Таң да саташып ата микәнни?

Уңай герой кирәк, дибез. Шундый геройны мин Факил Сафияның «Саташып аткан таң» китабында таптым (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел).

Минемчә, романның исеме үк аның төп идеясен ачып бирә. Әсәрнең башлангыч өлешендә сүз төн уртасында кинәт яктырып киткән офыклар турында бара. Ләкин бу әле чын таң булып чыкмый, саташып аткан таң гына була. Әсәрне укып чыккач, шуны аңлыйсың: сүз монда Октябрь инкыйлабы турында бара.

«Саташып аткан таң» романының төп каһарманы Әхмәтсафа Дәүләтъяров кайсы ягы белән күңелне җәлеп итә? Беренчедән, ул - реаль тормыштан алынган чын кеше. Роман документаль нигезгә корылган. Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтъяров (1905-1938) - күренекле җәмәгать эшлеклесе. Күп еллар буе ул партия-совет эшләрендә катнаша, соңыннан «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире, ә 1937 елда Татарстанның Халык комиссарлары советы рәисе булып эшли, кыскасы, Дәүләтъяров - республиканың иң югары дәрәҗәдәге шәхесләреннән.

Әсәрдә тасвирланган башка персонажлар да реаль кешеләр. Мин, мәсәлән, яшь Муса Җәлил образын очратып чын күңелдән шатландым. Муса монда шактый җанлы, елгыр, ихлас күңелле, хәрәкәтчән егет итеп күрсәтелә. Уңай яклары белән берлектә аның кимчелекләре дә яшерелми (әйтик, хатын-кызлар белән артык мавыгуы).

Башка тарихи шәхесләр дә (Шамил Усманов, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Гомәр Толымбай, Ченәкәй, Шәриф Камал, Нургали Надеев һәм башкалар) шулай ук бик җанлы, тарихка хилаф итмичә тасвирланганнар.

Иң мөһиме шунда - Ф.Сафин реаль кешенең тулы канлы образын тудыра алган. Әхмәтсафа Дәүләтьяров тырыш, эшчән, нәрсәгә тотынса да булдыра торган кеше. Авылда үссә дә, ул шактый укымышлы, иң атаклы татар шагыйрьләренең иҗатын яттан белә. Байтагы белән аралашып үскән, фикерләре дә уртак. Шуна күрә дә аны Татарстан китап нәшриятында җаваплы урынга куялар. Ул - искиткеч намуслы, кешелекле, алга омтылучан, туктаусыз үсә, камилләшә торган кеше.

Әхмәтсафа Дәүләтьяров образының тагын бер көчле ягы халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә булуында. Оренбург өлкәсенең Татар Даргалысы авылында туып-үскән егетнең үсмер еллары гражданнар сугышы чорына туры килә. Бу чор турында әдәбиятыбызда шактый күп язылды инде (Ибраһим Газинең «Онытылмас еллар» диалогиясен генә искә төшерергә була). Әмма бу әсәр берьяклы, совет идеологиясе кушканча гына язылды. Ф.Сафин романында исә бу чор бөтенләй яңа күзлектән тасвирлана, чын тарих ачыла, минемчә. Авылга аклар килсә, игенче-җирмән балаларын көчләп үз армияләренә алалар. Берәрсе каршы төшсә, стенага терәп аталар. Кызыллар килсә дә, шул ук хәл кабатлана.

Гражданнар сугышы бетәр-бетмәс, халкыбыз өстенә тагын бер афәт - 1921 ел ачлыгы төшә. Билгеле булганча, ачлыктан йөзләгән мең кеше үлә, безнең республикада һәм, гомумән, Идел-Урал арасында яшәгән халык авылы-авылы белән кырыла. Бу чор да күп еллар буе игътибардан читтә калып килде. Хәтта Галимҗан Ибраһимовның ачлык афәте турындагы «Адәмнәр» хикәясе дә заманында тыела. Язгантәкъдирдә дә бөтен бәлане корылыкка аударып килделәр.

Әмма роман авторы дөрес күрсәткәнчә, корылык бу төбәктә биш-алты ел саен кабатланып тора. 10-15 елга бер коточкыч, афәт саналырлык корылык килә. Әмма авыл халкының моңа гасырлар буе сыналган бер чарасы булган - игенче һәрчак алдагы еллар өчен мая калдырып килгән. Чын җирмән баласы, амбарда тагын бер еллык өстәмә икмәге булмаса, ачтан үләм дип курыккан.

Корылык егерменче елның көзеннән үк башлана. Игенче өстенә ач үлем ябырылып килгән дәвердә яшь совет хөкүмәте нишли? Урта Идел төбәкләреннән 40 миллион пот ашлык әзерләргә боера. Хәтта ачлык килүе һәркемгә мәгълүм булганда да Татарстан өстенә ун миллион йөз егерме мең пот икмәк җыю йөкләнелә. Татарстанның ул чактагы җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәедгалиев, халкын бу афәттән саклап калу урынына, заданиене унбиш миллион дүрт йөз мең потка җиткереп үти. Кыскасы, авыл халкын акыртып талый, маяга һәм орлыкка калдырылган ашлыкны кырып-себереп алып китәләр. Ач халык каргаларны, этләрне, песиләрне ашарга мәҗбүр була.

