр бөеклек чире белән интегүче һәм халкын да интектерүче) Русия тормышыннан кыска гына вакыт аралыгындагы вакыйгаларны ала. Автор укучьщы Чечня сугышының чын сәбәпләрен аңлау өчен алдан ук әзерли башлый. Романда сурәтләнгән Раушания белән Шәфкать фаҗигасенә тирәнрәк төшеним дисәң, бу сәбәпләрне, һичшиксез, белергә кирәк. Биредә Факил Сафинның әйбәт кенә публицист булуы да күпмедер роль уйный. Дөрес, «публицистика кидеп керсә, әдәби әсәрне үтерә» дип уйлаучы әдипләр дә бар. Әмма чеченнәр илендәге кебек сәер сугыш турында сүз бара торган романда автор һәм ул тудырган персонажлар бу канкоешның гаделсезлеге, аны башлаучыларның икейөзлелеге хакында үз фикерен әйтмичә кала алмый бит. Русиянең беренче Президенты Ельцин, телеобъектив каршына басып, Чечняга корал белән керүнең хәтәрлеген һәм, бер башланса, сугышны туктатып та булмаячагын әйткән иде ич. Кемнәр йогынтысындадыр, шушы бердәнбер хак карашын нәкъ киресенә үзгәртте дә куйды.

...Кавказдан бик ерак Усаклы авылында Шәфкатьнең әтисе Гасыйм абзый белән Тәкый агай сөйләшүен күңел биреп, әсәрнең публицистик куәтенә төшенеп укысак, бу эпизодның роман авторы тарафыннан бик уйлап һәм урынлы кертелгән булуын күрербез. Чечня сугышының рәсмиләр танырга да теләмәгән чын сәбәпләре хакында укучыны уйланырга чакыру, хакыйкатьне төшенергә булышу нәкъ шушыурыннан башлана. «Гәзитләрдән укыган бар, хәзер бөтен илгә мафия хуҗа икән»,- ди Тәкый һәм ике авыл агае, үзләрендәге һәм роман авторындагы саран гына мәгълүмат нигезендә, мафия турында фикерләшәләр: нәрсә ул мафия, нигә аларны тотып япмыйлар?.. Ун еллар элек проблеманы күпләребез әнә шулай гадиләштереп күз алдына китергәндер. Яңа чынбарлыкка күзләребез ачылмаган мәче балалары төсле идек шул, сабый фикерле идек. Әле дә күзләрнең ачылуын теләүчеләр күп түгел. Ә ун еллар элек бөтенләй гамьсез булганбыз, чөнки ул чакта Төньяк Кавказда сугыш та юк иде, аның уты Шәфкать кебек күп егетләребезнең, Раушания кебек кызларыбызның яшьлеген һәм бәхетен өтеп алмаган иде. Мәскәү, ниндидер «Конституцион тәртитжә аркаланып бер кулы белән чеченнәр илен хәрабәгә әйләндерер, икенче кулы белән аны төзәтү өчен акча биргән булыр, тик ул акчалар кайдадыр эзсез югала барыр, дип тә уйламаган идек. Сугыштан бүтән бер юл белән дә акча табарга өйрәнмәгән Рәсәй түрәләре үз бизнесларын да шуңа кордылар. Чечня сугышын туктаткан Лебедька илнең атаклы эшмәкәре «нинди шәп бизнесны харап иттең» дип юктан гына ачуланды мәллә? Сугыштан, халык фаҗигасеннән акча көрәүче мафия «Аккош»ны кичерә дә алмады, тик аның үлемендә татар фамилияле бер очучы гына гаепле булып калды. Чечняда башланган гаделсез канкоешның аза-аза Беслан фаҗигасенә- бер гөнаһсыз йөзләгән баланың гомере өзелүгә китерүе акылын җуймаган бар дөньяда, миллионнарча күңелләрдә иң күңелсез уйлар калдырды. Факил Сафинның һәр күренешкә үзенчә аңлатма бирергә яраткан һәм, минемчә, күпмедер дәрәҗәдә автор фикерләрен дә чагылдырган Тәкый агае бу коточкыч хәлләрдән соң ни әйтер иде икән?

Тәкый агайның башкаларныкына охшап бетмәгәнчә фикер йөртүе романны тагын да тормышчанрак итә, аның эчтәлеген шактый баета. Колхозлардагы гап-гади төзелешләргә читтән әрмән осталары китереп, авылларны «әрмәнләштерү»гәкарата да, түрәләрнең истә-оста югында үзара ярышып мәчетләр салдырырга тотынуы, намазга ничә кеше йөрүе белән җентекләп кызыксынуы уңаеннан да кемгәдер әйтәсе килеп йөргән сүзләре бар аның. Тик болар хакында иркенләп сөйләшерлек, кирәксә, бәхәскә керерлек дуслары гына юк. Күп фикерен, тыңлау-тыңламавына карамастан, укол ясатырга барган җиреннән яшь фельдшер Раушания каршына түгеп кайта. Роман авторының бу алымы, беренче карашка, аңлашылып та бетми кебек. Әмма Тәкый урынына үзеңне куеп карасаң һәм мондый үзгә карашларымны авылда кем белән уртаклашкан булыр идем микән, дип уйласаң, бөтенесе аклана кебек. Раушания - авылда яңа кеше. Ул Тәкыйның фикерләрен җөпләп бер сүз әйтмичә, аның сүз сөрешенә ияреп күңелендәгене ачмаса да, «кирәксез фәлсәфәң белән баш катырып йөрмә, минем монда эшлисем бар», дип олы кешене куып та чыгармый. Ә Тәкыйның фикерләре белән һәрвакыт һәм һәркем килешерлек тә түгел. «Хөкүмәткә кирәк ул мәчет төзү, - ди Тәкый агай. - Имеш, халыкны тиз генә дин белән тәрбияләп ташлыйлар да, алар тыңлаучан, күндәм генә булып калалар. Хөкүмәт ни теләсә, шуны эшли, каршы төшүче юк, бөтенесе дә намаз-нияз, теге дөнья турында гына уйлап утыра, янәсе».

Мәчетләрне һәм динне торгызу эшенә тискәре мөнәсәбәттә торгандай тоелса да, Тәкый агайча уйлаучылар да, шулай уйларга саллы сәбәп бирүчеләр дә тормышыбызда җитәрлек безнең. Югары мөнбәрләрдәге җитәкчеләребезнең халыкны сәясәттән ерак булырга чакыруларын да еш ишетәбез. Дошманны да иң элек сәяси яктан терерәк, хөр рухлырак халыктан эзли башлыйлар. Ельцин-Жириновский «бөркетләре»нең «дошман»ны чеченнәр иленнән «табулары» нәкъ шуны раслый. Романда исә Россия армиясенең өлкән лейтенанты Хасистов үз взводы солдаты Шәфкатьнең хәрби ант кабул итү вакытында тәре үбәргә теләмәвен дә, бер-ике татарча сүз ычкындыруын да (Хасистов та татар кешесе) кичерәалмый. Татарча сүз дә, «Татарстан», «суверенитет» төшенчәләре дә ярсыта аны. Чөнки шул төшенчәләргә бәйләнешле булуы, ягъни, моңа кадәр «самостийная Татария»дә хезмәт итүе аның карьерасына комачаулаган. Хәзер шул «гаебен» юу, өлкәнрәк командирлар каршында да, поп һәм марҗа хатыны каршында да «лаеклы» ышаныч казану өчен тиресеннән чыгарлык булып тырыша. Билгеле инде, андыйларның явызлыгы Шәфкать кебек үзсүзле «милләттәш» солдатларга ныграк төшә. «Өлкән туган»га ярарга җан-фәрман омтылу, «чучмеюшыгымны белмәсеннәр, аларга теләктәшлектә гаепли күрмәсеннәр, дип курку боларның каныннан татарлыкны тәмам сытып чыгара. Көенечебезгә күрә, Факил Сафинның Хасистовына охшаш затлар «милләттәш» түрәләр арасында да очраштыргалый. Романдагы Ким Вилович Шамс та - шундыйларның бер сыңары. Чеченнәр илендә әсир төшкән Шәфкатьнең әтисе Гасыйм агайга, ягъни, туганнан-туган абзасына, ипле бер киңәш тә бирә алмый ул. Шәфкатьнең әсир төшүе, хатыны Раушаниянең аны эзләргә, мөмкин булса, үзе белән алып кайтырга җыенуы «районга тап төшерергә мужет» - менә нинди «зур» кайгы белән кайгыра ул. Үтә гади дә, никадәр тормышчан да каһарман, татар түрәсенең типик үрнәге! Мәскәүләр безгә кырын карар, ышанмый башларлар, дигән «изге» шик соңгы елларда гына да байтакларны икеле-микеле, аңлаешсыз адымнар ясарга, шаккатыргыч белдерүләр белән чыгарга этәрде. Хәер, аңлаешсыз нәрсәләр дә үз җае белән ачыклана тагын...

Роман авторы Раушанияне чеченнәр иле чигенә кадәр шактый тиз «китерә», аны ышанычлы юлдаш - Грозныйдагы әнисен һәм туганнарын белешергә кайтучы Сөләйман атлы егет белән «очраштыра». Романга һәм аның авторына да бик кирәк бу егет. Ул Сөләйманнан башбирмәс чечен халкы, Мәскәүнең кайчандыр үзе яулап алган аз санлы халыкларны көчсезләндерү, таркату һәм тора-бара тәмам бетерү сәясәте хакында байтак мәгълүмат әйттерә. Раушаниягә генә сөйләнгән улсүзләр роман аша укучыларга да барып ирешә. Без дә хәзер, сан буенча Россиядә руслардан кала икенче урында дип шапырынгалап җибәрсәк тә, аз сайлыга калдырылган, кысылган халык. Шуңа күрә Сөләйманнарны әйбәт аңлыйбыз. Тормышның кырыс чынбарлыгы күп нәрсәгә өйрәтә, элек күргән-ишеткәннәреңә дә яңача карарга этәрә. Чечня чигендәге әшәке бер тикшерү Раушания хәтерендә кайчандыр Тәкый агасы әйткән сүзләрне яңарта. «Корал тоткан, өстенә форма кигән кеше кыргыйлана ул, кызым», - дигән иде аңа Тәкый, һәм үз күршесеннән генә мисал да китергән иде. Күршесе Хәйдәрнең малае милициядә эшли. Кич өенә кайтып, формасын салып ташлагач, синдәй-миндәй була да кала: капка төбенә чыгып утырса, сөйләшеп туярлыктүгел. Иртән формасын киеп эшкә киткәндә, «менә хикмәт инде, кешегә күтәрелеп карамас, йөзе катып калган, карашында боз салкынлыгы... Моны инде хәзер кием йөртә. Әлеге киемдә ул теләсә нинди гамәлне кыла ала, әйтсеннәр генә». Мондый «әверелеш»ләрне тормышта көн саен күреп торганга, Тәкый агайның сүзләрен һәр укучы үзенекедәй кабул итә.

Ә Чечня чигендә Раушания юлыккан «кораллы һәм формалы»лар кыргыйлыкның да чиктән ашканына ия, күрәсең. Аларны бик «яратып» һәм килештереп сурәтләгән роман авторы бу илнең, бу җәмгыятьнең ура-патриоты була алмыйдыр шул инде. Әсәр, бәлки, нәкъ шуңа күрә күзләргә бәрелмирәк калгандыр. Чып-чын үз илебез, ирекле һәм бәйсез үз дәүләтебез булмаса да, патриот булып кукраюны хуп күрәбез, хуҗаларыбыз илен үз илебез дип, алар байлыгын безнең дә байлык дип сөенәбез бит. Факил Сафин менгергән «Биек тауның башлары»ннан торып караганда, безне чолгап алган чынбарлык җетерәк тә күренә, чөнки анда офыклар киңәя. Анда без дөньяны сәләтле язучы күрә алган кадәр күрәбез, һәм... чеченнәр илендә федераль гаскәрнең ниләр кыланганын укып, илерер хәлгә җитәбез. Үз вакытында ул хәвефле вакыйгаларны матбугат язып, телевизорлар күрсәтеп торды, әдип фантазиясенә дә шулар мул азык бирде. Аннары, исләренә килеп, рәсми хакимиятләр бөтенесен тыйдылар. Каләм иясенең чын хәлне белергә омтылуы гына да террорчыларга теләктәшлек күрсәтү дип бәяләнергә мөмкин. Бездә хәзер менә шундый «сүз иреге». Мин өркетелгән кавем баласы, Шәфкатьне эзләп килгән Раушаниянең чечен илендә югалуы, авторның аны билгесезлектә калдыруы өчен дә борчылам. Кемдер ул кызны террорчылар төркемендә «танып алыр» кебек. Алай ук булмас ла, татарларның тугрылыгына ышаналар бит, әнә Путин әфәнде Казаныбызның 1000 еллык бәйрәменә килгәч безнең хакта башларыбызны әйләндерерлек матур сүзләр әйтте, дияргә телисезме? Тик без бүтән вакыйгаларны да истә тотыйк. Коточкыч Беслан фаҗигасе узуга, әле кемнең кем, нәрсәнең ни икәнен берәү дә белмәгәндә, путинчы рәсми затлар иң тиз «ачыклап» дөньяга тараткан һәм шаккатырган мәгълүмат - террорчыларның милләте булды: янәсе чеченнәр, казакълар, татарлар, гарәпләр... Террорчылар үзләренең милләтләре хакында белешмә калдырып үлгәннәр, диярсең. Фаҗигадә газиз балаларын югалткан бәхетсез аналар әлеге милләтләр хакында ни уйлап өлгергәннәрдер? Югыйсә, милләтара ызгыш чыкмасын өчен, рәтле илләрнең берсендә дә террорчының кайсы милләттән булуын игълан итмиләр икән. Россиядә барысын «булдыралар».

- Бәлки син снайпердыр. Әнә бит чечен егетенә тагылгансың/Ялланып киләсең шикелле, - дип ачуланып кычкыра Раушаниягә чик буе тикшерүен уздыручы майор. Чөнки алар һәр чеченны да, аларга «тагылган», юлдаш булган, теләктәшлек белдергән бүтәннәрне дә бандит дип үз-үзләрен тәмам ышандырганнар, инде үлсәләр дә фикерләреннән кайтмаячаклар. «Үз-үзен сукырайткан кешегә доктор да ярдәм итә алмый», ди бит халык мәкале. Ә сукыраеп җитмәгәннәрнең күз карашы чеченнәр илендә киңәя генә төшә. Әйтик, чуваш егете кече сержант Веремеевныкы. Грозныйга сугыш белән кереп яралангач, чечен кызы Мәрьям аны үлемнән коткара һәм үзе эшли торган госпитальгә урнаштыра. Яраланган һәм каты контузия алган Шәфкать тә шушында.

- Әле шушы көннәрдә генә әнисен җирләп килде, - ди Веремеев Мәрьям хакында. - Өйләренә снаряд эләккән. Аннан алда абыйсы һәлак булган. Менә бит ничек ул дөнья! Без ал арның илен туздырырга килдек, ә алар безне дәвалап йөриләр, кеше итмәкче булалар. Шушы халыкны бандитлар дип атаган халыкны җир йотсын!

Нәкъ шушындый карашы аркасында чуваш егете дә һәлак була. Чеченнәр кулыннан түгел, билгеле.

Ләкин мондый хак фикергә килүчеләр, кылган гөнаһлары өчен үкенүчеләр романда да, тормышта да аз шул. Булганнары да - хезмәт баскычының түбәнге басмасында торучылар гына. Мафия вертикале аяусыз ныклык саклый.

Татарлыгын яшергән, милләттәшләрен дошман күргән «туган» белән кабергәчә чуалышып яшиседер, ахры, безгә. Шәфкатьнең солдат хезмәте башында ук юлы кисешкән Хасистовны ахыр чиктә Шәфкать Шәмсетдинов исеме белән, янган-көйгән хәлдә, кургаш табутта Усаклыга кайтаралар һәм шунда җирләтәләр.- Түгел, Гасыймкаем, минем улым түгел бу, - дип елый Шәфкатьнең әнисе Хәкимә. Тик аның хаклы икәненә, ана күңеленең сизгерлегенә якыннары да ышанып бетми.

Беслан фаҗигасендә балаларын җуйган аналар кайчаннан бирле инде үз сүзләрен кирәкле кешеләргә ишеттерә, сорауларына җавап таба алмый җәфаланалар. Мәскәүдә алар белән соңгы очрашу барышында Путин әфәнде, ниһаять, «мин дә гаепле» диярлек көч тапты. Әмма Норд-Ост, Беслан фаҗигаләренә китергән төп сәбәпләр турында тирән итеп уйландымы икән ул? Уйлансыннар, ил түрәләренең тәкәбберлеге Беслан мәктәбендә һәлак булган бер сабый гомеренә дә тормаганын аңласыннар иде шул.

Бик күп сорауларыбызга җавап бирә алмаса да, «Биек тауның башларында» романында уйлый белгәннәрне уйландырырлык күренешләр байтак. Мондый китапларны укыйсы да укыйсы әле.

Рәфыйк Шәрәфиев
"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz