Шигъри әнкә баласыдыр

Кулыма яңа китап керде. Инде 1992 елда ук чыккан булса да, безгә, Казанга, Чаллыда «КАМАЗ» нәшрияты чыгарган китаплар бик соң килеп җитә. Кайберләренбез хәтта күрми дә калабыз. Бу китапны мин махсус эзләтеп соратып алдырдым, һәм үкенмим. Күңелдә бер татлы сөенеч, куаныч.

Бу басманың исеме - «Соңгы көз». Авторы - Факил Әмәк. Җыентыкка бер повесть һәм 16 хикәя тупланган.

Башта бу китапның авторы турында. Моннан өч ел элек мин аның турында бернәрсә дә белми идем әле. «Шәһри Ка-зан»да эшләгән чагымда Чаллыда чыга торган көндәлек басма матбугатны даими күзәтеп бара башладым. Факил Әмәк исеменә игътибар иттем. Бу һич тә Әмәков булырга тиеш түгел. Әмәк - авыл исемедер. Димәк, кушамат итеп алган. Мөслимдә шундый авыл барын беләм. Шул төбәк шагыйрьләре Зөлфәт, Харрас Әюп, Наис Гамбәр аша моны тәгаенләдем. Егетнең бик шәп, үткер эпиграммалары, пародияләре чыгып килә. Көчәнеп язылмаганнар. Белеп, нечкә зәвык белән эшләнгәннәр. Бу егет шигырь язмаска мөмкин түгел, һәм, әлбәттә, мондый каләмнең начар язарга кулы бармаска тиеш. Газетаның махсус хәбәрчесеннән шул егетне эзләп табуын, шигырьләрен алып килүен үтендем.

Менә минем кулда бер төргәк шигырьләр. Әгәр аңласагыз, сөенечемнән бер атна иләс-миләс йөрдем. Редакцияләр буйлап каләмдәш дусларыма аның шигырьләрен укыдым. Иҗат кешесенең шәхси шатлыгы була. Яңа, әйбәт әйбер язса, ул кош тоткандай шатланып йөри. Әле икенче зур шатлык бар. Яңа шагыйрь ачтың. Бу инде яңа йолдыз ачу белән бер. Бу инде синең шәхси бәхетең генә түгел. Халык бәхете. Яшь шагыйрь Рөстәм Сүлтинең беренче җыентыгын әзерләгәндә шундый хисләр кичергән идем.

Озак та үтми егетнең шигырьләр бәйләме «Шәһри Казан»да сурәте белән, күләмле булып басылып чыкты. Тагын бер күңелле хәл: газетага чыккач, телефоннан шалтыратып, үземне күргәндә сорашып, яңа исем белән кызыксыналар иде. Ничә яшьтә? Кем? Кайдан? Ул чакта мин үзем дә бик аз белә идем әле.

Чаллыга газета укучылар белән очрашу кичәсенә баргач, киттем эзләп. Күңелем шагыйрь өчен бик тә рази булды. Яңа гына фатир алган икән. Күрсәтте... Гаиләсе өйдә булмаса да, Факилнең гаилә җанлы кеше икәнен аңладым. Яңа күчкән өйдәникадәр генә тәртипсезлекле тәртип булса да, җаның сизә бит ул. Әдәбиятыбызның киләчәге, булачак гаилә башлыгы өчен сөендем. Үзе «Аргамак» журналында эшли икән. Ни хәл итәсең, яшәргә кирәк, казна хезмәте нинди генә мәҗбүрият куймас әле алга!

Китабы чыгып килә икән.

Бүгенге сүзебез дә шул китап нигезендә башланган иде. Байтак кына гомер узды. Соңлап булса да «Соңгы көз» китабы минем кулыма килеп керде. Повесть турында соңрак, ә менә 16 хикәягә килсәк, аның кемнең иҗади сөрешеннән килүен язучының кереш сүзеннән башка аңлатып та булмый бугай.

«Икенче остазым итеп Фаил Шәфигуллинны саныйм. Җитмешенче еллар ахырында, мин, Казан дәүләт университеты студенты, хикәяләремне күтәреп, «Чаян» журналы редакциясенә аны эзләп килгән идем. Ашыкмыйча хикәяләремне укып, ваксынмыйча киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирде ул. Күңелемне күтәрергә тырышкандыр инде, бераз вакыт үткәч, бер хикәямне «Чаян» журналында бастырып та чыгарды. Аннан соңгы очрашуларда да хәл-әхвәлләрем белән кызыксынып торды. Үкенечкә каршы, Фаил абый бик яшьли җир куенына керде, минем күңелемдә ул һаман да исән, һаман да аның сүзләрен ишетәм кебек: «Геройларны, вакыйгаларны «түшәмнән алып» язма, энекәш. Үзең белгәнне, үзең кичергәнне яз. Шулай булмаса, интегеп тә мәшәкатьләнмә. Андый «язучылыкның» укучыга кирәге юк».

Әйбәт киңәш биргән Фаил яшь каләмдәшенә. Барыннан да бигрәк, аның киңәше уңдырышлы туфракка төшкән.

Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр. Менә «Ашыгыч чара» хикәясе. Берәү сөт күтәреп кайтып килә. Кинәт кенә яңгыр сибәләп китә дә, сөт күтәргән агай таеп егыла, өч литрлы банка чәлпәрәмә килә. Бу урынны чебен халкы сырып ала. Китә вакыйга. Берәү санэпидстанциянең баштабибына жалоба яза. Анысы бу эш буенча комиссия төзи. Комиссия карары нигезендә ике начальник катнашында оператив төркем төзелә. Бу төркем чебенле һәм сасы урынны бетерү өчен генераль план төзи. Планны тормышка ашыру өчен экскаватор, бульдозер билгеләнә. Зур чокыр казыла. Кинәт кенә көчле яңгыр башлана. Көне буе, төне буе ява да, иртән ялтырап торган кояш чыга. Чебеннәрнең эзе дә калмый. Шәһәр халкына истәлек булып экскаватор казыган тирән чокыр гына кала. Бөтен хикәя шул. Әмма ул ничек язылган! Үзе эстрада өчен дә түгел. Лирик юмор белән, Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган. «Оҗмахта яңа ел», «Бабай», «Ярыш», «Күркә» хикәяләре әнә шундый. Мин бары «Ак карга» хикәясенең генә китапка ничек адашып килеп кергәнен аңламадым. Менә бу Фаил Шәфигуллин әйткәнчә: «түшәмнән алып» язылган хикәя инде. Берәр газета тарафыннан «соцзаказ» белән эшләнгән булырга тиеш.Инде хәзер китапның үзәген тәшкил иткән «Соңгы көз,» әсәренә килик. Ул күләме белән зур булмаса да - роман. Фаҗигале роман. Дистәләгән фаҗигале язмышлар үзәгендә әсәрнең төп герое- фаҗигаләрнең сәбәпчесе һәм корбаны колхоз рәисе Тимерхан Заманов. Соңгы егерме ел эчендә генә дә бүгенге колхоз рәисләре хакында санап бетергесез калын-калын күләмле әсәрләр нәшер ителде һәм нәшер ителә килә. Алар үзләренең хезмәтләре белән моңа лаек та. Бу «йомшак буынны» торгынлык заманының тиктормас язучылары бик тиз тотып алдылар. Эчке бүлмәләрдә уздырылган эчке мәҗлесләрендә утырганда, колхоз рәисенең никадәр акыллы һәм оста кеше булуына мисал итеп китерерлек берничә вакыйга, әлбәттә, сөйләнә иде. Калганы инде, «осталык эше». Сугыштан яки шахтадан кайткан яшь кеше бер арык аты, берничә сыеры булган колхозда хуҗа булып сайлана, һәм башкалар, һәм башкалар. Гаиләдә- алай, болай... Улы, кызы үсеп җитә „- алай-болай. Нигездә барысы да тантанаитә. Хезмәттәге батырлык һәм гаделлекҗиңә. Геройга - геройлык бирелә, кире геройга кире геройлык бирелә. Шулкадәр кешелекле, шулкадәр ис-акыл китәрлек әсәрләр иде бу.

Егерме биш еллар элек Язучылар союзының партия җыелышында әйткән идем:Тауык дип сөйләшәбез, Тавык дип язабыз, -Яшәвебез дә шул!

Шуннан «исерек» дигән атама белән җыелышка килүдән «мәхрүм» иттеләр. Бу «алар» өчен дә, минем өчен дә шатлык иде. Әмма Факил Әмәкнең бу әсәрендә шатлык юк. Куаныч юк. Никадәр генә фаҗигале язмышлар булса да, авыр тойгы белән укылмый. Яшәүгә өмет белән укыла.

Колхоз рәисе Тимерхан Заманов, моңа кадәр язучыларыбыз тарафыннан бирелгән герой кебек, Факил Әмәктә дә чын герой. Ул - эшлекле. Ул - гаярь. Хуҗалыкны алып бара белә. Кешеләрне эшләтеп, үзенә «каймагын» җыя белә. Әмма романның үзәгенә ул куелмаган. Биредә шул сыйфатлары белән янәшә «азгынлык» куелган. Шул азгынлык корбаннары аша «ни эшләсә шул килешә - һөнәре бер егеткә» көенә кеше таптау, шәхесне изү күрсәтелә.

Романда иң беренче корбан - Замановның никахлы хатыны Зөлхиҗә.

«...Зөлхиҗәсе Тимерханның хатын-кыз затына һәвәслеген күрмәмешкә салыша иде. һай күп булды алар яшәгән гомерендә... Хатыны үләр алдыннан үз-үзенә сөйләгәндәй итеп: «Эчемдә гомер буе утлар янды, кешеләргә сиздермәс өчен йөрәк каным белән сүндердем. Шул алып китә гүргә», - дип яшьләрен сөртеп алган иде. Тимерхан эндәшмәде».

Икенче корбан - Гөлчирә. Өч яшьлек кызның - Рәхиләнең әнисе, абзар артында, баганага сөялеп үкси:

- Исрафилкаем, теләсә ни эшләт... Тимерхан... кара йөз... мыскыл итте... кабахәт...

Өченче корбан - Исрафил «...ул кичне караңгы төшеп ай калыкканчы, абзар капкасына сөялеп торды. Акылына хилафлык килмәгән, сау-сәламәт, көче ташыпторган ир моның ише чакта ни эшләргә икәнен яхшы белә иде. Ул бүкәнгә чабылган балтага омтылды. Балтаны суырып алырга да... Әмма курку хисе көчлерәк булып чыкты. Колхоз рәисен сындырырлык көч дөньяда юктыр сыман иде».

Дүртенче корбан - аларның кызы Рәхилә. Романда язылганча:

«...Кинәт Тимерхан Шәехечнең күзләре сөйкемлелек алиһәседәй бер кызга төште. Кызның бит очлары алсуланып яна, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю кунган. «Ничек башта ук күзгә чалынмады икән бу?» - дип уйлап алды Заманов. Ул үзен ялгыз урман эчендә кебек хис итте. Ә әлеге алиһә урманны балкытып торучы чәчәк икән ләбаса! Я Хода!.. Озын керфекләре астыннан карап торулары гел Гөлчирәнең яшь чагын хәтерләтә».

Роман шулай дәвам итә. Корбаннар тезелеп бара. Азмы хатын-кызлар. Азмы ир-егетләр.

Гомумән, бу романны укыган кеше авылның фаҗигасен тирәннән, төптән аңлаячак. Алайса, без урыс Толстойлары һәм аның ише алпавытлар гына «азгынлык ярышына» чыккан дип уйлый идек. Авыл алай уйламый иде. Ул үзе аның кулы астында яшәде. Алар герой иде. Алар Граф Толстой иде...

Йомгаклап шуны әйтә алам, Факил Әмәк - татар әдәбиятының бер өлешенә әверелгән язучы. Миңа җибәргән соңгы хатында балалар өчен китап әзерләвен язган. Шигырьләр җыентыгының әзер икәнен әйткән. «Гөлҗиһан» повестен төгәлләвен белдергән.Мин, 30 елдан артык гомеремне әдәби хезмәткә салган кеше буларак, аңа ышанам.

Казан радиосыннан аның белән әңгәмә бара... Ул сөйли:

- Мөхәммәт абыйга (М.Мәһдиевкә) «Соңгы көз» дигән әсәр яздым, «КАМАЗ» нәшрияты чыгарырга җыена, - ди.
Ә Мөхәммәт ага, башын кайгыга салып:
- Тагын бер бәхетсез татар баласы арта икән, - диде.

Факил дустыма агасы дөрес әйткән, әмма үзем инанган бер хакыйкать бар:
- Бәхетсез татар баласы арткан саен мескен татар халкы үзен милләт буларак саклау өчен әнкә сөте ала. Ә милләт - халыкның әнкә сөте белән тукланып тора. Шигъри Әнкә сөте белән!

Мөдәррис Әгъләм
"Мәйдан" № 12, 2008.
Бесплатный хостинг uCoz