Автор моны кемнәр эшләгәнен дә күрсәтә. Республиканың буеннан-буена ул чорда мең дә биш йөз вәкил йөри. Аларга кораллы отрядлар ярдәм итә. Бу эшкә Губчека да катнаша, Ревтрибунал да туктаусыз эшләп тора. Шул чорда татар халкының дүрттән берсе йә ачтан үлә, йә туган якларын ташлап чит җирләргә чыгып китә.

Шуннан соң ун ел да үтми, халкыбыз өстенә тагын бер зур афәт - күмәкләшү кампаниясе килеп төшә. Монысында инде Әхмәтсафа үзе дә партия вәкиле буларак катнаша. Күмәкләшү үзе - прогрессив күренеш, тарих масштабында караганда ул үзен-үзе күпмедер дәрәҗәдә аклады да.

Юккамыни колхозлар, башка исем астында булса да, республикабызда әлегәчә яшиләр! Әмма нинди чаралар белән, нинди корбаннар исәбенә үткәрелде күмәкләшү?!

Романда күрсәтелгән уртача зурлыктагы Әмәкәй авылыннан гына 27 җирмән гаиләсен «кулакка» чыгаралар. Аларны өч категориягә бүлеп хөкем итәләр. Беренче категория игенчеләрне баласы-чагасы, әби-сәбиләре белән Себергә сөрәләр. Анда алар кыш көне урман уртасында бушатылгач, йә ачтан, йә туңып үләләр. Бик азы гына качып, шахталарга эшкә урнашып котылып кала. Бөек юлбашчы үзе үк таныганча, шул рәвешчә ил буенча биш миллион кеше кырыла.Икенче категориягә эләккән авыл хезмәт-чәннәрен ерак районнарга күчереп эшләтәләр. Бөтен мал-мөлкәтләрен конфискациялиләр, йортларын совет оешмаларына, колхозларга тартып алып тапшыралар.

Өченче категориягә кергәннәрне авылда калдыралар, ләкин бөтен мал-мөлкәтен тартып алалар, туннарына хәтле конфискациялиләр.

Романда күрсәтелгәнчә, бу эшнең башында ОГПУ тора. Кулак дип байларны гына түгел, күмәкләшүне өнәмәүчеләрне дә атыйлар. Алдап-йолдап, районга килеп кул гына куярсыз дип, олауларга төяп алып китәләр, һәр авылга сөргенгә җибәрелүчеләрнең контроль саннары җиткерелә. Каршы килүчеләрне камчы белән каезлыйлар. Корал кулланудан да тайчынмыйлар. Моңа кемнәр гаепле соң? Авыл активларымы? Аларны үзләрен дә кысып-куркытып торалар. Менә, әйтик, кантон вәкиле Шәмтиев ячейка секретаре Габитов белән ничек сөйләшә:

- Сиңа өч көн вакыт, Габитов, әгәр йөз процент колхоз булмаса, үзеңнең хатыныңны шәрә килеш урам буйлап йөртәбез... (Вакыйга кыш көне бара.)

Романда күрсәтелгән икенче вәкил Фатыйх Сәгыйтов, «кулак» хатыннарын җыеп, һәрберсен таяк белән кыйната. Ирләрен исә салкын келәткә ябып тота. Шулай итеп, авылның иң эшчән, иң булдыклы, аек, тырыш кешеләрен юк итәләр.

Халык вәкиле булган Әхмәтсафа кичергән тагын бер зур афәт - 1937 еллар репрессияләре. Бу турыда да әдәбиятыбыз күп язды инде. Мисал итеп Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»н китерергә була. Әмма моңарчы күбрәк культ корбаннары, алар кичергән фаҗига турында язылды. Ф.Сафин романының яңалыгы шунда ки, ул җәлладларны чын исем-фамилиясе белән атап яза.Ил буенча репрессияләрне оештыручы - Сталин үзе. Татарстанда исә аның күрсәтмәләрен арттырып үтәүче - Алемасов. Бу образ да реаль кешедәй алынган. Алемасов Александр Михайлович (1902-1973) утыз җиденче елны Татарстан эчке эшләр наркомы булып эшли, репрессияләр башында тора. Өстән төшерелгән «контроль саннарны» ул икеләтә-өчләтә арттырып үти, совет-партия җитәкчеләрен кырып-себереп диярлек кулга ала. Төрмәгә утырта, кыйната, аттыра. Аның «тырышлыгы» эзсез калмый. 1937 ел ахырында Алемасовны Татарстанның партия өлкә комитетына беренче секретарь итеп сайлыйлар, дөресрәге, өстән билгелиләр. Бу урында ул 1946 елга кадәр эшли, репрессияләрне НКВД наркомы Михайлов ярдәме белән тагын да киң җәелдереп җибәрә.

Автор репрессияләр турында моңарчы күрелмәгән гаделлек белән хакыйкатьне күрсәтә алган:

«Стахановчылык хәрәкәте НКВД подвалларына да үтеп керде, көн саен дошманнарны «сындыру»дагы ысуллар, социалистик ярышны тикшерүенә корылган зур җыелышлар үткәрелеп, «артта сөйрәлүчеләргә» йарата рәхимсез шелтәләр белдерелә иде. Әгәр тоткын кулга алынып, «Черек күлгә» китерелгәннең беренче сәгатендә үк алдан әзерләнгән гаепләү кәгазенә кул куймаган икән, ул тикшерүче булдыксыз санала; һаман-һаман эше алга бармаса, аның үзен үк, дошман элементы буларак, ватып-имгәтеп камерага кертеп ыргытырга да күп сорамыйлар...»

Автор бу афәтнең дә һәм сәяси, һәм милли якларын ачып бирә.

НКВД наркомы Михайловка өлкә комитеты секретаре Алемасов менә нинди күрсәтмәләр бирә: «Аларны (ягъни татарларны - Р.М.) даими курку хәлендә тота алсак кына Татреспубликада уңышка ирешеп булачак. Курку хисе генә татарларны асыл инстинктка - үз-үзләрен саклау инстинктына кайтара, шушы хис булганда без үзебезне тыныч тота алачакбыз. Кеше үз-үзен саклау турында уйлый башладымы, идея, дуслык, намус, вөҗдан дигән төшенчәләрнең поты сукыр бер тиенгә әйләнә...»

Бер гаебе булмаса да, Дәүләтьяровны кулга алып төрмәгә ябалар һәм вәхшиләрчә җәзалый башлыйлар.

«...Ярты сәгатьтән ул инде «Черек күл»дә тикшерүче Крохичев белән НКВД наркомы урынбасары Шелудченко алдында түшәмгә асып куелган хәлдә тора иде.Аны төне буе кыйнадылар. Кыйнап арган арада, кан баскан күзләрен мәҗбүри ачтырып, борын төбенә кәгазь төртәләр. Крохичев беләгенә тамган кан-сүлне Әхмәтсафаның канлы күлмәк якасына сөртеп, ысылдый:

- Кул куй, заразы, күпме интегергә була синең белән, хәшәрәт!

Шулай да Әхмәтсафа нык тора, бер гаебем дә юк, дип кабатлый. Мондый сүзләрне ишетү белән аны тагын сугып егалар, аяклар белән типкәләргә тотыналар. Шулай итеп аны көн-төн туктаусыз җәфалыйлар. Ара-тирә нарком Михайлов үзе кереп, тикшерүчеләрне: «Эшли белмисез!» - дип әрли, үзе дә кул кыры белән бөтен көченә тотакның муенына китереп суга...»

Шундый ук җәзаларны башкалар да (Кыям Абрамов, өлкә комитеты секретарьлары Мөхәммәтҗанов, Разумов, Лепа, язучы Кави Нәҗми һ.б.) кичерә.Автор бу әсәрдә үзен көчле аналитик, зур акыл иясе итеп күрсәтә, һәр социаль күренешнең тамырын ачып бирергә омтыла, тарихи мантыйкны тирән һәм яңача аңлап эш итә.

Бу романны укып, шул нәтиҗәгә килдем: әйе, әдәбият-тормыш көзгесе. Әмма аның роле моның белән генә чикләнми, ул - кеше аңын формалаштыручы төп факторларның берсе дә. Ф.Сафин героенда укучы күңелен яуларлык сыйфатлар ярылып ята. Шул ук вакытта аның язмышы милләт, халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Әлбәттә, бөтен нәрсә өстән күрсәтмә буенча эшләнә. Эшләмәсәң - үзең «халык дошманы»на әвереләсең. Ләкин җирле җитәкчеләр дә бу кара эшкә үз өлешләрен кертәләр. Әйтик, 1938 елның гыйнварында Алемасов белән Михайлов НКВД наркомы Николай Ежов янында булалар. Ежов аларга ике-өч мең «дошманны» фаш итәргә разнарядка бирә. Ә алар, мактаудан иләсләнеп, разнарядканы сигез меңгә кадәр күтәрергә рөхсәт сорыйлар, һәм Ежов моңа бик куанып риза була. Ни өчен кирәк булган аларга мондый ерткычлык? Карьера өчен, түшкә орден тагар өчен...

Ә совет хакимиятенә ни өчен кирәк булган бу хәтле кешене газаплау? Автор мондый сорауны куя гына, җавап табуны укучының үзенә калдыра.

Факил Сафинның «Саташып аткан таң» романын мин соңгы ел әдәбиятындагы иң җитди, иң уңышлы әсәрләреннән дип саныйм. Монда заман герое бөтен тулылыгы белән алдыбызга килеп баса. Иң мөһиме, автор заманча фикер йөртә, тарихны яңача күзли, элеккеге алдауга корылган әсәрләрне тулыландырып кына калмыйча, фаш та итә.

Рафаэль Мостафин
"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz